Кайту (1 бүлек)

18.05.2015 13:02 | Хатлар яздым утырып Печать

Кайту (1 бүлек)

Табигатьнең яңарып, тулышып, туып килгән мәле. Җиһанда яз исе аңкый. Уянып килүче агачлардан таралган ис катыш яз һавасы сулыш юлларына сары май булып ята. Өзеп-өздереп сайраган кошлар авазы килеп кушыла. Кояшның назлап үбүенә түзә алмый тау сыртларында инде яшел үлән баш калкытса, тау-таш, ерганакларда әле кар ята.

 Байтак җир кибәргә өлгерсә дә, юлның үзәнсу урыннарында ерып чыкмаслык пычрак очрый-очравын. Сугыш дип тормый, табигать үз җырын җырлый бирә.

...Басу юлыннан авылга таба җигүле үгез атлый. Арбада кучердан кала икәү. Яралы солдат һәм шәфкать туташы. Кемнәрнең генә ишеген кагып, күпме юл үтмәсеннәр, солдатны, аның озата кайтучысын кадерләп, шәһәрдән-шәһәргә, авылдан-авылга озата баралар. Кем нәрсә белән озата ала.

Туган як һавасы икәнен тоя солдат, күкрәген киереп-киереп сулый, һәрбер авазга колак сала. Ара-тирә кучерга сорау биреп тә куйгалый:

– Без кай тирәдә?!.

Кайтасы җирләренә якыная барган саен, аның йөрәге ныграк кага, ул дулкынлана. Вакыт-вакыт уйга да кала. Авылда хәлләр ничек икән?.. Кемнәр бар да, кемнәр юктыр?.. Каршы алыр кешеләр бар микән?.. Шәфкать туташы аны тынычландырырга теләп, сак кына кулына кагыла...

...Сугыш башланган елны, үпкәсенә салкын тиеп, әтиләре Мостафа гүр иясе булды. Сентябрь ае, бәрәңге алган вакыт иде. Мартның соңгы салкыннары булгандыр, күрше Фәрхулла абзыйның кызын җирләп кайткан җирдән, икенче көнне үк чирләп китте шул. Туң балчыкны казый алмый җәфа чиккәндә, тунын салып, тирләп-пешеп эшләү, аннан салкында тору үзенекен иткән, күрәмсең. Авылның атаклы гармунчысы иде Мостафа. Улларын, кызларын өйрәтәсе дә булмады, алар үзләре шуңа тартылды. Тормышлары авыр булса да, җырлы-моңлы гаиләдә үсте Әхмәтсафа. Тыйнак, җыйнак әнисе Миннекамал шигъри тел белән сөйләшергә махир иде. Әхмәтсафа иң өлкәне булганлыктан, гаиләне, әтисенең эшен үз өстенә алып, аның тракторына утырды. Күп тә үтмәс, әтисенең абыйсы Рәхимҗан сугыштан яраланып кайткач, егет үз теләге белән сугышка китәргә ныклы карар кылды. Әнисенең ялыну-ялваруларын матур итеп кире кагып, ир-егетнең илне сакларга тиешлеген аңлата белерлек иде инде ул. Әнисе бер мәсьәлә, военкомат нәрсә әйтер?! Яшь бит җитмәгән, бары унҗидедә генә!

“Иртәгә китәсе” дигән көнне, кичен беренче мәхәббәте, күршедә генә яшәүче Саҗидәсен олы чишмә юлындагы тал буена чакырды. Кыз назландырып тормады. Сөлек кебек озын, төз буйлы, кара бөдрә чәчле бу гармунчы егет ошый иде аңа. Баштарак Әхмәтсафаның сугышка үз теләге белән китүен өнәп бетермәсә дә, егетнең тәвәккәллегенә чын күңелдән сокланып, яратып карады. Су буенда үскән таллар шаһит, вәгъдә куеп аерылышуларын бары алар гына ишетте.

– Көтәрсеңме?

– Көтәрмен!

“Доброволец” Әхмәтсафаны сугышка гармуны белән бергә озаттылар. Алар әйләнгән урам-тыкрыклар, басу-кырларга сеңгән җырлы тальян моңы аһәңдәй авыл өстендә эленеп, авылдагылар күңелендә байтак вакыт яңгырап торды.

Яшь солдат тәүге чирканчыкны Калинин фронтында, Великие Луки юнәлешендә алды. Берничә мәртәбә яраланып, госпитальдә ятты. Аякка басуга, тагын фронтка ашыкты егет. Чираттагы, дары катыш туфрактан гына торган аяусыз бәрелештә бик каты яраланды...

…Ниһаять, ул аңга килде. Миен ярып узган уй шул булды: “Мин кайда?! Нинди караңгы базда мин?” Капшана торгач, үзенең тимер караватта ятканлыгын аңлады. “Ә нигә караңгы соң?! Бер тавыш та килми?!” “Мин кайда?” дип кычкырмакчы булды, сүзен әйтә алмады.

Бер тын уйланып, күзәнәкләрен эшләтергә тырышты. Авызына нидер тигән кебек булып, сискәнеп китте. Кайдандыр су тамамы, күз яшеме, нәрсә бу? Үзенә кемнеңдер карап торганын күзәнәкләре белән тоеп, капшанып алды, кемнеңдер кулы аның кулын үзенә алып сыйпап куйды.

