«Балам үләсе көнне көзгебез ватылды»

16.10.2016 11:32 | Язмаларда - язмыш Печать

«Балам үләсе көнне көзгебез ватылды»

Хәсрәт киләсен алдан сизә күңел. Барысы да тәртиптә кебек тоелса да, җанга урын таба алмыйсың, эшкә кул тартмый. Мөслим районының Мөслим авылында яшәүче Тәнзилә Сабитовага да бу кичерешләр яхшы таныш. Моннан 4 ел элек берничә атна рәттән юньләп йоклый алмый ул.

Гаиләсе бөтен, ике баласы, ире дә янында югыйсә. Тик нигә бу кадәр тынгысызлана соң күңел дигәннәре? Улы да соңгы вакытта начар төшләр күрүе турында сөйләгәнгәме, эч пошуына һичбер дәва таба алмый тилмерә ул. Өйләре түрендәге зур көзге дә, тик торганда челпәрәмә килеп ватыла – әйтерсең, шул рәвешле тиздән гаиләгә зур кайгы киләчәген искәртә. Шулай да бернигә карамыйча, балалары белән ерак юлга чыгып китә ул. Тик кире кайтканда араларында Айзат булмый инде.

«ӘНИ, АЯК КИЕМЕМ МАТУРМЫ?»

18 яшендә кияүгә чыга Тәнзилә ханым. Клубта танышып йөри башлаган егете, армиядән кайту белән кызның кулын сорарга килә. Мәктәпне тәмамлаган кыз укырга керергә дә җитешми кала: «Авылдан китсәң, ятларныкы булырсың, җибәрмим!» – ди аңа егете. Мәхәббәт хакына кайвакыт корбаннарга барырга да туры килә шул. Тик ире итеп нәкъ менә шушы кешене сайлавына беркайчан да үкенгәне булмаган Тәнзилә Сабитованың. Бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәгән алар. Гаилә учагы тагын да көчлерәк җылытсын өчен, бер-бер артлы ике балаларын да алып кайтканнар. Башта кызлары Язилә туган, өч елдан соң уллары Айзат. Яшь аермалары кечкенә булгангамы, сабыйлар бик дус үскән, инде үсмер яшькә җиткәндә дә бергә йоклаганнар, урамда йөргәннәр, иң якын дуслар булганнар. Бәхет өчен күп кирәкме? Бу вакытларын исенә төшереп, елмаеп куйды әңгәмәдәшем. Тик менә 2012нче елның 25нче августы гына тормышларының астын-өскә китерә. Ә бит югыйсә, ул көн дә башкаларыннан әллә ни аерылып тормаган була кебек. Кайбер вак-төякне исәпкә алмаганда, билгеле.

– Ул көнне күңелем әллә нишләп торды. Пошаманда идем. Берничә көн элек улымның, яныма килеп: «Әни, ә мин бүген төшемдә яшеллек күрдем. Шундый куе итеп үлән үскән, белсәң!» –дип сөйләвен исемә төшердем. «Әй улым, сөйләмәле куркыныч төшләреңне, әнә, җилгә чыгып әйт, ул тыңласын», – дип, тыңлап та бетермәгән идем аны. Төштә яшеллек күрү – үлем булуга диләр бит. Шушы уйларны уйлаганда яныма Айзат улым килеп чыкты. Ул бу көнне иртәрәк уянган иде. «Әни, тиздән уку башлана бит инде, әйдә, миңа киемнәр алырга Чаллыга барып кайтыйк әле?» –ди. «Әйдә, улым, сине Мөслимнән генә киендерәбез?» – дим. Нишләптер, бер дә юлга чыгасым килмәде. «Юк, әни, мондагы базарда киемнәр гел бер төсле бит. Минем башкалар белән бер үк төрле булган кием киясем килми, барыйк инде?» – дип ялынды. Безнең шәхси КамАЗ машинасы бар иде. Аңа шофер да ялладык, ул юл төзүдә эшләде. Бу көнне ирем эштә булганга, шушы шофер егеткә «Чаллыга гына барып кайтыйкчы?» – дип шалтыраттым. «Җыена торыгыз, хәзер киләм!» – дигәч, кызымны уятырга дип, йокы бүлмәсенә кереп киттем, – дип сөйли Тәнзилә апа.

Моңа кадәр әнисе ни әйтсә, шуны эшләргә күнеккән кыз бу юлы үзен бик сәер тота. «И, әни, бер дә торасым килми бит, йоклыйм инде?» –дип ялына ул. «Син матур киемнәрне аерасың бит, энекәшеңә сайлашырсың, әйдә, барыйк инде», – дип, берничә мәртәбә ялынгач кына урыныннан тора кыз. Ул арада түр бүлмәдә көзге ватылган тавыш ишетелә. Айзат шул көзгедән карап киенгәндә тик торганнан ватылган була ул. Шулай да моны начарга юрамаска тырышалар. Гадәттәгечә, юлга чыкканда укыла торган догасын укырга җыена башлый әңгәмәдәшем. Тик бу юлы да киресе килеп чыга – берничә мәртәбә башлап караса да, гел ялгышып, тәмам буталып бетә ул. Ахыр чиктә, шофер егетнең килеп туктаганын ишетеп, догасын укып бетерми генә ашыгып урамга чыгып китә.

…Чаллы базары гөрләп тора ул көнне. Шундый күңелле итеп йөри һәммәсе: төрле сәер киемнәр дә кидереп карыйлар Айзатка, шул рәвешле, көлешә-көлешә вакытның ничек тиз узуын да сизми калалар. Малай үзенә матур костюм-чалбар, затлы ислемай сайлый, ә шулай да иң сөенгәне – ул вакытта модага кереп кенә килә торган аяк киеме – мокасиннар сатып алу була. «И-и, әни, бигрәк матур булды бит әйеме, –дип, сабыйларча куана ул. – Мин моны хәзер үк киеп куям инде аягыма, саласым килми бер дә!»

– Әнә шулай сөенешеп, кайтыр юлга чыктык. Айзат шофер янына алга кереп утырган иде. «Улым, мин алга утырып кайтыйм әле, күңелем болгана бит?» – дигән идем, ул елмаеп кына куйды, төшмәде. Мин шофер артындагы утыргычка урнаштым. Машинада йоклый торган гадәтем юк иде, сөйләшеп кайткан вакытта, ничектер изрәп киткәнмен. Шуннан кинәт кенә уянып киттем дә, тораташ булып катып калдым. Безнең каршыга югары тизлектә Газель машинасы килеп чыкты…

«НИЧЕК ИСӘН КАЛГАНБЫЗДЫР»

– Мин бу хәлне башта төш дип уйладым. Шул вакыт, каты итеп бәрелештек тә, аңымны югалттым. Күпме ятканмындыр, белмим, күземне ачканда шофер егетнең кычкырган тавышлары ишетелде. «Авырта, авырта!» – дип ыңгыраша иде ул. Яныбызга күпләп халык җыелган, араларында коткаручылар да бар. Алар сак кына безне машинадан чыгармакчы була. Кызым, минем айныганымны сизгәч: «Әни, әни!» – дип кычкырып җибәрде. «Энең кайда? Энең ничек?» – дим, көч-хәл белән. «Ул әйбәт, син борчылма гына!» – ди кызым. Шул килеш бер сүз дә дәшмичә тыңланып ята башладым. Менә, акрынлап, безне берәм-берәм чыгара башладылар. Бер коткаручы: «Мальчик не дышит!» – диде. Шул вакыт улымның үлгән булуын аңладым, – дип, күз яшьләренә ирек бирде Тәнзилә апа.

Өч кенә сүздән торган бу җөмләне ишетү аның өчен дөнья бетү белән бер була. Билдән түбән өлешендәге бөтен сөякләре чәрдәкләнеп беткән булуга да карамастан, тән авыртуын сизми ул. Бер мәртәбә генә: «Аягым, аягым!» – дип кычкыра. Башыннан аккан кан исә, күз яшьләре белән буталып, «Айзат, улым!» дип пышылдаган иреннәргә тамган. Салкын җир өстендә ашыгыч ярдәм килгәнен көтеп ятканда саклану каешларының тәнне кисеп, умрау сөягенә (ключица) кадәр үтеп кергән булуын гына аңышырга өлгерә дә, кабат аңын югалта әңгәмәдәшем. Бу һәлакәттә кызының умыртка баганасы һәм куллары сынган, улының исә ияге һәм башы чәрдәкләнеп беткән, талагы өзелгән – шуңа да исән кала алмаган ул. Шатланып сатып алган аяк киемнәрен кигән килеш җан биргән малай. Тәнзилә ханымның исә сөякләре сыну белән беррәттән, эченә күпләп кан да җыелган. «Ничек исән калганбыздыр», – дип, әле дә шакката ул.

Язмыш Сабитовларның сынавын җиңеләйткән – абыйсына ике тамчы су кебек охшаган малай алып кайтканнар

– Больницага килеп эләккәч, айдан артык өйгә кайтармадылар. Анда айныгач та, кызымның умырткасы сынган булуын әйткәннәр иде. Бик борчылдым, гарип калыр дип курыктым. Тик бервакыт могҗиза булды. Безне янәшә яткырганнар иде, шул чак кызым аягын селкетте! Умырткасы сынган кеше аягын селкетә ала икән, димәк, өмет бар бит инде! Эчемә җылы йөгерде – гарип калмаячак бит бу болай булгач, дип уйладым. Ә үземнең нинди хәлдә булуымны төгәл генә аңышмадым да – көчле наркотиклар кадап тордылар миңа, чөнки эчемдә кан киткән иде. Бу даруларны кадаганнан соң, бернәрсәгә дә исең китми икән ул. Үз балаң үлгәнме, кешенекеме – сиңа барыбер. Улыбызны без больницада ятканда күмделәр. Моның шулай булуы яхшырактыр да дим. Чөнки баламны җир куенына иңдергәннәрен күрсәм, басып торган урынымда егылып үлгән булыр идем… Миңа табиблар еламаска кушты – кабат кан китәргә мөмкин, көчәнергә ярамый диделәр. Шулай да еламый гына түзә алмадым. Бер ай ятканнан соң, ниһаять, безне өйгә кайтарырга булдылар. Бик сөендем – өйдә улым көтеп торадыр, йөгереп чыгып каршы алыр төсле иде. Чын-чынлап ышандым мин моңа. Тик, кайтышлый, һәлакәт булган урынга туктагач, бу кайгы баш миемә барып җитте. Җиргә ятып елардай булдым. Айзатның беркайчан да безнең янга кайтмаячагына шул чакта гына төшенгән идем…

Тәнзилә апа өйгә кайткач та, беренче эш итеп, улы сайлаган кәчтүм-чалбарларны алып караган. «Үлгәндә өстендә курткасы бар иде, ул кайда?» – дип сораган ул якыннарыннан. Киемнең канга буялып беткән булуын, берничә мәртәбә югач та, суга барыбер кан чыгуын әйткәннәр. Юылып бетмәгәнгә, ахыр чиктә яндырганнар ул куртканы. «Их, – дип өзгәләнә ана кеше – ягасыгыз калмаган! Үзем киясе идем мин аны!» Бәлки, яндырулары хәерлерәк тә булгандыр. Бу хәсрәтле көн турында искә төшереп торырдай башка әйберләр дә җитәрлек булган бит. Менә мәсәлән, Сабитовларны бәрдергән Газель хуҗасы, үзенә төрмә янаганын аңлап алгач, алар яшәгән йортның ишеген шактый шакый.

БЕРСЕН АЛЫП, ИКЕНЧЕСЕН БИРГӘН

Һәлакәттә Газель белән идарә иткән кеше гаепле булып чыга. Ул, юл кагыйдәләрен бозып, «обгон»га чыгу аркасында килеп чыккан бу фаҗига.

– Гаепленең тәнендә сыдырылган урын да юк иде. Башта гаебен таныды ул. Яныма да килгәләде. Аны күргән саен һәлакәт булган мизгел кабат хәтеремдә яңара иде дә, хәлем начарая иде. Шуңа күрә палатага бик керттермәскә тырыштым. «Төрмәгә утырттырмабыз инде ул кешене, үзең дә бит гел руль артында, – дидем иремә. – Кем белән булмас мондый хәл. Ялгышкандыр, кичерик». Ирем дә риза булды. Тик безнең яхшылык үзебезгә яманлык булып кайтты. Мин больницадан чыккач, судлар башланды. Бер мәхкәмә барышында, Газель йөртүче: «Мин гаепле түгел, алар үзләре гаепле иде», – дип чыгыш ясады. Бу сүзләр бик ачуымны китерде. Үз күргәннәремне сөйләдем дә: «Мин Аллаһы Тәгалә дә, казый да түгел, мәхкәмә үзе карар кабул итсен. Гаделлек булыр дип ышанам, хөкемне сезгә тапшырам!» – дип, урыныма утырдым. 4 елга утыртырга диделәр дә моны, залдан чыгып барабыз хәзер. Бер мәлне хатыны очып килде дә: «Минем рәнҗешем төшсен, күз яшем төшсен!» – дип, каргый башлады. Мин – бер баласын күмгән, икенче баласы гарип калмасын дип, төн йокыларын йоклый алмаган, үзе ике култык таягы белән көч-хәл басып торучы кеше. Ә аның иренең тәнендә тырналган эз дә юк. Бу сүзләрне ишеткәч өстемә кайнар су койдылармыни! «Апаем, ә минеке төшсә? – мин әйтәм. – Ә минем рәнҗешем төшсә, нишләрсез соң? Синең ирең исән, минем малай җир астында, синеке утырыр да кайтыр, минеке кайта алмас», – дидем дә китеп бардым.

Икенче көнне гаепләнүче, хатынын ияртеп, гафу үтенергә килә. Кызгана Тәнзилә ханым аларны, кичерә. Судта да, физик зыян салган өчен акча түләргә дигән генә карар кабул итүләрен сорый. Аның теләген канәгатьләндерәләр. «Түлим, түлим, утыртма гына төрмәгә!» – дип ялына Газель йөртүчесе. Тик әйткән сүзендә тормый. Мәхкәмә утырышлары тәмамланганнан соң, озак та тормый юкка чыга ул.

– Аллаһы Тәгалә барысын да күреп тора. Ул кешегә ачу сакламыйм мин. Кылган җинаять өчен, иртәме-соңмы, барыбер җавап бирергә туры килә. Күктәге хөкем дигәне дә бар бит әле. Йөрәгем бик яралы иде минем, үлеш булды ул көннәр. Кире искә төшерәсем дә килми. Күрше-күлән кереп, хәл сорашканда да бик авыр була иде. Сүз бит барыбер Айзат улыма килеп терәлә дә, хәсрәтем яңа көч белән сызлый башлый. Мин улымның бер үтенечен исемдә тотып яшәдем. Үзе исән вакытта: «Әни, бер сеңелкәш алып кайт инде миңа!» – дип, корсагымны килеп тота иде. Озын буйлы улымның, сабый бала төсле мине кочаклап, шулай үтенеп соравыннан оялып та куя идем. «Кит инде, улым, оялам! Теләсә-нәрсә сөйләшмә әле!» – дип, көлеп кенә куя идем. Үзе үлгәннән соң булса да, теләген барыбер үтәттерде балакаем. Берничә елдан менә тагын бер улым туды. Бәхетемә туды! Бу сабыем булмаса, акылдан язган булыр идем, – дип, уенчыклары белән уйнап утырган кечкенә сабыйны янына чакырып алды әңгәмәдәшем. – Улым, кил әле монда балам!

Бу баланың йөзе һәлакәттә гомере өзелгән абыйсыныкына ике тамчы су кебек охшаган булуга игътибар иттем. Ул, йөгереп килде дә, әнисенең эчен тотты.

– Нәкъ абыйсы кебек, монысы да эчемне тота, – дип көлде Тәнзилә Сабитова, улының битеннән үбеп. – Холыклары да шул кадәр охшаган! Аллакаема рәхмәтем чиксез. Берсен алдың, икенчесен бирдең, инде гомерен генә озын итә күр, дип ялварам!

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан – Мөслим – Казан

 «Безнең гәҗит»тән алынды

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике
Продолжается прием заявок на конкурс «Пятьдесят лучших инновационных идей для Республики Татарстан»
Готовые для коммерческой реализации проекты получат поддержку от Инвестиционно-венчурного фонда республики.
10:00 20.09.2017