Чаллы лагерьләрендә балалар Коръән өйрәнә

16.08.2017 10:07 | Яңалыклар тасмасы Печать

Чаллы лагерьләрендә балалар Коръән өйрәнә

Чаллының “Тәүбә” мәчетендә Коръән ятлаучы балалар өчен айлык  оештырылды. Аңа 7 яшьтән 15 яшькә кадәрге 16 ир бала җәлеп ителде. Мәчет имам-хатыйбы Әбүбәкер хәзрәт Әбдиев болай ди: “Иң яхшы укучыларны җыю һәм ай буена җүз ярым Коръән ятлату бурычын куйган идек. Кемдер бу максатка иреште, кемдер ирешә алмады. Кайсыберләре бер җүз, икенчеләр ярты җүз  ятладылар. Гомумән алганда, бик уңышлы булды. Коръән ятлау дәресләреннән тыш, балалар футбол уйнадылар, Камада көймәдә йөзделәр, су коендылар, экскурсияләргә чыктылар, тәмле ашлар ашадылар. Балалар бик канәгать калды, әлхәмдүлилләһ.”

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике