Бусагасын атлап кермәм, димә...

15.07.2015 10:57 | Хатлар яздым утырып Печать

Бусагасын атлап кермәм, димә...

 

Сүз дә юк, бина үзе дә, тирә-юне дә танымаслык булып үзгәргән. Ләкин клумбаларда үскән аллы-гөлле чәчкәләргә, хәтфә үлән белән капланган иркен ишек алдының пөхтәлегенә карап хозурланган күңелем бер мизгелдә гөлт итеп сүнеп, ачы хакыйкатькә кайтара. Зәйтүнә әби капкадан күзен дә алмыйча улын көтә икән.

– Яңа гына пенсия китерделәр. Мондый көнне килмичә калмый инде ул. Нишлим, бала бит, күрә торып ачка үтереп булмый. Бер җиргә дә эшкә алмыйлар шул, салгаларга яраткач. Ялгызым үстердем, ач-ялангач булмасын дип, икешәр җирдә эшләдем. Ә ул кай арада сәрхушләр белән дуслашкан! Ничә тапкыр дәвалап та, көйгә килмәде. Тора-бара акча сорап, кул да күтәрә башлады. Больницаларда да ятып чыктым. Тик бер тапкыр да өстеннән гариза язмадым. Салкын подъездларда кунып йөри торгач, сәламәтлегем бик нык какшады. Күз яшьләрем белән бирегә алуларын сорадым. Аллаһыга шөкер, монда тыныч, ашау да әйбәт. Ике карчык бер бүлмәдә яшибез, мәчеткә йөрим. Баламны акылына китерче, дип, көн дә Аллаһымнан ярдәм сорыйм, кызганам үзен, – диде ул, күз яшьләренә төелеп.

Өлкән ревизор кыйссасы

Каршыма очраган тагын берничә әби һәм күз карашыннан ук зыялылык бөркелеп торган какча гәүдәле бабай белән исәнләшеп, хәл-әхвәлләрен сорашам. Мондагы шартларны мактап туя алмасалар да, күзләре моңсу, сагышлы. Тикмәдән генә, үз теләге белән картлар йорты бусагасыннан атлап керми адәм баласы! Чыннан да, нинди генә язмышлар юк биредә!  Ревизорны да, гади итекчене дә тигезләгән ялгыз картлык. Ревизор дигәннән, очкындай җиңел гәүдәле бабай нәкъ үзе булып чыкты. Марс ага бирегә 2007 елда Казаннан килгән. Нинди генә темага әңгәмә корсак та, бөтен өлкәләрдә дә хәбәрдарлыгы белән шаккатырды. 90 яшен ваклап килүенә карамастан, зиһене аек, фикерләре төпле.

– Кечкенәдән тиктормас булганмын. 5 яшемдә гариплек алуым да шуклыктан. Әнинең  киптерергә куйган көнбагышларына кызыгып, түбәгә менгән җиремнән егылып төшкәнмен. Авыл җире бит, тикшертеп йөрү беркемнең дә башына килмәгән. Бер елдан соң аркама бөкре чыкты. Ләкин гарипләндем дип, беркайчан да күңелемне төшермәдем. Барыбер максатыма ирешәм, дип тырыштым. Мәктәптә гел бишлегә генә укыдым, табиб булырга хыялландым. 10-12 яшемдә бөтен авыл кешесе миңа теш алдырырга йөрде. Авылдашларым “безнең духтыр” дип дәшәләр иде. Хыялым Казан медицина институтына укырга керү иде, – ди Марс ага.

Ләкин Чистай көллиятен кызыл дипломга тәмамлаган Яуширмә егетен, тулысынча сәламәт булмавын сәбәп итеп, медицина институтына алмыйлар. Гарьлегеннән нишләргә белмичә йөргәннән соң, документларын Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад бүлегенә тапшыра ул.  Кызыл дипломлы белгечкә Казанда калу мөмкинлеге булса да, 7 курсташы белән бергә Таҗикстанга юллама сорый ул. Икътисадчы һөнәренең беренче чирканчыгын да шунда ала. Шунда таҗик кызы Айнага гашыйк була. Өйләнешәләр, Рөстәм һәм Руслан исемле уллары туа. Ләкин көтелмәгән фаҗига аларның бәхетен җимерә. 1970 елның 13 маенда Памир тавының боз катламы эреп төшә. Салкын ләм агымы алар яшәгән бистәне һәм берничә авылны күмеп китә. Әлеге мәхшәрдә 5000 кешенең, шул исәптән, Марсның гаиләсенең гомере өзелә. Үзе районга китү белән генә исән кала. Бу хакта ул бүген дә тыныч кына сөйли алмый. Тик, иң гаҗәпләндергәне һәм сокландырганы – Марс ага гомере буе сөекле Айнасына тугрылык саклый...

Шул көннән бөтен барлыгын яраткан эшенә багышлый ул. Казанга кайтып, Татпотребсоюз системасына өлкән икътисадчы булып урнаша. Бер ел да үтми, өлкән ревизор итеп күтәрәләр. Ул эшләгән елларда таләпчән һәм намуслы ревизордан республиканың ресторан, ашханә мөдирләре “дер калтырап” тора. “Ришвәт һәм бүләкләр алмый” дигән даны да һәрвакыт үзеннән алда йөри. Өлкән ревизорның кулланучыларга намуслы хезмәт күрсәтүгә багышланган 40 еллык эшчәнлеге  дистәләгән медальләр, Мактау кәгазьләре белән бәяләнгән.

– Сәламәтлегем какшый башлагач, 71 яшемдә картлар йортына гариза бирдем. Кайда урын булса, шунда барам, дидем. Туганнарымның берсенә дә “артык кашык” буласым килмәде. Бүгенге көндә 9 баладан кече сеңелем Гөлнәфис белән икебез генә исән. Аңа да 74 яшь тулды. Биредәге шартлардан бик канәгать. Иң мөһиме, тәртип биредә. Үз тормышыма килгәндә, лаеклы итеп яшәдем,  һәркемгә ярдәм итәргә, игелек кылырга тырыштым, – ди ул горур елмаеп.

“Аллаһымның иң яраткан баласыдыр мин...”

Шулай булмаса, бу кадәр сындырып сынар идемени?! – ди Анна апа Юдина күз яшьләрен көчкә тыеп. Тумыштан гарип ул. Тәгәрмәчле  җайланмада куллары белән идәннән этенеп хәрәкәт итә. Тик, ышанасызмы, Анна апаның хәле кызганыч дияргә тел әйләнми! Күзләре дә яртылаш кына күргән йөзеннән елмаю китми аның. Яшәү көченә, рух ныклыгына хәйран калырлык! Тормышны ихлас ярату аның рухын гына түгел, беләгенең көчен дә ныгыткан. Кулларында тартылып башта урындыкка, аннан соң караватына менәргә җайлашкан ул. Үзен-үзе чиста-пөхтә йөртә, шәфкать туташлары ярдәме белән көн дә душта юына. Гомумән, биредә аны яраталар, хөрмәт итәләр. Кояштай якты күңеле, ярдәмчеллеге өчен. Үз мөмкинлеге чикле булуга карамастан, Анна апа бер сукыр картны карашырга алынган. Язмыш тарафыннан кыерсытылган ике җанның ничек итеп бер-берсенә тартылганын, иң назлы сүзләр белән кадерләп дәшкәннәрен күреп, тетрәндем. Күзләремнән яшьләр акты... Я, Аллаһым, кодрәтең киң, рәхмәтең чиксез! Шушы ике газизне дөньядагы иң кадерле нәрсәдән – сихәтлектән мәхрүм итеп, соңгы сулышларына кадәр сүнми, сүрелми торган нинди илаһи мәхәббәт бүләк иткәнсең! Бер-берсенә багышлап җырлап та күрсәттеләр әле. Тик Анна апаның иң матур җыры әнисенә багышланган. “Әнием, күз нурым, көт мине, кайтырмын”, дип сагышланды ул.

– Изге кеше иде әнием. Үзе исән чакта миңа җил-яңгыр тидертмәде, авыр сүз әйттертмәде.Саф һава суласын дип, урамга күтәреп алып чыкканын, битләремнән сөеп яратканын мәңге онытасым юк. Чисталыкта-пөхтәлектә яшәдем 40 яшемә кадәр. Урыны оҗмахта булсын дип, көн дә догаларымны юллыйм. Хәле авырайгач, күрше авылда яшәүче уртанчы апамны чакыртып алды. “Сеңелеңне рәнҗетмә, зинһар яхшы итеп кара”, дип вәгъдәсен алды. Соңгы сулышында да мине кайгыртты, бахырым...

“Әй язмыш, ачы язмыш! Болай да кимсетелгән бәндәңне нигә шулай сыныйсың?!” Бу сүзләрне әрнеп-үксеп күпме тапкырлар кабатлады микән Анна! Апасы йортына күчкән көннән чын тәмугъ башлана аның өчен. Әнисенә биргән вәгъдәсен бик тиз оныта туганы. Гарип сеңелесен кимсетә, ашарына бирми. “Мин сине барыбер яшәтмим, сарайда туңдырып үтерәм”, дип куркыта. Зәмһәрир суыкларда кар өстеннән үрмәләп бәдрәфкә йөрергә мәҗбүр итә. Аннаның тезләре суелып бетә. Кием-салымның да теткәләнеп-ямалып беткәне эләгә аңа. Үзе киеп туйганнан соң, тир сеңеп, катып беткән киемен, кимсетә-кимсетә сеңелесе өстенә ата туганы. Юып куйыйм дип талпынса, сабынын бирми, хәтта җылы суын да кызгана. Язгы сазда тезендә үрмәләп кайткан гарип сеңелесен  урамда торган бозлы су белән юынып керергә мәҗбүр итә. Әле юынгач та, ишекне ачмыйлар аңа. Кайчагында сәгатьләр буе ишек төбендә калтырап чыга Анна. Апасының балаларына кадәр “гарип-гораба” дип рәнҗетә. Идәннән башын да күтәрмәгән бичарага тибеп китүдән дә тайчынмыйлар. Бертуган апасының кансызлыгын, каты бәгырьләнеп, балаларын, ирен котыртып торуын һич кенә дә аңлый алмый Анна... Ашханәдә кырда эшләүчеләрне ашаткан җиреннән калган ризык, кисәк-кисәк итләр ташый туганы. Ләкин Аннага аларның бер генә кисәге дә эләкми. Үзләре ашаганнан калган калдыкларны, сөякләрне пычрак су чиләгенә салып түгәргә әзерләнгәч кенә, апасы күрмәгәндә, күз яшьләренә төелә-төелә ашый бичара...

– Шул чакларда елый-елый Аллаһымнан сорадым. “Коткарчы бу газаплардан, бер гаебем дә юк бит синең алдыңда!” – дип әрнеп-ачынып сыкрый идем. Шундый көннәрнең берсендә Әлмәт районы Рус Акташы дигән авылга кияүгә чыккан өлкән апам хәлемне белергә килеп чыкмасынмы! Аны күрү белән, кулларыннан үбә-үбә: “Мине монда үтерәләр, апам, җаным, алып кит, зинһарлар өчен!” – дип ялвардым.

Ләкин анда да тынгы булмый Аннага. Җизнәсе көн саен эчеп, тавыш куптара. Чарасыздан нишләргә белмичә изаланган апасы беркөнне, сеңелесен каршысына утыртып, күптән күңелендә йөрткән уен җиткерә. “Апаем, кадерлем, күреп торасың, сиңа миндә дә тынычлык юк. Ачуланмасаң, миңа рәнҗемәсәң, сине картлар йортына урнаштыруны сорап  хат язар идем”, дип,  рөхсәт сорый.

– Ничек итеп рәнҗим мин сиңа, гомерем буе рәхмәт кенә укып яшәрмен, дим. Шулай итеп, апам Казанга хат язып җибәрде. Ә миңа собес кешеләре килгәндә, төп яшәгән урынымда булырга кирәк икән. Шуңа күрә кабаттан тәмугъ халәтемә кайтырга туры килде. “Бер айга ничек тә түзәргә тырыш, аннан соң барысы да җайланыр”, – дип китте апам.

Мине ничек каршы алганнарын күрсәгез! Туганым өстемә чукып-чукып куна: “Нәрсә, аларга да кирәгең юкмыни!” ди. Тешләремне кысып түздем. Ниһаять, бер ай дигәндә, собестан килделәр. Елый-елый хәлләремне сөйләдем. Киткәндә, бер атнадан да калмыйча, районга комиссиягә алып килергә куштылар. Алар чыгып китәргә өлгермәде, апаның өлкән улы: “Нигә әниләр өстеннән хат яздың?” дип, муеныма ябышты. Буып үтерә иде – “бу килмешәк өчен төрмәгә керәсең киләмени!” дип, җизни аралап алды.

Ул кичне куркуымнан верандада йокладым һәм бик нык туңдым. Югары температура белән атналап саташып ятканда да, яныма килүче булмады. Тик Аллаһым бу юлы да саклап калды мине. Таш астыннан үрелеп үскән үлән кебек, тагын тернәкләндем. Ахры кабат ачуланып, судка бирәбез дип куркытып шалтыраткач кына алып бардылар комиссиягә.

Шулай итеп, Дербышки бистәсендәге картлар йортына эләктем. Авылдагы тәмугътан соң, андагы шартлар оҗмахтагы кебек тоелды миңа. Казанда 5 ел яшәгәннән соң, Яшел Үзәнгә күчерделәр. Анда 15 ел гомерем үтте. Ә 1995 елда, туган ягыма якынрак булыр дип, Чаллыга кайтаруларын сорадым. Шушы матур бина минем туган йортыма әйләнде. Һәр почмагы күңелемә якын. Тәмле итеп ашаталар, борчып, җаныма тиюче юк. Картлыгында караучысыз калган кешегә тагын нәрсә кирәк! Ә шәфкать-мәрхәмәт ул җитәкчедән башлана. Барый Минтаһирович бик тә кечелекле, игътибарлы кеше. Һәркөнне иртән хәлләребезне белеп, иңнәребездән сөеп чыгып китә.

Гомумән, тормышыма сөенеп, гомер биргән газиз әниемә рәхмәт укып яшим. Беркемгә дә, беркайчан да начарлык теләмәдем. Инде күптән барысын да кичердем. Тик гарипләрнең күз яше ачырак булып төшә дигән сүз дөрестер. Мине газапта яшәткән туганымның гаиләсе 8 ел эчендә бер-бер артлы китеп барды. Беренче елны –  җизни, ике елдан –  түти,  аның артыннан ук уллары дөнья куйды. Тагын ике елдан кече энеләренең гомере өзелде. Хәер, анысының бер гаебе дә юк, хатыны да бик игелекле иде. Ә уртанчы апамның гаиләсен мин гафу итсәм дә, Аллаһым кичермәгән булып чыкты. Кылган явызлыклары өчен барысыннан да катгый җавап сораган, күрәсең, – ди Анна апа, уфтанып.

Картлар йортын 2007 елдан кабул итеп алган Барый Минтаһир улыннан мондагы яшәү-тәрбия шартлары белән кызыксынам. Һәм ул мине йомшак келәм җәелгән иркен фойе аша картиналар эленгән коридор, гөлләре шау чәчәктә утырган ял итү бүлмәләре, иркен якты палаталар буйлап йөртә. Картлар балкып исәнләшә үзе белән. Күренеп тора: ярарга тырышып түгел, яратып дәшәләр. Ул арада җитәкче күңелен күптән борчыган уйлары белән уртаклаша.

– Тормыш шулкадәр катлаулы. Акыл белән кабул итеп булмый торган гамәлләр кыла кайчак адәм баласы! Биредә яшәүче 13 кешенең балалары исән, мул тормышта яшиләр. Ләкин елга бер мәртәбә генә булса да, әти-әниләренең  хәлләрен белеп китәргә вакытлары юк. Хәтта соңгы юлга озатырга да килмиләр. Менә бит нинди аянычлы чиккә килеп җитте җәмгыятебез! Ә бит үзләреннән баш тарткан балаларын гомер буе көтеп яши картлар. Сирәк кенә шалтыратканнарына да сабый баладай сөенәләр. Юктан да күңелләре кырыла. Аларның күз яшьләре бәгырьләргә төшә. Җиңел түгел биредә эшләүчеләргә. Шулай да хәлебездән килгәнчә лаеклы яшәү шартлары тудырырга тырышабыз. Хәйриячеләребезгә рәхмәт яусын. Бинаны, бүлмәләрне алар көче белән төзекләндердек. Ләкин ярты миллионлы шәһәр өчен кечкенә безнең бина. Хыялым – чит илләрдәге кебек бассейнлы, сауналы картлар йорты төзү. Зәйтүнә әби, Анна апа, Марс ага кебек йөзләгән картлар бүген чират көтә. Андыйлар өчен хөкүмәт йорты – бердәнбер таяныч ноктасы, – диде ул.

Әйе, ни кызганыч, аның сүзләрендә хаклык ярылып ята. Әхлак нормалары турында күпме генә сөйләнсәк тә, җәмгыятебез әле картлыкны кагылгысыз абруй һәм шәфкать нормасы итеп кабул итәргә әзер түгел. Кызганыч кына түгел, тетрәндерерлек хакыйкать...

Рәзинә Насыйбуллина


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике
Продолжается прием заявок на конкурс «Пятьдесят лучших инновационных идей для Республики Татарстан»
Готовые для коммерческой реализации проекты получат поддержку от Инвестиционно-венчурного фонда республики.
10:00 20.09.2017