“КАМАЗ” дан – өр яңа йөк машинасы

06.09.2017 08:50 | Яңалыклар тасмасы Печать

“КАМАЗ” дан – өр яңа йөк машинасы

5 сентябрьдә «Комтранс-2017» күргәзмәсендә «КАМАЗ» предприятиесе генераль директоры Сергей Когогин К5 кабиналы өр яңа КАМАЗ-54901 йөк машинасын тәкъдир итте. Ул үзенең заманча дизайны, яхшыртылган эргономикасы һәм агрегатлары белән аерылып тора. 

Мисал өчен, транспорт чарасының кабинасы йөртүче өчен бар яктан да уңай итеп ясалган: киңлеге һәм биеклеге дә канәгатьләнерлек,  утыргычларны да төрлечә көйләп була, ике кешелек йокы урыны да бар. 10 дюмлы сенсорлы экран исә йөртүче өчен барлык кирәкле мәгълүматны күрсәтә. Зур баскычлар һәм тоткычлар урнаштыру нәтиҗәсендә машинаның тәрәзәсен чистарту да җайлашкан. Томанга каршы фаралар исә бамперга урнаштырылган. Ә иң мөһиме – боларның барысы да  яңа һәм заманча материалллардан ясалган.

Идарә системасына килгәндә, КАМАЗ-54901 машинасына Р6 алты баскычлы автомат тапшырулар тартмасы куелган. Ул исә әлеге класстагы иң яхшы аналогларга тиңдәш. 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике