Чаллы Путинны көтә

03.02.2016 11:07 | Яңалыклар тасмасы Принтерга

Чаллы Путинны көтә

Февраль уртасында Чаллыга эш визиты белән Россия Президенты Владимир Путинның килүе көтелә.

Якынча мәгълүматлар буенча, Илбашы безнең шәһәргә 12-15 февраль көннәрендә килергә планлаштыра. Ул КАМАЗда үтәчәк хәрби-сәнәгать комплексы киңәшмәсендә катнаша. Бүгенге көндә “КАМАЗ” акционерлык җәмгыятендә һәм Казан IT-паркының Чаллы филиалында Президентны каршыларга әзерләнәләр. Владимир Путин балалар технопаркы белән дә кызыксынган иде. Бәлки ул Россиядә сирәк булган әлеге парк белән танышырга да вакыт табар.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз

Робот түгелдерсез бит?
Яңарту