Сак булыгыз: грипп килә

11.09.2017 11:08 | Яңалыклар тасмасы Печать

Сак булыгыз: грипп килә

Соңгы вакытта шәһәрдәшләребез арасында салкын тиеп авыручылар саны артты. Күпләребез аны гадәттәгечә, эштә, аяк өсте үткәрә. Әмма табиблар сәламәтлеккә игътибарлырак булырга, авыраганда табибларга мөрәҗәгать итәргә кушалар, чөнки гриппның кеше өчен катлаулы формасы эләгергә мөмкин икән. Быел гриппның “Гонконг”, “Брисбен” һәм “Мичиган” дигән төрләре булачак ди.

– Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы эксепртлары гриппның “Мичиган” төреннән куркалар, –  ди сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Олег Сабаев,  – Грипп бөтеньяда глобаль масштабларда тарала, шуңа күрә аны теләсә кем йоктыра ала.

Гриппның яңа төре бер кешедән икенчесенә сөйләшү, йөткерү, көнкүреш әйберләре аша күчә һәм төрле дәрәҗәдә үтә. Авыруның билгеләре гадәти вирусныкына охшаган.

Олег Сабаев әйтүенчә, гриппка каршы вакцина ясату сәламәтлек өчен зарарлы түгел. Моннан тыш, сәламәт кеше коллектив өчен дә файдалы. “Коллективның 70–80% кешесен вакцинацияләү грипп белән авыручыларны булдырмый. Андый коллективта 1 генә грипп очрагы булырга мөмкин. Привика ясаган кешеләр йогышлы авыруларны җиңел үткәрә. Аларда өзлегүләр дә булмый”, –диде ул.

Шәһәрнең сәламәтлек саклау учреждениеләренә федераль бюджеттан гриппка каршы 107,8 мең доза вакцина кайта. Аның 79400е – олыларга, ә 28 меңе балаларга. Табиблар әлеге вакцинаның хәтта йөкле хатыннар һәм 6 айлык балаларга да зарары юк диләр.

Зөлфия ГАЛИМ


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике
Продолжается прием заявок на конкурс «Пятьдесят лучших инновационных идей для Республики Татарстан»
Готовые для коммерческой реализации проекты получат поддержку от Инвестиционно-венчурного фонда республики.
10:00 20.09.2017