Чаллының ГЭС бистәсендә нигезенә кадәр шәхси йорт янып бетте.

07.09.2017 13:56 | Яңалыклар тасмасы Печать

Чаллының ГЭС бистәсендә нигезенә кадәр шәхси йорт янып бетте.

Ул “Тәүбә” мәчетеннән ерак түгел урамда урнашкан ике катлы агач өй. Аның хуҗасы 50 яшьлек кеше биредә яшәми, килеп-китеп кенә йөри икән. Йорт кредит акчасына алынган һәм иминиятләштерелмәгән. Бөтенләе белән янып беткән хуҗалыкның бәясе 1,5 миллион сум чамасы, диләр. Янгында бер кешенең дә сәламәтлегенә зыян килмәгән. Ут башка йортларга капмасын өчен янгынчылар тиз арада килеп җитеп су сипкәннәр.Хәзер ут чыгуның сәбәпләрен тикшерәләр.

 

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике