Күңелләрне тоташтырган марафон

31.03.2015 13:21 | Әдәбият Печать

Күңелләрне тоташтырган марафон

 Мәгълүм булганча, агымдагы ел ил күләмендә “Әдәбият елы“ дип игълан ителде. Шәһәребездә исә әдәби тормыш күпләрне сокландырырлык. Язучылар бик актив иҗат итә бездә. Шигърият, проза, публицистика, драматургия өлкәсендә яисә тәрҗемә ягыннан булсынмы, эшчәнлекләрен күпләргә өлге итеп куярлык каләм ияләребез бар. Аларны шәһәрдәшләребез белән таныштыру, иҗатларын киң катлам халыкка җиткерү максатыннан инде икенче ел рәттән “Күңел” радиосы һәм Муса Җәлил исемендәге шәһәр Үзәк китапханәсе Татарстан Язучылар оешмасының Чаллы бүлеге белән берлектә радиомарафон оештыра. Быелгы чара Халыкара язучылар көне уңаеннан үткәрелде.

Иртәнге сигездә башланып киткән марофон барышында халкыбыз эфир аша әдәбиятка, китапка кагылышы булган утыздан артык кунакның фикерен ишетте. Микрофон алдында беренче булып сүзне Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе, күренекле язучыбыз, Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, “Көмеш кыңгырау“ газетасының баш мөхәррире Факил Сафин алды.

–Матур әдәбият дип әйтәбез икән, ул һәркемгә дә кагыла. Китап уку соңгы вакытта кимеде дип борчылабыз. Әмма әле безнең китаптан аерылмаучы милләттәшләребез бик күп. Очрашулар вакытында ул бик яхшы күренә.

Әдәбият нәрсәләрне яктыртырга, без нәрсәләр турында язарга бурычлы дигәндә, тормыш фактларын әдәби вакыйгага күзлеге аша күрсәтергә тиешбез, дип әйтсәк дөрес булыр. Әдәбияттә яхшылык җиңәргә, яманлык җиңелергә, иҗатыбыз халыкта өмет, фикер уятырга, күңелен кузгатырга, дөньяда барган вакыйгаларга битараф калдырмаска тиеш.

Чаллы Язучылар оешмасы нигездә Чаллы шәһәре белән генә чикләнми. Бу бүлек Мамадыштан алып Актанышка кадәр арада яшәп иҗат итүче 50 дән артык язучыны, 100 дән артык төрле әдәби берләшмәләрдә илһам алып яшәүчеләрне берләштерә.

Шәһәребездәге әдәби хәрәкәт исә 1963 елдан башлана. “Ләйсән“ дигән әдәби берләшмәгә әверелеп, бүгенге көндә дә бик актив эшчәнлек белән шөгыльләнә. Берләшмәнең 50 еллык тарихы бар. 1980 елда Язучылар оешмасы төзелә. Быел аңа 35 ел.

Эдуард Касыймов, Кадыйр Сибгатуллин, Гаяз Кашапов, Рахмай Хисмәтуллин, Хәниф Хөснуллин, Мәхмүт Газизов, Ямаш Игәнәй, Нәҗип Мәдъяров, Заһирә Гомәрова, Ирек Диндаров, Фаяз Дунай безнең әдәбият сөючеләргә бик яхшы таныш. Алар безнең әдәбият тарихына зур мирас калдырган язучылар. Эудард Касыймов, Кадыйр Сибгатуллин рәсми төстә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим дә ителгәннәр иде. Бүгенге көндә дә шул ук зур премиягә тәкъдим ителеп, төрле сәбәпләр аркасында коммиссиядән үтмәгән язучыларыбыз да бар. Шулай ук Чаллы белән исемнәре белән бәйләнгән, зур дәрәҗәләргә ирешкән Вахит Имамов, Разил Вәлиев, Мөдәррис Әгъләмов Тукай премиясен дә алдылар. Разил Вәлиев белән Мөдәррис Әгъләмов Халык шагыйре исеменә дә лаек булдылар. Бу инде безнең өчен зур күрсәткеч. Без андый язучыларыбыз белән горурланабыз.

Бүгенге көндә Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова кебек зур әдипләребез, җәмәгать эшлеклеләребез бар. Алар ил, дөнья язмышына битараф булмаган шәхесләр. Күренекле балалар язучысы Рәшит Бәшәр, проза өлкәсендә Айгөл Әхмәтгалиева, Амур Фәлах, Рахман Шәфигуллин һәм шагыйрьләребез Мирһади Разов, Айрат Суфиянов, Әлфия Ситдыйкова, Сирень Якупова, Рәзинә Мөхиярова, Галиәхмәт Шаһи, Мансур Сафин, Зөләйха Минһаҗева, Фидаил Мәҗитов, Лилия Гыйбадуллина һәм башкаларның исемнәре әдәбиятта яхшы таныш. Аларның китапларын яратып алалар, укыйлар, соклануларын белдерәләр. Шагыйрьләрнең сүзләренә бик күп җырлар иҗат ителә. Хәфит Латыйфи дигән шагыйребез бар. Бик үзенчәлекле, үзе рәссам. Иҗат кешеләренә бик бай безнең Чаллыбыз.

Марофонның икенче кунагы Татарстан Язучылар берлеге рәисе, шагыйрь Рафис Корбан да Халыкара Язучылар көне белән тәбрик иткәннән соң, быелгы ел планнары белән таныштырып үтте:

“Быел Тукай көннәрен без “Төрки телле яшь язучылар“ фестивале итеп 24-27 апрель көннәрендә билгеләп үтәчәкбез. Монда унбиш республикадан язучылар катнашуы көтелә. Аларга чакыру хатлары җибәрелде. Аларның иҗатлары буенча фикер алышу булачак. Ел дәвамында Казанда урамнарга язучылар исемен биру мәсьәләсен дә күтәрдек“.

Казанда яшәп иҗат итүче язучыларыбыз: Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге ияләре, Халык шагыйрьләре Разил Вәлиев һәм Роберт Миңнуллин,күренекле язучыбыз Галимҗан Гыйльманов, Мөслимдә яшәп иҗат итүче Халык язучысы Фоат Садриев, Балык Бистәсе районының “Авыл офыклары“ газетасы баш мөхәррире, танылган шагыйрь Вазыйх Фатихов, Татарстан китап нәшриятының әдәби бүлек мөдире Газинур Морат, “Казан утлары“ журналы редакторы Илфак Ибраһимов, “Мәдәни җомга“ газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов кебек каләм ияләренең сүзләре дә җанга үтеп керерлек булды.

Радиомарафонның диапазоны узган елгыга караганда тагын да киңәйгән. Димәк тыңлаучыларыбыз да күбәйгән. Хәтта Мәскәү каласы белән дә элемтәгә кереп, күренекле язучыбыз Ринат Мөхәммәдиев белән илебез башкаласындагы әдәби мохит, китап, тел, милләт язмышы хакында сүз алып барылды.

Чаллы әдипләре дә марафонда актив катнаштылар. Милләтпәрвәр язучыбыз Айдар Хәлим телефон аша әңгәмә корган чакта, күпләр тынып аның фикерләрен тыңлагандыр. Балалар язучысы Рәшит Бәшәр дә һәр күңелгә шигъри сүз белән юл сала белә. Рәзинә Мөхиярова, Зөләйха Минһаҗева, Айрат Суфиянов, Сирень Якупова, Әлфия Ситдыйкова, Галиәхмәт Шаһи һәм башка язучыларыбызның да халыкка әйтер сүзе бар.

Күрше республикада яшәүче иҗат әһелләре Башкортостан Язучылар берлеге әгъзасы Рафаэль Хафизов та үз чыгышында ике арада салынган иҗат күперенең ныклыгы хакында азсызыклап сөйләп үтте. Элемтәләрнең тагын да ныгыячагына ышаныч белдерде.

“Шәһри Чаллы“ газетасының баш мөхәррире Илсур Тимеров үзхәбәрчеләр белән тыгыз элемтәдә булу газетада басылган материалларның төрлелеген дә арттырачак дигән фикерен белдерде. “Мәйдан“ журналының баш мөхәррире Фидаил Мәҗитов әлеге басманың бик күп язучылар өчен беренче иҗат мәйданы булу хакында ассызыклап әйтте. Бүгенге көндә борчыган мәсьәләләр хакында да сөйләшеп, журналистларның һәр күренешкә объектив бәя бирергә тиешлеге хакында да искәртте.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи конгресс тарафыннан татар китабының төрле өлкәләрдә яшәүче милләттәшләребезгә таратылуы хакында горурланып сөйләде. Андый мөмкинлек тудырганнары өчен Татарстан республикасы җитәкчелегенә зур рәхмәтләрен һәм мондый эшләрнең дәвамлы булачагына ышаныч белдерде.

