“Хәтер яктысы” иҗат эшләре бәйгесе

20.05.2015 16:43 | Конкурслар Печать

“Хәтер яктысы” иҗат эшләре бәйгесе

Бөтендөнья Татар конгрессының Чаллы бүлеге, “Көмеш кыңгырау”, “ Шәһри Чаллы” газеталары, “Мәйдан” журналы шәһәрнең мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе белән берлектә балалар-яшүсмерләр арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Хәтер яктысы” дигән иҗат эшләре бәйгесе игълан иткән иде.

Ул яшьләрнең үзаңын формалаштыру, Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын һәм анда катнашкан каһарманнарның якты истәлеген саклау, хәрби-патриотик китапларга кызыксыну уяту максатын күздә тотып оештырыла.

 Конкурс 1 февральдән 1 октябрьгә кадәр, өч яшь төркемендә – 14 яшькәчә, 14-18 һәм 18-24 яшьлекләр арасында үткәрелә.

Бәйгегә Бөек Ватан сугышы темасын яктырткан, күләме А4 форматында 2 биттән артмаган татар телендәге шигырь, проза, һәм публицистик әсәрләр, шулай ук Бөек Ватан сугышы турындагы әдәби әсәрләрне укудан алган тэсирләр белән уртаклашу һәм тәкъдимнәр кабул ителә.

Шулай ук бәйгедә “Җиңү кайтавазы” темасына А3, А4 форматында рәсем сәнгатенең теләсә нинди ысулы белән ясалган плакат, CD-R, DVD+R дискында “Батырларны барлар чак” темасына презентация (гаилә, архив документлары, фоторәсемнәр кулланып) белән катнашу мөмкин.

Катнашучыларның эшләре һәм гаризалары 1 октябрьгә  кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Яр Чаллы шәһәре, Яшь ленинчылар бульвары, 9нчы йорт (27/19), тел (8552) 57-01-19, 57-01-73, shahri_  Этот e-mail адрес защищен от спам-ботов, для его просмотра у Вас должен быть включен Javascript   ВКонтакте группасы: https://vk.com/shahrichalli

Бәйгегә килгән иҗат эшләрен Бөек Ватан сугышы ветераннарыннан, укытучылар, әдипләр, рассамнар, журналистлар һәм китапханәчеләрдән торган мәртәбәле жюри бәяләячәк.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике