Наил Мәһдиев өлкәннәргә “Шәһри Чаллы” газетасына абунә бүләк итте

19.09.2017 13:32 | Яңалыклар тасмасы Печать

Газета-журналларга 2018 елның беренче яртысына язылу башланды. Бүген Чаллы “Почтамт”ы шәһәр советы депутатлары өчен хакимият бинасында шәһәребездә нәшер ителә торган матбугат чараларына яздыру оештырды.

Әлеге изге гамәлгә шәһәр хакиме Наил Мәһдиев старт бирде. Ул “Шәһри Чаллы”, “Челнинские известия” һәм “Көмеш кыңгырау” газеталарын аз керемле шәһәрдәшләргә бүләк итте. Шулай итеп хакимнән бүләк түбәндәге шәһәрдәшләребезгә эләкте: 26нчы бистә ветераннар советы рәисе Зәрия Ситдыйкова; хезмәт ветераны Галимян Акмалов; КАМАЗ төзелеше ударнигы Алмаз Мифтахов;  Бөек Ватан сугышы ветераны Илгиз Галиев; физик мөмкинлекләре чикле Лилия Әхмәтова; күп балалы Әхмәтҗановлар гаиләсе; өченче төркемдәге инвалид Надежда Франц; җәмәгать эшлеклесе Нелля Витушинская һәм пенсионер Мәрзия Әхмәтшина. “Без өлкән яшьтәгеләр компьютер белән эшли белмибез, интернеттан хәбәрләр карый белмибез. Телевизор карасак та, күзләребез, башыбыз авырта. Шуңа күрә бөтен яңалыкларны, шәһәр тормышын газеталардан укып беләбез. Хакимебез Наил Мәһдиевка безгә газета бүләк иткәне өчен рәхмәт”, – ди Бөек Ватан сугышы ветераны Илгиз Галиев.

Бу көнне шәһәр советы депутатлары 60тан артык аз керемле шәһәрдәшебезгә: хезмәт ветераннарына, пенсионерларга, инвалид балаларга абунә бүләк итте. Депутатлардан үрнәк алып, предприятие һәм оешма җитәкчеләре ярдәмгә мохтаҗ шәһәрдәшләребезгә “Шәһри Чаллы”ны бүләк итсеннәр иде. Абүнәне элемтә бүлекләрендә, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында да рәсмиләштерергә була. Шулай ук редакциягә килеп тә, газетага язылырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: 57–01–19. 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике
Татарстанцы на WorldSkills в Абу-Даби удивили гостей мирового чемпионата губадией
На площадке WorldSkills Abu Dhabi 2017 работает интерактивный стенд WorldSkills Kazan 2019.
11:30 17.10.2017
Поддержка науки бизнесом подтолкнула техническое образование в Татарстане
Проекты, готовые к привлечению инвестиций для реализации НИОКР, могут получить до 5 млн рублей на начало реализации разработки.
13:26 16.10.2017