Яңа завод ачылды

10.06.2015 11:00 | ТВ ПРОГРАММА 8-14 январь Печать

Яңа завод ачылды

Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонасында “Армстронг” компаниясенең түшәм плитәләре җитештерүче беренче заводы ачылды

Тантаналы ачылышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, “Армстронг Ворлд Индастрис” компаниясе президенты Мэтт Әспе, “Алабуга” сәнәгать-җитештерү тибындагы МИЗ” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнашты.

“Бу — Америка компаниясенең Россиядә беренче заводы. Татарстан территориясендә мондый заводны эшләтеп җибәрү республика өчен, гомумән, Россия өчен бик әһәмиятле, чөнки ул чит илдән кертелә торган товарны алмаштыра”, — дип ассызыклады сәламләү чыгышында Рөстәм Миңнеханов.

“Бу — “Армстронг” компаниясенең түшәм плитәләре чыгара торган заманча заводларының берсе. Элек бу продукция Россиягә чит илдән кертелә иде, шуңа күрә бу производство чит илдән кертелә торган товарны алмаштыра торган була. Шул ук вакытта Россия өчен генә дә түгел, ә БДБ өчен дә. Бу — компания белән хезмәттәшлекнең башы гына әле дип өметләнәм”, — дип билгеләп үтте Татарстан лидеры.

Бүген предприятиедә түшәм плитәсенең өч төре җитештерелә, әмма ел ахырына кадәр бу сан 15кә җитәчәк. Заводның проект егәрлеге — 20 млн кв. метр (чагыштыру өчен, бу 3 мең футбол кыры) югары сыйфатлы продукт.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике