"Иң гүзәле-кадерле кешем " котлаулар бәйгесе

03.03.2017 13:44 | Конкурслар Печать

"Иң гүзәле-кадерле кешем " котлаулар бәйгесе

Мин Алсу үземнең әниемнен фото сүрәтен җибәрергә булдым. Фотода: әнием Фәридә Хәсәншина, сеңелем Айгөл hәм мин Алсу Хаҗиева. Әнием Сарман районы Шәрләрәмә авылында туып- ускән. Хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәрендэ әтием Альмир белән бик матур гына тормыш итәләр. Әнием өч бала анасы. Әниемнең 5 оныгы да бар инде. Без аны бик яратабыз hэм хөрмәт итәбез. Аны чын күңелдэн 8 март-Халыкара хатын-кызлар көне белэн котлыйбыз., һәм шушы шигырь юлларын багышлыйбыз. 

Әниле булганга рәхмәт Раббым! 
Әниемне сакла сагыштан, 
Ул бoлай да инде күп сыналган, 
Чыныгылган әрсез язмыштан! 

Чәчләренә күптән аклык кунган 
Җыерчыклар алсу йөзендә... 
Тик шулай да бик тә матур бит син, 
Чал чәчең дә бигрәк килешә! 

Син тормыштан алалмаган барын, 
Бирер идем зурлап, бүләккә... 
Яраларын гына төзәталмам 
Бармы дәва синең йөрәккә?! 

Әни күргәннәрне язар булсам, 
Бер китапка алар сыймас та, 
Тик бер теләк телим,Әниемне Раббым 
Хәсрәтләрдә сакла,һәм якла!!! 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике