Татарстанда “ЛУКОЙЛ” хәйрия фондының VI социаль һәм мәдәни проектлары конкурсы рәсми старт алды.

20.04.2015 06:46 | Конкурслар Печать

Татарстанда  “ЛУКОЙЛ” хәйрия фондының VI социаль һәм мәдәни проектлары конкурсы рәсми старт алды.

Аны республикада “РИТЭК” ачык акционерлык җәмгыяте уздыра. Конкурс кысаларында 5 ел эчендә Татарстанда 590 нан артык проектны финанслауга 115 миллион сум акча тотылды.

Татарстан Республикасы территорясендә эшчәнлек алып баручы оешмалар һәм җәмәгать берләшмәләре комерцияле һәм дәүләтнеке булмаган, дәүләт муниципаль бюджет оешмалары, җирле үзидарә органнары конкурста катнаша ала. Ә менә сәяси партияләр, профсоюз, комерция оешмалары, физик затлар һәм дини берләшмәләргә катнашу тыела. Конкурс “Спорт”, “Экология”, “Рухият һәм мәдәният” номинацияләре буенча үткәрелә. Аерым махсус “Җиңү” номинациясе дә бар. 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике