Автокаланың яшь гаиләләренә яңа фатир ачкычларын тапшырдылар

09.09.2017 16:25 | Яңалыклар тасмасы Печать

4567891011121314151617 Татарстан Республикасының «Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтү» законыны нигезендә Яр Чаллы шәһәрендә Яшьлек проспектында 12А санлы яңа торак-йорты төзелде. Аны тормышка ашыру уңаеннан республикабыздан матди ярдәм күрсәтелде. Бүген яшь гаиләләр өчен иң шатлыклы көннәрнең берсе булды. Алар әлеге йорттан яңа фатир ачкычлары алды. Яшь гаиләләрне өй туйлары белән Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Флера Андреева, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм җиденче чакырылышның Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев котлады. Әлеге закон нигезендә 41 гаиләгә ярдәм күрсәтелгән. Аларның 12 се фатир өчен беренче түләүне ана капиталы ярдәмендә, ә 14 гаилә«Россия Саклык банкы» ҖАҖ нең кредит акчалары хисабыннан файдаланды. Яр Чаллы шәһәрендә бу законны тормышка ашыру уңаеннан 1 835 гаиләгә торак шартларын яхшырту буенча дәүләт ярдәме күрсәтелгән. «Сосновый» торак комплексында төзелгән яңа 64-1 кирпеч йорты да әлеге программа буенча төзелә. 2018 нче елда бу программа буенча 64-2 һәм 64-3 төзелеп бетергә тиеш. Бу йортлардан яшь гаиләләр өчен 50 дән артык фатир каралган.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике