Чаллыда яңа һәйкәл ачылды

02.09.2017 17:03 | Яңалыклар тасмасы Печать

Чаллыда яңа һәйкәл ачылды
Чаллыда барлык буыннар чик сакчыларына һәйкәл ачылды. Һәйкәл шәһәрдә халык тәкъдиме белән барлыкка килгән. Чаллыда чик сакчылары гаскәрендә хезмәт иткән 4 мең кеше яши. Автошәһәр һәм күрше шәһәрләр халкы арасында дәүләтебезнең чикләрен саклауда гомерен һәм сәламәтлеген корбан иткән кешеләр дә бар. Шуңа күрә җәмәгатьчелек вәкилләре Чаллы администрациясенә шәһәрдә чик сакчыларына һәйкәл кую тәкъдиме белән чыккан. Аның кую урынын сайлау һәм монументны ясау өчен акча җыю озак вакыт дәвам иткән. Нәтиҗәдә, һәйкәл ГЭС бистәсендә, Чернобыльчеләр аллеясында урын алган. Тантанага Яр Чаллы халкы гына түгел, күрше шәһәр вәкилләре дә гаиләләре белән килгән. Алар әлеге вакыйганы күптән көткән. “Хәзер Чик сакчылары көнендә балалар һәм оныклар белән бергә барыр җир булды” - дип, гомуми фикерләрен җиткергән халык. ///tatar-inform.tatar.ru///Әльвира Мөхәммәтдинова///


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике
Татарстанцы на WorldSkills в Абу-Даби удивили гостей мирового чемпионата губадией
На площадке WorldSkills Abu Dhabi 2017 работает интерактивный стенд WorldSkills Kazan 2019.
11:30 17.10.2017
Поддержка науки бизнесом подтолкнула техническое образование в Татарстане
Проекты, готовые к привлечению инвестиций для реализации НИОКР, могут получить до 5 млн рублей на начало реализации разработки.
13:26 16.10.2017