Төннәрме ул, көннәрме, ялыктыргыч вакыт уза да уза. Дөм караңгы дөнья. Тере мәет булып күпме яткандыр, бер Ходай үзе генә белә. Сөйләшә, күрә, ишетә алмаcа да, үзенең аяусыз сугышта яраланганын, контузия алганын чамалый башлады. Бәхетенә, ничә айлар буе дәвалаудан аяктагы, күкрәктәге яралары төзәлеп, санитаркалар ярдәме белән йөрерлек хәлгә килде. Госпитальдән госпитальгә күчереп йөртүләр, билгесезлек аның җанын кимерде. “Фәрештәләр” аны ашаталар, эчертәләр, дәвалыйлар, ә аның рәхмәт әйтерлек теле дә юк, күз сирпүе белән генә сиздерер иде – алардан да мәхрүм.

…Төш. Ымсындырып, ялынып, сөйгән яры – Саҗидәсе аны су буена, таллыкка чакыра. Бил тиңентен чәчкә-үләнне аралап, чишмә юлының бормалы тар гына сукмагыннан, гармунында ниндидер яңа көй уйный-уйный, чакырган җиргә бара, имеш. Кыз Әхмәтсафаны яратып назлый, чәчләреннән сыйпый. Күзләрне күздән аерып булмаслык шундый да татлы, шундый да газаплы сагынулы очрашу. Шул чак: “Мин китәм инде... бөтенләйгә...” – ди Саҗидә. Күкрәге атылырдай булып тибә башлап, үзәкләре өзелеп: “Кая?! Кая китәсең?!”  дигән сорауга, ул моңсу гына елмая... Дәшми... Кулындагы ак яулыгына уралып, ургылып аккан чишмә белән таллык арасына төшкән томан эченә кереп югала. “Хуш, Әхмәтсафа...”

– Саҗидә, Саҗидә, дим! Син кайда?! Китмә-ә-ә!!!

Җан ачысы белән шашынып кычкырган тавышына шабыр тиргә батып уянып, госпитальдәгеләр дә шаккатып, аның янына җыелган иде. Ничәмә айлар буе сөйләшә, ишетә алмый яткан сукыр солдатның гасабиланып, ниндидер ят явазлар чыгарып, караватыннан егылып төшәр дәрәҗәдә каядыр талпынганын, ярсыганын күреп, иң авыр яралылар да баш калкыткан, аякта йөри алырдайлары тәмам аптырашып, аягүрә басып күзәтәләр иде.

Күкрәгендә туган якны, туган авылны сагыну ачысы да, үзәкне өзәрдәй булып әнисен, туган йортны, туганнарын күрәсе килү дә, сөйгән ярын югалтасы килмәү, ничә айлар шушы халәттә яту – бары да, вулкандай, йөрәк авазы булып бәреп чыкты:

– Саҗидә-ә-ә!!! А-а-а-а-а!

Һәм үзе дә тетрәнеп, тынып калды. “Бу бит төш түгел, өн! Кычкырам түгелме соң?! Үземнең кычкырганны үзем үк ишетәм түгелме?! Йә, Раббым!” Әхмәтсафа, еламаска тырышып, тешләрен шыгырдатып кысты.

Күпме газапларга, әрнүләргә түзгән, әле тагын күпме түзәседер, япь-яшь солдатны юк-бар сораулар биреп, җәфаламаска тырыштылар. Барын да үз җае белән исенә төшерсен, үзе әйтер дип уйладылар. Кем ул, кайдан? Күренеп тора, болай да йөрәк ярсуыннан нишләргә белми солдат. Ни гомер кулына ала алмаган гармунын һәр көн саен алып уйный, башын кыңгыр салып, көйгә кушылып җырлый башлады.

“Сагынам, дуслар,

Сагынам, дуслар,

Сагынам туган илкәйне, шул,

Сагынам туган илкәйне.

Илкәй белән бергә сагынам

Яшьли сөйгән иркәмне...”

Госпитальдәгеләр өчен бу зур тамаша иде. Гармун моңы барысын да берләштерде, тагын да якынайта төште.

...Бер көйгә генә шыгыр да шыгыр килгән арба тавышына оеп барганда, тынлыкны шәфкать туташы бозды:

– Ахмед, чего загрустел?

– Ә-ә!.. Нет, просто так...

– Хәзер кайтып җитәбез, менә туган авылың Арташка тау гына төшәсе калды инде, олан, – дип сүзгә кушылды кучер бабай.

...Кышны этә-төртә диярлек уздырып, язга өметләнеп: “Иншаллаһ, табигать туендырыр, ачка үләргә бирмәс!” – дип уйлады Миннекамал. Бераз кара көнгә дип әзерләп, баз читенәрәк күмеп куйган бәрәңгене алып карарга булып, өйдәге бердәнбер ир заты, булышчысы, төпчек улы Искәндәргә дәште. Анысы “Бәрәңге!” сүзен ишетүгә, очып кына йөрде. Әйбәт торганнар! Кызлар эштән кайтуга, кеше саен икешәр бәрәңге санап пешереп, өстәлгә тезелешеп кенә утырганнар иде, сугыштан яраланып кайткан, күрше Газизҗан абзый ишек какты.

– Исәннәрмесез, күршеләр...

Хәл белергә кергән җиреннән аптырап туктап калды.

Илсияр Тимербаева

(Дәвамы бар)


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике
Продолжается прием заявок на конкурс «Пятьдесят лучших инновационных идей для Республики Татарстан»
Готовые для коммерческой реализации проекты получат поддержку от Инвестиционно-венчурного фонда республики.
10:00 20.09.2017