Шушы көннәрдә “Центральный идарә итү компаниясе” директоры Илшат Гыйләҗевнең олы бәйрәме,туган көне.

03.02.2017 15:31 Печать

Шушы көннәрдә  “Центральный идарә итү компаниясе”  директоры  Илшат Гыйләҗевнең  олы бәйрәме,туган көне.

Без аны чын күңелебездән тәбрик итәбез. Сезне кояш нурлары ак карларны, пакъ җаннарны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмегез, туган көнегез белән тәбриклибез! Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, туганнарыгыз, якыннарыгыз белән бергә гомер кичерергә насыйп булсын.

Ходай Тәгалә сезнең шул бәхетләрегезгә өстәп нык сәламәтлек бирсен. Сез безнең өчен зирәк киңәшче дә, яхшы дус та,таләпчән җитәкче һәм тугры юлдаш. Кылган изгелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтса иде.

Тәбриклибез сезне чын күңелдән,

Котлы булсын туган көнегез.

Кайгы, хәсрәт сезне читләп үтсен,

Шау бәхеткә тулсын өегез!

Иң изге теләкләр белән “Центральный идарә итү компаниясе” предприятиесе коллективы

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru