Россиялеләр "бәрхет сезон"да Төркиягә һәм үзебезнең ил курортларына турлар ала

15.09.2017 08:40 | Яңалыклар тасмасы Печать

"Бәрхет сезон"да Россия туристлары Төркия һәм үзебезнең ил курортларында ял итүне сайлый. Россия туроператоры ассоциациясе (АТОР) мәгълүматларына караганда, бу ике илгә сатылган пакет турларының якынча яртысы туры килә.

“Известия” язганча, августтан октябрь ахырына кадәр сатылган пакет турларының якынча 30 проценты Төркиягә туры килә. Моннан тыш, иң популяр юнәлешләрнең беренче бишлегенә Кипр (7%) һәм Аргентина (5%) керә. Элегрәк төрек курортларында Коксаки вирусы таралу турында хәбәр ителгән иде.

tatar-inform.tatar.ru


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике