Конкурслар
Конкурслар

Яр Чаллы шәһәр мәгариф идарәсе “Шәһри Чаллы” газетасы редакциясе белән берлектә “Балаларга татар телен өйрәтү буенча безнең тәҗрибә” дигән темага төбәкара  иҗади бәйге игълан итә.
 
Бәйгенең кагыйдәнамәсе
 
Гомуми кагыйдәләр:
 
1. Шушы кагыйдәнамә нигезендә иҗади бәйгедә барлык Чулман төбәге районнары, Чаллы шәһәре һәм башка күрше шәһәрләр, балалар бакчалары, мәктәпләре, һөнәри белем бирү уку йортлары, көллиятләре, югары белем бирү уку йортлары хезмәткәрләре, тәрбиячеләр, укытучылар, һ.б. мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре катнаша ала. Шулай ук белем бирүче оешмалар: балалар бакчалары, уку йортлары, аерым коллективлар иҗади эш белән катнашырга мөмкин. Бәйгедә катнашу өчен акча түләү кирәкми. 
 
Бәйгенең максаты һәм бурычлары:
2. Балаларга татар телен өйрәтү буенча алдынгы тәҗрибә, алымнарны киң катлам укучыларга, мөгаллимнәргә, тәрбиячеләргә, ата-аналарга җиткерү. “Шәһри Чаллы” газетасының “Мәгариф” сәхифәсен чын мәгънәсендә педагогия хезмәткәрләренә, тәрбиячеләренә фикер алышу, тәҗрибә туплау мәйданы итү.
 
Бәйгене үткәрү вакыты:
3. “Балаларга татар телен өйрәтү буенча безнең тәҗрибә” иҗади язмалар бәйгесе 2017 елның 16 октябреннән 2017 елның 25 декабренә кадәр үткәрелә. 
 
Бәйгенең шартлары һәм материалларны тапшыру тәртибе:
4. “Балаларга татар телен өйрәтү буенча безнең тәҗрибә” иҗади бәйгесенә килгән материаллар “Шәһри Чаллы” газетасының “Мәгариф” сәхифәсендә 2017-2018 уку елы дәвамында басылып чыгачак.  Язмалар, материаллар  А-4 форматында һәм 3-4 биттән артык булмаска тиеш. Материаллар ирекле жанрда язылырга мөмкин, ягъни мәкалә, зарисовка, фәнни язма һ.б. Язмалар фотолар яки презентацияләр, график материаллар белән баетылса баллар югарырак булачак. Теманы ачу, яктырту өчен юнәлешләрне бәйгедә катнашучылар үзләре теләгәнчә сайлый. Әмма татар теленә , татар әдәбиятенә өйрәтү темасы үзәктә булырга тиеш. 
Түбәндәге шартлар үтәлмәсә бәйгегә эшләр кабул ителмәячәк:
а) Иҗади эшләр пөхтә итеп саф татар телендә язылырга, катнашу хакындагы гаризага барлык мәгълүматлар теркәлергә тиеш (Ф.И.О., кайсы район, мәгариф учреждениесе, телефон, эл.адрес). Гариза–заявканы ирекле рәвештә язарга рөхсәт ителә.
б) Иҗади эшләр кәгазь һәм электрон вариантларда кабул ителә. 
в) Бәйгедә катнашучы һәркемгә 2018 елның беренче яртысына “Шәһри Чаллы” газетасына почта аша язылу зарур. Квитанциянең төп нөсхәсе почта штампы белән расланган булырга тиеш, иҗади эшне тапшырганда үзегез белән алып килү   мәҗбүри. “Шәһри Чаллы” газетасына ярты елга язылу бәясе – 672 сум. Индексы 00011.Шулай ук газетаның җомга санына да язылырга мөмкин (540сум).
г) башка районнарда яшәүче мәгариф хезмәткәрләре бәйгегә материалларны Этот e-mail адрес защищен от спам-ботов, для его просмотра у Вас должен быть включен Javascript адресына җибәрә ала. “Шәһри Чаллы” газетасына язылу квитанциясенең нөсхәсен дә (копиясен) җибәрү кирәк. 
 
Бәяләү һәм бүләкләү:
 
5.  а) Иҗади эшләрне Яр Чаллы мәгариф идарәсе белгечләре һәм “Шәһри Чаллы” редакциясе хезмәткәрләре, Яр Чаллы педагогия университеты һәм Яр Чаллы педагогия көллияте укытучылары бәяли.
б) Нәтиҗәләр буенча 1, 2, 3 урыннар билгеләнә. Җиңүчеләргә Яр Чаллы мәгариф идарәсе һәм “Шәһри Чаллы” газетасының махсус сертификатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Шулай ук барлык катнашучыларга да сертификатлар биреләчәк.
в) Бүләкләү 2018 елның гыйнвар аенда мөхәррият бинасында узачак. Бу хакта алдан хәбәр ителәчәк.
 
7. Материалларны “Конкурска” дигән тамга белән түбәндәге адреска китерергә яки җибәрергә: 423827, Яр Чаллы шәһәре, Яшь Ленинчылар бульвары, 9 йорт (27/19) “Шәһри Чаллы” газетасы редакциясе. Белешмәләр өчен телефоннар: 8(8552) 57-01-19, 57-01-25.
 
Положение конкурса на русском языке – скачать
 
 

  • Мизгелләрдә – шәһәр тормышы

    Мизгелләрдә – шәһәр тормышы

    Хөрмәтле шәһәрдәшләребез! Быел гүзәл калабыз Яр Чаллы төзелүгә 85 ел тула. Әлеге уңайдан без газетабыз битләрендә өр-яңа бәйге башлап җибәрәбез. Аның кысаларында сезгә шәһәребезнең үткәне сурәтләнгән фотолар тәкъдим итәбез. Сез исә фотоаппаратыгыз ярдәмендә нәкъ шул...

    Прочитано:2678 раз 0
    09.04.2015 11:42 Конкурслар
  • “Хәтер яктысы”

    “Хәтер яктысы”

    Бөтендөнья Татар конгрессының Чаллы бүлеге, “Көмеш кыңгырау”, “ Шәһри Чаллы” газеталары, “Мәйдан” журналы шәһәрнең мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе белән берлектә балалар-яшүсмерләр арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган...

    Прочитано:2972 раз 0
    21.03.2015 09:14 Конкурслар
  • “Сабан туе гүзәле – 2015” бәйгесенә старт бирелде

    “Сабан туе гүзәле – 2015” бәйгесенә старт бирелде

    Чаллыда татар телен, тарихын, мәдәниятен камил белгән кызлар арасында “Сабан туе гүзәле – 2015” бәйгесенә старт бирелде. Сайлап алу туры 15 апрельдә “Чишмә” милли мәдәниятләр үзәгендә үтә. Белешмәләр өчен телефон: 30-58-61.

    Прочитано:2576 раз 0
    20.03.2015 09:16 Конкурслар
  • Кем остарак укый?

    Кем остарак укый?

    25 мартта шәһәрнең иң зур намаз залына ия булган “Ак мәчет”тә балалар арасында 20нче тапкыр Коръән уку бәйгесе үтә.

    Ул ел саен укучыларның язгы каникул чорында республика күләмендә уздырыла. Оештыручылары – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Чаллы...

    Прочитано:2109 раз 0
    19.03.2015 13:50 Конкурслар
  • "Бәллүр каләм" ияләрен көтә

    "Бәллүр каләм" ияләрен көтә

    Татарстанда журналистика һәм масс-медиа өлкәсендә “Бәллүр каләм-Хрустальное перо” XVIII бәйгесе игълан ителде. Быел конкурс 11 номинация буенча үткәрелә.

    Алар арасында “Һөнәргә тугрылык өчен”, “ТРның шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чарасы”,...

    Прочитано:2668 раз 0
    18.03.2015 10:11 Конкурслар
  • "Шәһри Чаллы"га языл һәм бүләк ал

    "Шәһри Чаллы"га языл һәм бүләк ал

    Газетабыз мөхәррияте абунәчеләр арасында конкурс игълан итә. Элемтә бүлекләрендә 2015 елга “Шәһри Чаллы”га язылыгыз һәм бүләк отыгыз! Язылу бәясе – 456 сум. Ул ел дәвамында үтә, гыйнварда язылсагыз, газета...

    Прочитано:2515 раз 0
    05.02.2015 11:10 Конкурслар
<< Первая < Предыдущая 1 2 Следующая > Последняя >>
Страница 2 из 2
В Республике