Тукай туган көн

26.04.2015 11:41 | Әдәбият Печать

Тукай туган көн

26 апрель — Тукай туган көн.
15 апрель — Тукай вафат булган көн.
Икесе дә яз аенда, табигать яшәргән чакта.
Әмма 1886 ел язы белән быелгы яз арасында 129 ел гомер ята. 

Нин­ди генә заманнар кичермәде кешелек бу арада, нинди генә тетрәнү, бар булу һәм югалтулар шаһиты булмадык без бу чорда. Агарасы җирдә бер мәгънәсез карайган, башыннан сөеп күтәрәсе урында шулай ук бер мәгънәсезгә түбәнсеткән һәм түбәнсенгән, Тукай кадәр Тукайны, яңа татар әдәбиятының нигезен салган бөек әдипне көчләп-көчләп халык язмышыннан аерырга, хәтта пролеткульт кысаларына куып кертеп, бур­жуаз шагыйрь итеп күрсәтергә маташкан чорлар да булмады түгел, булды. Ләкин нинди генә сынаулар аша үтелсә дә, Тукай халкын, ә халык исә Тукаен үз йөрәгендә саклады, әгәр инде үз сүзләре белән әйтсәк, аны «туплар да ватмады, уклар да кадамады». 
Ул «халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгесе» булды, әле дә шулай һәм киләчәктә дә шулай булыр. Иншалла! 
Айдар Хәлим.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике
Продолжается прием заявок на конкурс «Пятьдесят лучших инновационных идей для Республики Татарстан»
Готовые для коммерческой реализации проекты получат поддержку от Инвестиционно-венчурного фонда республики.
10:00 20.09.2017