Олы юлның тузаны

10.06.2016 14:26 | Хикәяләр Печать

– Фән­дәс, бү­ген Тү­бән Асыл Чак­рый авы­лы­на ме­неп тө­шәр­без әле, авыл өс­тен­дә ур­ман кы­рын­да­гы ба­су­га күз са­лыр­сың. Си­нең фи­ке­рең ки­рәк.

– Фи­кер ки­рәк? Нин­дие ки­рәк? Хә­зер би­рәм.

– Чын­лап әй­тәм, Фән­дәс. Ан­да бо­дай корт­лый. Ту­лып кил­гән ба­шак­лар ти­рес­кә әй­лә­нә­чәк.

– Ми­нем рөх­сәт­тән баш­ка ни­чек корт­лый ин­де ул? Хә­зер ме­нәм, җик “ти­мер атың­ны”.

***

...Фән­дәс ун ел­дан ар­тык ин­де Асыл Чак­рый авы­лын­да аг­ро­ном бу­лып эш­ли. Үз эшен бе­леп баш­ка­ра. Ха­лык ан­дый аг­ро­ном­нар ту­рын­да йөз ел­га бер ге­нә туа дип әй­тер­гә яра­та. Баш­ка төр­ле дә сөй­лә­нә­ләр. Әй­тик, авыл кар­ты ак са­кал­лы, ка­лын каш­лы Яр­кәй ба­бай: “Һай, чу­кын­чык, шу­шы ба­су-кыр­лар ур­та­сын­да гы­на ту­ган егет ин­де ул”, – дип еш ка­бат­лый. Яр­кәй ба­бай Фән­дәс­нең әти­се Ног­ман ба­бай бе­лән дус­лар. Га­дәт­тә, шул дус­ты Ног­ман­га мак­тый ул аны. Җы­ер­чык бас­кан кул­ла­рын бол­гап-сыр­лап сөй­ли. Те­ге­се: “Мак­та­ма әле шул хәт­ле. Нәр­сә эш­лә­гән ул шул­ка­дәр? Баш­ка­лар ке­бек үк бел­гә­нен эш­ли, бел­мә­гә­нен таш­лый”, – дип, фронт­таш дус­тын тук­та­тып, сүз­не тиз­рәк баш­ка­га бо­рыр­га ашы­га. Тик бер кыз­ган Яр­кәй ба­бай­ны тиз ге­нә тук­та­тып бу­ла­мы соң?!

– Чын­лап га­җәп­лә­нәм мин ул си­нең улы­ңа, яшь­ти. Кө­не-тө­не ба­су­ын­да ята бит. Эт тә, бет тә кал­мый кай­чак, юк, Фән­дәс һа­ман шун­да бол­га­нып йө­ри: ка­ра­на, нәр­сә­дер уй­лый, тик­ше­рә. Хол­кы­на ка­ра әле син аның?! Бер­кай­чан да мин дип ша­пы­рын­га­ны, үз ке­сә­се­нә сал­га­ны юк, ке­ше ту­рын­да на­чар сүз сөй­лә­мәс. Мин бу сүз­ләр­не их­лас­тан әй­тәм, яшь­ти. Кай­ва­кыт ар­ты­гын да кы­ла­нып җи­бә­рә. Бе­раз үзе ту­рын­да да уй­лар­га ки­рәк ин­де аңа. Аг­ро­ном ба­шы бе­лән үзе пе­чән­сез кал­са ка­ла, дус-ип­тәш­лә­ре, күр­ше-кү­лән­нә­ре­нә ки­рәк ка­дә­ре­сен бир­ми­чә, өе­нә бер уч пе­чән дә алып кайт­мый ин­де, мин си­ңа әй­тим! Хә­мит­нең сән­де­рә­сен ту­ты­ра бит ул баш­та. Ан­на­ры, ха­ты­ны елый баш­ла­гач кы­на, үзе­нә та­шый баш­лый.

– Шун­дый­рак шул ин­де, Яр­кәй дус, бер­ни эш­лә­теп тә бул­мый. Мин аңа бу ту­ры­да бер тү­гел, мең тап­кыр әй­теп ка­ра­дым. Әни­се дә, ха­ты­ны да әй­тә – мәгъ­нә юк. Үз ка­гый­дә­лә­ре­нә та­я­нып яши, үз дөнь­я­сын­да...

***

Фән­дәс­нең та­гын бер асыл сый­фа­ты бар. Уен-көл­ке­ле, мә­зәк­чән егет ул. Мә­зәк­ләр сөй­ләп ке­ше көл­дер­ми, ә сөй­ләү өс­лү­бе, рә­веш-кы­я­фә­те бе­лән ке­ше­нең эчен ка­ты­рып бе­те­рә.

– Бер дә җит­ди бу­ла бел­ми­сең ин­де. Алай авыз ерып йө­реп ке­нә яшәп бул­мый бу дөнь­я­да, – дип сү­гә әни­се Ха­ли­сә абыс­тай.

Фән­дәс­нең исе кит­ми. Чөн­ки ба­шын­да җил уй­на­мый лә­ба­са: ал­да­гы­сы сы­зып-яса­лып, бил­ге­ле бер ка­лып­ка ки­те­реп ку­ел­ган. Ба­ры­сы да шул ка­лып бу­ен­ча бар­са, Фән­дәс бә­хет аты­на ме­неп ат­ла­на­чак. Тү­бән оч­та Рәй­ха­нә исем­ле бер асыл кош яши – ме­нә аның мак­сат җи­ме­ше кем!

Рәй­ха­нә Фән­дәс­тән ике яшь­кә өл­кән­рәк. Ка­шык­ка са­лып йо­тар­лык чи­бәр дип әй­теп бул­мас бу­лу­ын. Әм­ма сөй­кем­ле сө­я­ге бар. Ә иң әһә­ми­ят­ле­се – акыл­лы, фи­кер­лә­ре ни­гез­ле, укы­мыш­лы. Усал­лык та җи­тәр­лек, ки­рәк чак­та тел­лә­рен озы­най­тыр­га ярат­кан­нар­ны үз уры­ны­на утыр­та бе­лә, үзен ким­се­тер­гә юл куй­мый. Шул ягы бе­лән Фән­дәс­нең кү­ңе­лен яу­ла­ган­дыр да ин­де. Тор­мыш итәр өчен ме­нә ди­гән ха­тын бит! Рәй­ха­нә үзе дә Фән­дәс­не оша­та. Ошат­мас­лык егет­ме­ни?! Ан­дый ир бе­лән тор­мыш кү­ңел­сез бул­ма­я­чак. Кыс­ка­сы, бә­хет җы­ры­ның сүз­лә­ре сыр­лан­ган, көе языл­ган, сыз­ды­рып җыр­лап кы­на җи­бә­рә­се. Тик бер “лә­кин” бар. Ха­ли­сә абыс­тай­га җыр­ның ку­шым­та­сы оша­мый. Шу­шы урын­да Ха­ли­сә абыс­тай ту­рын­да бер-ике сүз әй­теп ки­тү урын­лы бу­лыр. Ног­ман абый бе­лән биш ма­лай, бер кыз үс­тер­гән­нәр алар. Ул ма­лай­лар­ның, Фән­дәс­тән ка­ла, бө­те­не­се­нең дә ха­тын­на­ры бар. Шул ха­тын­нар­га Ха­ли­сә абыс­тай – кай­на­на. Бе­рәм-бе­рәм һәр­бер­се­нең җе­лек­лә­рен эчеп чык­ты ул ки­лен­нә­ре­нең. Тиз ара­да баш­ка чы­гып кы­на ко­тыл­ды­лар. Ул­ла­ры да, ки­лен­нә­ре дә. Кай­на­на бе­лән ки­лен ара­сын­да­гы иң на­чар мө­нә­сә­бәт­ләр­нең үр­нәк өл­ге­се шу­шы га­и­лә ди­ва­рын­да го­мер ба­кый эле­неп тор­ды.

Ме­нә шун­да, бө­тен авыл­га да­ны та­рал­ган Ха­ли­сә абыс­тай яны­на ки­лен бу­лып тө­шәр­гә ти­еш Рәй­ха­нә. Ха­ли­сә абыс­тай­ның бү­тән ки­лен­нә­ре ке­бек, баш­ка чы­гып ка­чып та ко­ты­ла ал­ма­я­чак – Фән­дәс төп­чек ма­лай, төп ни­гез­дә ка­ла­чак ке­ше. Рәй­ха­нә һәр га­мә­лен аек акыл бе­лән уй­лап эш­ли тор­ган кыз. Кү­рә­лә­тә елан ко­ча­гы­на кер­мәс. Хә­ер, аның кай­на­на­сы да ан­дый ки­лен­не үз оя­сы­на ка­бул итәм дип тор­мый то­ру­ын. Ха­ли­сә абыс­тай­га, бе­рен­че чи­рат­та, ки­лен­нең улын­нан ике яшь­кә өл­кән бу­луы оша­мый. Һәм баш ия бел­мә­ве...

***

Бер­чак шу­лай Хә­мит Фән­дәс яны­на ки­леп җит­кән. Бер­гә укы­ды­лар алар аның бе­лән – сый­ныф­таш­лар, якын дус­лар.

– Фән­дәс, бер на­чар яңа­лык алып кил­дем си­ңа.

– Сөй­ләп бак.

– Рәй­ха­нә­не Аръ­як Ил­ду­сы­на ки­я­ү­гә би­рә­ләр икән. Рәй­ха­нә ри­за­лаш­кан, ди. Ир­тә­гә ко­яш чык­кач та ку­лын со­рар­га тө­шә­чәк­ләр, ди.

Фән­дәс­нең күз ал­ла­ры ка­раң­гы­ла­нып ки­тә. Тыш­тан бер­ни сиз­дер­ми.

– Алай... Биг­рәк ир­тә ки­лә­ләр икән. Ил­дус ул ва­кыт­та йо­кы си­мер­тә бит га­дәт­тә, ка­ра­ва­ты бе­лән бер­гә ат ар­ба­сы­на са­лып алып ки­лә­ләр ми­кән әл­лә?

– Бел­мим аны­сын.

– Мо­ңа юл ку­яр­га яра­мый, Хә­мит дус.

– Яра­мый да бит... Ниш­ли­без соң?

– Атың­ны җик. Әзер тор. Кич бе­лән, ко­яш ба­тып, ка­раң­гы кап­кач та Рәй­ха­нә яны­на ба­ра­быз. Бү­ген үк!

– Аң­ла­дым... – ди Хә­мит.

 

Скачать: ОЛЫ ЮЛНЫҢ ТУЗАНЫ


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике