Атларым – канатларым минем...

21.04.2014 07:50 | Язмаларда - язмыш Печать

Атларым – канатларым минем...

Атсыз татар – канатсыз, дигән гыйбарә белән тулысынча килешәм. Татар халкын тарихта атсыз күзаллап булмый. Элек тезген тота алган һәр ир бала атка атланган. Йөк ташу, транспорт хезмәтен үтәгән көмеш тояк тулпарларны тулысы белән “тимер атлар” алыштырды. Шулай да хуҗалыкларында ат асраучылар булу күңелне сөендерә. Димәк, атлар бетми икән әле... “Ат җене” кагылганнар да юк түгел арабызда. Ә бит ат асрау чыгымлы заманда яшибез, өстәвенә, еллар коры килә, бер сыер асрарга да кыен. Чаллы шәһәрендә яшәүче Зәй районы Югары Пәнәче авылында ташландык фермалар алып, аларда ат асрауга керешкән Хәйдәр Мәрдамшинны ике йөрәкле дими, ни дисең. Бүре баласын бүреккә салсаң да урманга карый дип юкка әйтмиләрдер. Чаллыда алыпсатарлык алып барган эшмәкәр ныклап ат үрчетүгә дә керешә. Чаллылылар Хәйдәр ага Мәрдамшин белән горурлана ала.

Мәрдамшинны ир уртасы булганда ат асрау теләге бимазалый.

– Татар өчен ат – ул ирек символы, атка атланып, тезгенне нык тотып, татар дөньяны тетрәткән бит, – ди Хәйдәр ага, моңа үзенчә аңлатма биреп.

Аның кебек милләтпәрвәрләр күбрәк булса иде дә. Ә бит кеше бер ат асрарга да җиксенгән заманда яшибез. Мәрдамшин хуҗалыгында алар – 66, өстәвенә, атлар – токымлы, затлы, чабышкы, юртаклар. Ул Волгоград якларыннан яше чыккан чабышкылар алып кайтып, юртаклар үрчетү белән мәшгуль. Шул рәвешле, эшмәкәр шактый ат үрчеткән. Теләк кенә кирәк икән. Хәселенә керешкәч, ташландык иске ике ферма заманча итеп үзгәртелә. Гаҗәп, кеше биеклегендә алабута, чүп-чар баскан биналарда бүген җанлылык, хөрлек. Ферма тирәләре көлеп тора. Биналарда һәр ат өчен аерым араннар ясалган. Атлар астына пычкы чүбе  түшәлгән. Һәр аранда атның исеме, токымы, яше турында мәгълүмат язылган. Алар янына килеп, исеме белән дәшеп, сөйләшергә, аралашырга була. Ат – үтә акыллы хайван, сыйпаганны, ягымлы итеп сөйләшкәнне, йомшак күңелле кешеләрне ярата. Каты бәгырьле, дорфаларны бер караштан тоемлый малкай.

Фермада бернинди ис юк: һәркайда чисталык, тәртип хөкем сөрә. Гарәп, инглиз токымлы атларга карап туйгысыз: кызлар кебек нәфис гәүдәле, уйнаклап тора, яллары килешле. Әнә шул көяз атларны бөтен технологиясенә туры китереп тәрбияләргә тырыша эшмәкәр. Хәйдәрнең аты булган, колагы каты булган, дигән юллар Мәрдамшин атларына һич туры килми. Токымлы атлар тиешле рационда, вакытында ашатыла, витаминнар бирелә, биләмәгә алып чыгып йөртелә. Ә яз-җәй алар табигать хозурында. Фермадан ерак түгел болында утлап йөргән ат көтүе – бер манзара. Әниләре кырыенда уенчак колыннар утлый. Атлар чиста, елкылдап тора.

Фермада хезмәт куючы эшчеләр дә шактый. Алар өчен биредә таштан торак та төзелә. Атларны чабышларга махсус тренер әзерли. Шунысы игътибарга лаек, Хәйдәр ага Югары Пәнәче мәктәбе җитәкчелеге белән сөйләшеп, тренер малай-кызларны атта йөрергә өйрәтә. Ә бит авылларда ат күрмәгән, аңа атланып йөрмәгән балалар да юк түгел. Хәйдәр ага малай-кызларда атка мәхәббәт тәрбияләүне күз уңында тота. Кем белә, бәлки, алга таба алар арасында ат чабышларында катнашучылар да булыр... Ничек булмасын, Пәнәче яклары спортка мөкиббән, ат спортын да үз итми калмаслар.

Мәрдамшинның чабышкы, юртаклары район, якын-тирә шәһәрләрдә танылып килә. Аның атлары белән җайдаклар Анастасия Якунина, Ольга Иванова чаба. “Сиборг”, “Ватбада” исемле атлары район, республикакүләм ат чабышларында җиңү яулый. Хәйдәр ага Урта Пәнәче җыенында, токымлы юртаклар асраучыларны чакырып, ат чабышлары да уздыра. Ул моның өчен Урта Пәнәче авылыннан читтә миниипподром булдырган. Эшмәкәр соңгы елларда биредә бик еш ат чабышлары оештыра. Ат җанлы, атка битараф булмаган зәйлеләр көтеп ала аларны.

Атларым – канатларым, дияргә ярата Мәрдамшин. Чыннан да, узышта Хәйдәр ага алар белән “оча”, хөрлеккә омтыла. Әнә шуның өчен генә дә атларны асрарлык, ди ул, ихтыярсыз елмаеп.

Мөрәҗәгать итүчеләргә эшмәкәр елның теләсә кайсы фасылында бизәлгән атлар да бирә. Җирлек башлыгы Мөнир Туктаров ике улым да булачак тормыш иптәшләрен җигелгән атта алып кайтты, ди. Кыңгыраулы бизәлгән атларда кәләш алып кайтуны күз алдына китерегез әле?! Кышын бу аеруча күңелле манзара! Беренчедән, романтика, икенчедән, элекке йола-гадәтләр яңара. Кайда калды шундый чагым дип, күпләр авыр сулап, кул болгап калачак. Мондый милләт җанлы эшмәкәрләр булганда, борынгы йолабыз яңармый калмас. Алга таба эшмәкәр ит өчен ат үрчетү хыялы белән яна. Әлеге хыялын тормышка ашыру өчен ул “Атчылык” республика программасын көтә. Шайтан гына өметсез, диләр бит.

Биләмәдә җанлылык, тормыш кайный. Әлегә табышлы эшчәнлек булмаса да, эшмәкәр кайнап торган шәһәр тормышыннан биредә җанына ял, күңел күтәренкелеге, яшәү дәрте ала атлардан. Ә бит моның өчен күпме йокысыз төннәр, борчулы көннәр кичкән аның башыннан...

Рәзимә Кашапова.

Автор фотосурәте.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике
Продолжается прием заявок на конкурс «Пятьдесят лучших инновационных идей для Республики Татарстан»
Готовые для коммерческой реализации проекты получат поддержку от Инвестиционно-венчурного фонда республики.
10:00 20.09.2017