Мәктәпләрдә татар теле тулысынча укытылачак

18.09.2017 18:27 | Яңалыклар тасмасы Печать

Мәгариф министрлыгы татар теле дәресләре кимү ихтималы хәбәрен кире какты Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте белдергәнчә, якын араларда бу мәсьәлә күтәрелмәячәк. "Без элегрәк чыгарган аңлатмада киләсе елның гыйнварыннан урыс теле сәгатьләре арттырылачак, дигән идек. Әлегә татар теле дәресләрен киметү турында сүз бармый," дигәннәр "Idel.Реалии"га мәгариф министрлыгында. Моңа кадәр "НацАкцент" порталы Дәүләт Думасының милләтләр эшләре комитеты рәисе Илдар Гыйлметдинов сүзләренә сылтанып, Татарстан мәктәпләрендә татар теле дәресләре киметелергә мөмкин, дип язган иде. Депутат исә "Idel.Реалии"га бу минем фикерем генә, моны кабул итәргәме, юкмы икәнен республика мәгариф министрлыгы үзе карарга тиеш, дип әйткән.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике