Тукайның дингә карашы

03.09.2017 21:02 | Яңалыклар тасмасы Печать

Тукайның дингә карашы
Совет заманында халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай халыкка атеист буларак тәкдим ителде, аның дин турында язган шигырләре җәмагәтчелеккә чыгарылмады. Хәтта мәктәпләрдә "Туган тел" шигырен өйрәнгәндә : "… И туган тел! Синдә булган Иң элек кылган догам, Ярлыкагыл, дип үзем һәм Әткәм-әнкәмне Ходам…" — дигән юлларын төшереп калдырдылар. Дөньялар үзгәргәч, «Туган тел» шигыренең төшеп калган өлеше белән бергә халыкка Габдулла Тукайның башка әсәрләре дә кайтты. Күренекле артист Габдулла Кариев үзенең хезмәтләрендә Тукай турында: «Тукай әфәнде мәдрәсәдә иң галим, иң үткен, зирәк шәкертләрдән санала иде», — дип искә ала. Бу юллардан сөекле шагыйребезнең мәдрәсәдә укуын аңласак та, чынлыкта аның дингә мөнәсәбәте нинди булган? Хәер, безнең илдә коммунистик идеология хөкем сөргән вакытта һәр корал әлеге идеологияне өстен итеп күрсәтү өчен кулланылды. Бу уңайдан күп шагыйрьләр, язучыларның иҗат әсәрләрен үзгәртү, төшереп калдыру да урын алды. «Туган тел» шигыренең соңгы куплеты барлыкка килү безнең өчен яңалык булды. Шуңа да беренче чиратта Тукайның нинди чорда тәрбияләнгәнен, яшәгәнен белергә кирәк. Аны динсез кеше дип әйтеп булмый. Ул мәдрәсәдә укыган, Мотыйгулла хәзрәттән дини гыйлем алган. Аның «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?» дигән исем белән дөнья күргән мәдрәсә, андагы кайбер хәзрәтләрдән көлеп язган шигырьләре дә бар. Арабызда дин күтәрелгәч, без бөтен имамнарның да фәрештә түгел икәнен, дәрәҗәләре төрлечә булуын белә, аңлый башладык һәм Тукай шигырьләренең дә асылына төшендек. Ул беркайчан да динне сүкмәгән, мәсхәрәләмәгән, фәкать диндә дөрес юлдан бармаган имамнарны тәнкыйтьләгән. «…Күп яттык без мәдрәсәдә, аңламадык бернәрсәдә», — дип язган. Бу сүзләр бүген дә актуаль. Уку йортларын күз алдына китерик. Тукай шигырендә: «Булган, пешкән, Уңган шәкерт Меңнән бердән Сирәк бездә», — ди. Бүген дә мең студент арасында белем һәм фән белән тырышып укучы, гыйлемгә таянырга теләгән бер студент бар микән? Гыйлемгә ихласлык бетте, омтылыш югадцы. Егет-кызлар югары белем, диплом кирәк дип укый. Хәтта дини уку йортларында да ихласлык кимеде. Куп вакытта анда башка уку йортларына уза алмаган шәкертләр керә. Араларында бушка вакыт уздыручылар да җитәрлек. Дини уку йортларын тәмамлаганнан соң кая урнашалар, кем булалар, барысы да иман юлыннан китәләрме, гади мәчетләрдә эшлиселәре киләме — бу сораулар караңгы. Шуңа да Тукайның мәдрәсә турындагы шигырен диннән кәлу дип түгел, мәдрәсәне тәнкыйтьләү итеп кабул итәргә кирәк. Тукайның шигырьләрендә мәдрәсә генә түгел, дин, дога кылу, фәрештә, иблис, шайтан кебек тәшенчәләр дә еш очрый. Әйтик, «Дин вә гавам», «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» кебек шигырьләрен белмәгән кеше юктыр. Тукай шигъри юллар белән «Кадер» дигән сүрәнең тәфсирен яза. Бу — Коръәнгә беренче шигъри тәфсир була. Тукайның Шиһабетдин Мәрҗани турында язган «Шиһаб хәзрәт» дигән шигыре турында да онытырга ярамый. Шиһаб хәзрәт дип ул аны зурлый, бәекли. Чәнки Шиһабетдин Мәрҗанинең үз фикере, тирән гыйлеме, дәньяви фәннәрдән дә белеме булган. Тукайны дини кеше дип әйтмим, ә дингә каршы килмәвен ассызыклыйсым килә. Аның ураза вакытында күрсәтеп чәй эчеп утыруыннан тыш, башка гәнаһлы эшләре хакында да сүз йөри, төрле фикерләр бар. Ә кемнең бүген гөнаһы юк? Һәрберебезне алып селкесәк, тау кадәр ярамаган эш-гамәлләре килеп чыгачак. Кешенең гөнаһларыннан көлгәнче, үзебезне тәнкыйтьли белсәк иде. Күпме безнең арада фетнә, гайбәт сөйләү, яла ягу, бер-беребезне мәсхәрәләү. Пәйгамбәребез Мәхәммәд (с.г.в.) бер хәдис-шәрифендә: «Һәр адәм баласы хаталы, гөнаһлы. Ә иң хәерле хаталы булганнар — тәүбә итүчеләр», — ди. Тукайның Коръән турындагы шигырьләрен искә төшерсәк бик урынлы булыр иде. Аның Коръән укуына «Туган авыл» шигыре — ачык мисал. Сөекле шагыйребез: «Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган, Шунда әүвәл Коръән аятен укыган. Шунда белдем Расүлебез Мөхәммәдие, Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган» Тукайны бертуктаусыз сөйлиләр, зурлыйлар, музейлары ачылды, һәйкәлләр куелды. Үлгән кешенең яхшы ягын сөйләргә кирәк. Ислам динендә начар ягын сөйләү хәерле гамәл түгел. Тукайның да хәерле ягын сөйләү зарур. Аның ялгышлары, гөнаһлары турында белсәк, алардан гыйбрәт алыйк. Коръәни Кәримдәге бер аятьтә: «Үткән чор белән хәзерге заман икесе дә икешәр гөнаһ кыла», — диелә. Үткән чор Аллаһы Тәгаләдән тайпылган булса, үзләре хәерсез гамәл кылалар, ягъни хакыйкатьтән читләшкәннәр һәм киләчәк буынга хәерсез үрнәк күрсәтеп кадцыралар. Яңа буын Аллаһ юлыннан тайпылса, шулай ук гөнаһ кыла. Үткән чордан дәрес, гыйбрәт алмаулары өчен дә Аллаһы Тәгалә аларны гөнаһлы итә. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримнең «Бәкара» сүрәсендә ике мәртәбә: «Үткән чор, аның халыклары яшәп киткәннәр. Сезнең чор хәзер бара. Алар — үзләре, сез үзегез өчен җавап бирәсез. Сездән алар өчен сорамаслар», — ди. Шигырьләр Ана догасы Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты нурлы ай калкып, Көмешләнгән бөтен өйләр, вә сахралар тора балкып. Авыл тын; иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арган Халык йоклый — каты, тәмле вә рәхәт уйкуга талган. Урамда өрми этләр дә, авыл үлгән, тавыш-тын юк; Авыл кыръенда бер өйдә фәкать сүнми тора бер ут. Әнә шул өй эчендә ястүеннән соңра бер карчык Намазлыкка утырган, бар җиһаннан күңлене арчып; Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угьлын: Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз угълым! Тамадыр мискинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь; Карагыз: шул догамы инде тәңре каршына бармас? Уйку — йокы. Яд итү — исенә төшерү. Булсайде — булса иде. Кыйтга Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым, Көннәремнең һичберен дә чөнки ак ди алмадым. Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым, Чөнки залимнәрне, өстеннәрне яклый алмадым. Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч — шул булды эш: Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым. Кыйтга — өзек, кисәк, өлеш. Кадер кич (Сурәи кадердән) Бу кадер кич елда бер кич — барча кичләр изгесе; Сафланыр таптан бу кич мөэмин күңелләр көзгесе. Сафланыр ул, пакьләнер,— бик зур ходайның дәүләте; Һәм төшәр ул көзгеләргә күк капугы шәүләсе. Шул капугъдан күндерермез тәңремезгә без теләк,— Бер кадер кич тәңре каршында мең айдан изгерәк. Җон, мамыктай әйләнер җирдә бу кич әрвах вә рух; Һәм фәрештә сафлары җирдә йөрер меңнәр гөруһ. Ул мәлаикләр җыярлар тол, ятимнәр яшьләрен, Барча көчсезләр, зәгыйфьләрнең аһын, каргышларын. Күз яшеннән, төрле рәнҗештән ясап зур энҗеләр, Ул мәлаик гарше-көрсине бизәр һәм энҗеләр. Таң сызылганча йөрерләр, әйтмичә һичбер кәлям; Тик диерләр: «Барча мөэмингә, мөселманга сәлям!» Капугъ — ишек, капка. Әрвах вә рух — үлгән кешеләрнең җаннары. Мәлаик — фәрештәләр. Гарше-көрси — күктәге тәхет. Кәлям — сүз. Мигъраҗ Ярты төн булган чагында, китте Мәккә ялтырап: Нур тоташты җиргә күктән, иңде нурдан бер пырак. Хәзрәти Җибрил бәшарәт әйләде, дип: «Иа рәсүл, Хак тәгалә хәзрәте тәгъйинләде бу кич вөсул. Мөнтәзыйрләр, ля мәкяннәр, бар мәляикләр сиңа, Гарше әгъля килде, атлансаң, аягың астына». Садрулды шул вакытта хактан әмер: көн фәякүн! Шундый изге йөк белән гаршулды күкләргә рәуан! Дөньяда һәр нәрсә дә үз аелына бер әйләнә: Ашты кодрәтлә сәмавәткә бу кич Коръән янә. Бәхре вәхдәт асты-өсткә килде шунда, кайнады, Бетте, мәхү улды зәмин, һәм дә замана калмады. Калмады сурәт, бары тәбдил ителде мәгънәгә; Әүрелеп мәгънәгә, дөнья сәҗдә кыйлды мәүлягә. Күрде алланы пәйгамбәр, сәҗдә кыйлды, баш иде; Ушбу җир булды бөтен мәсҗедләрен. дә мәсжеде. Булды саф-саф, кыйлдылар сәҗдә мәляикләр бары; Җәмгулып һәрбер нәби, Муса вә Гайса җаннары. Булды заһир, белмәделәр җир йөзе мөнкирләре: Монда габдият, гыйбадәтнең илаһи серләре. Үтмәде керпек кагып та күз ачып йомган заман, Мәккәгә иңде, фирашы җып-җылы ирде һаман. Нә саташмак, нә гөман бу, нә хыял, нә төш иде,— Бер илаһи вакыйга, могъҗиз вә серле эш иде.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике