Газета турында белешмә

02.07.2014 15:30 Принтерга

Газета турында белешмә

“Шәһри Чаллы” газетасы турында кыска белешмә (адрес: Яр Чаллы, 27/19, т.57-01-19, эл.адрес: Бу e-mail адрес спам-ботлардан сакланган, аны карар өчен Javascript кушылган булырга тиеш. )

  • “Шәһри Чаллы” – “Таәтмедиа” массакүләм коммуникацияләр агентлыгы” ачык акционерлык җәмгыяте оештырган дәүләт басмасы. Атнага ике тапкыр – чәршәмбе һәм җомга көннәрне төрле кушымталар белән чыга. Форматы – А3, беренче, урта һәм соңгы битләре төсле.
  • “Шәһри Чаллы” газетасы 1990 елның 29 августыннан бирле чыга. Аның укучылары – Чаллы каласында һәм Татарстан республикасында яшәүче татарлар.
  • Редакция коллективы үз укучыларына халык депутатларының шәһәр Советы, шәһәр хакимияте, башкарма комитеты эшчәнлеге турында төгәл һәм оператив мәгълүмат җиткереп тора.
  • “Шәһри Чаллы” илкүләм проектларга карата җәмәгатьчелектә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү юнәлешендә максатчан эш алып бара, милли мәдәниятләрне үстерүгә, традицияләрне саклауга, республикада һәм шәһәрдә яшәүче халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга, икетеллелекне гамәлгә куюга зур өлеш кертә.
  •  Предприятиеләр, хезмәт коллективлары, иҗтимагый оешмалар эшчәнлеге турында язмаларга, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спорт темаларын яктыртуга да газетада зур урын бирелә.
  • Редакция коллективы укучыларның күпкырлы зәвыгын һәм рухи ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен көченнән килгәнчә тырышып эшли.

Компьютерга күчереп алу өчен – тарихи белешмә (ворд документы)


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Шушыңа охшаш язмалар: « Язылу Телефоннар »