Без язганнарны халык күңеленә тоташтыручылар да игътибардан читтә калмадылар. Китапханәчеләр, китап сату белән шөгыльләнүче фидакарь затларның да үз халкына, каләм әһеләренә, әдәбият сөючеләргә әйтер сүзләре күбәйгән икән. Шәһәребездәге “Рәхмәт“ татар китабы сату кибете мөдире Алсу Рәхмәтуллина һәм “Тургай“ кибете мөдире Мөнирә Гәрәеваның фикерләре дә бүгенге көн кадагына суга торган, иң мөһим проблемага – китапка булган карашның үзгәрүе хакында булды. Чаллыда бу юнәлештә дә бик күп эшләр башкарыла. Китаплар чыга, һәм шөкер әлеге кибетләр ярдәме белән халыкка барып ирешә тора. Алсу Рәхмәтуллина күптән түгел генә дөнья күргән шундый басмаларның берсе хакында сөйләде.

– Татарстан китап нәшриятында “Әдәби Чаллы“ дип исемләнгән китап басылып чыккан иде. Ул “Ләйсән“ әдәби иҗат берләшмәсенең 50 еллык юбилее уңаеннан төзелгән. Бу җыентыкта Чаллы төбәге язучыларының кыскача биографияләре, фотографияләре, төп басма китаплары исемлеге, иҗатлары хакында мәгълүмат, кайбер иҗат үрнәкләре тупланган. Әлеге басма Чаллы төбәге язучылары белән кызыксынучыларга, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына ярдәмлек итеп кулланырлык шундый зур, шундый бай, эчтәлекле китап. Әле Чаллы язучылары турында мондый тирән эчтәлекле, тулы мәгълуматлы китап юк иде.

Илеш район китапханәсенең әйдәп баручы хезмәткәре, “Илһам“ әдәби берләшмә җитәкчесе Клара Хәлиуллина да Чаллы иҗатчылары белән даими элемтәдә булулары, аларга сокланулары хакында сөйләп үтте.

Марафон кысаларында радиотыңлаучыларыбызга 3 нче мәктәп укытучысы Илһамия Равил кызы үткәргән әдәбият дәресен дә тыңларга мөмкинчелек булды. Укучылар дәрескә карата мәхәббәтләрен белдереп, уку барышында ятлаган шигырьләрен сөйләп үттеләр. Шулай ук күп кенә сорауларга да җавап бирделәр.

Иртәнге сәгать сигездә башланып киткән әдәби марафон кичке тугыз тулганда гына тәмамланды. Һәм ул барлык радиотыңлаучыларның да күңелендә якты эз калдыргандыр, гамьле уй, яшәү дәрте уяткандыр диясе килә.

“Әдәбият елы“ ныклы адымнар белән алга атлый. Тынгысыз каләмгә ия булган язучыларыбыз да иҗат дәрьясын иңләүләрен дәвам итәләр. Аларның эшчәнлеген халыкка җиткерүче матбугат чаралары, “Чаллы-ТВ“ телерадиокомпаниясенең “Күңел“ радиосы“, “Шәһри Чаллы” газетасы, шәһәр Үзәк китапханәсе, китап кибете хезмәткәрләренең фидакарь хезмәтләре мактауга лаек. Әле шундый күләмле эшләрне башкарырлык кешеләр булганда, әдәбиятка, каләм көченә, язучы сүзенә битараф калмаган укучылар барында безнең киләчәгебез дә өметле. Шушы өметләргә таянып яшәргә, иҗат итәргә насыйп булсын.

Әлфия Ситдыйкова


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике
Продолжается прием заявок на конкурс «Пятьдесят лучших инновационных идей для Республики Татарстан»
Готовые для коммерческой реализации проекты получат поддержку от Инвестиционно-венчурного фонда республики.
10:00 20.09.2017