Гөлнар Әхмәтова башкарма комитетның аппарат җитәкчесе итеп билгеләнде

17.04.2015 07:02 | Таныш булыйк Печать

Гөлнар Әхмәтова башкарма комитетның аппарат җитәкчесе итеп билгеләнде

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев боерыгы белән Гөлнар Әхмәтова башкарма комитетның аппарат җитәкчесе итеп билгеләнде.

Ул бу урынга конкурс нәтиҗәләре буенча сайланды. Гөлнар Карловна башкарма комитет системасында 10 елдан артык эшләде. Ул шәһәрдәшләргә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Чаллы идарәсе башлыгы һәм Комсомол районы хакимиятенең аппарат җитәкчесе буларак таныш.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике