Акчадан да колак каккан, машинасыз да калган

10.11.2016 08:35 | Күршеләрдә ниләр бар? Печать

Акчадан да колак каккан, машинасыз да калган

  Ел башыннан Тукай районында берничә төрле мошенниклык очрагы теркәлде, дип хәбәр итәләр район буенча Эчке эшләр бүлегеннән. Соңгы вакытта бушлай белдерүләр сайты аша акча эшләү фактлары ешайды. Быел ике райондаш шул рәвешле алдакчылар кармагына эләкте. Мошенниклар ике очракта да бер схема буенча эшли. Интернет-сайтта очсыз бәядән автомобиль сату турында игълан урнаштыралар. Шалтыраткан кешеләргә автомобильне сораучылар күп, ул сезгә эләксен өчен, машина бәясенең бер өлешен алдан күчерергә кирәк, диләр. Шуңа өстәп, акчаны үзләре күрсәткән банк картасына яки телефон номерына тиз арада салырга кирәклеген әйтәләр. Акча килгәннән соң, мошенниклар телефоннарын сүндерәләр, яңадан элемтәгә чыкмыйлар.

Шулай ук полициягә яки юл-транспорт һәлакәтенә эләккән якыныгызны коткару, банк карталарын блокировкадан алу өчен акча сораулар, машина оттыгыз дип шалтыратулар дәвам итә. Инде кабатланган, хокук сакчылары тарафыннан кат-кат кисәтелгән схемалар булса да, ышанучылар, алданучылар табыла тора. Мисал өчен, бер райондашка автосалон исеменнән шалтыраталар, сез автомобиль оттыгыз дип, элемтәгә керү өчен имеш тә менеджерның телефон номерын бирәләр. Документлар рәсмиләштерү, салым түләү өчен дигән сылтау табып, автомобиль бәясенең 1 процентын күрсәтелгән счетка күчерүен сорыйлар.

Мошенниклыкның тагын бер төре – җинаятьчеләр телефон номерына вируслы файллар белән СМС-хәбәрләр җибәрәләр. Аны ачуга вирус үз эшен эшли: банк счетындагы акчалар алына.

Район буенча Эчке эшләр бүлеге, алдакчылар кармагына эләкмәс өчен, тукайлыларны тагын бер кат кисәтә, сак булырга чакыра. Автомобиль сатып алырга уйлыйсыз икән, иң элек транспортның, милек хокукы бирүче документларның чыннан да барлыгына ышаныгыз, акчаны сату-

алу килешүе төзегәннән соң гына түләгез, телефоннарыгызга вируска каршы программалар куегыз, таныш булмаган номерлардан килгән СМС-хәбәрләрне ачмагыз дип киңәш итә. Туганыгыз бәлагә юлыкты, коткару өчен акча кирәк дип шалтыратсалар, беренче эш итеп, туганыгызның үзе белән элемтәгә керегез.

http://www.tukai-rt.ru/tt/the-news-tat/item/16631-akchadan-da-kolak-kakkan-mashinasyiz-da-kalgan.html


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике
В АО «НАСКО» стартовали продажи продуктов КАСКО с телематикой
Приобретение новых продуктов позволит клиентам компании существенно экономить на КАСКО.
15:55 24.11.2017