Милләтнең асыл улы

03.02.2016 12:55 | Яңалыклар тасмасы Принтерга

Милләтнең асыл улы

Гарәп Әмирлекләренең Шарджа шәһәрендә гомер итүче милләттәшебез Исмәгыйль Шәңгәрәевны белмәгән кеше сирәктер. Ул шушы дәүләткә килеп төпләнеп, үз бәхетен тапкан шәхес. Исмәгыйль әфәнденең биредә берничә төрле юнәлештә үз эше гөрләп бара. Ул – эре эшмәкәр. Күркәм гаиләсе бар, үз янына күпме мөсафир милләттәшләребезне туплаган. Бу гаҗәеп көчле, акыллы, тәвәккәл ир-егет турында сөйләми мөмкин түгел.

Ихласлыгы балкый йөзендә

Исмәгыйль әфәнде Шәңгәрәев белән интернет аша даими хәбәрләшеп тору Гарәп Әмирлекләренә барып чыгарга уйлаган теләгебезне тагы да көчәйтте. Милләттәшебезнең үзен күреп сөйләшү, аралашу тойгысы күңелдән һич китмәде. Исмәгыйль әфәнде безне кунакка үзе чакырды.

Кышкы салкын көннәрнең берсендә Казан аэропортыннан кояшлы Дубай каласына очтык. Безне үзенең җылы, җанга рәхәт һавасы белән каршы алды Әмирлекләр җире. Биредә 28-30 градус җылылык. Бездә мондый эсселек җәй көне дә сирәк була, биредә ел әйләнәсе шулай.

Исмәгыйль Каләметдинович безне үзенең “Казан” ресторанында якын туганнарын кебек каршы алды. Биредәге чисталык-пөхтәлек, матурлыкка сокланып туймаслык. Хезмәт күрсәтүче итагатьле егет-кызлар елмаеп түргә чакыралар. Ресторанда кеше күп, алар төрле телдә сөйләшеп, сыйланып утыралар. Күбесе русча аралаша, татарча рәхәтләнеп сөйләшүчеләрне дә күреп таң калдык. Баксаң, бирегә җирле халыктан тыш, бик күп туристлар килә икән. Алар чит җирләрдә туган ашларны сагыналар, чөнки биредә Татарстан, Россия халыклары кухнялары ризыклары бик тәмле итеп әзерләнә. 

Исмәгыйль әфәнде безне милли ризыклар тулы чәй өстәленә чакырды. Без үзебез белән алып килгән күчтәнәчләрне, бүләкләрне аңа тапшырганнан соң, җанлы әңгәмә корып җибәрдек.

Беренче сүзебез хәзерге татар яшьләренең тормышта үз урыннарын табуы турында булды. Чөнки күпләр чит илләргә китеп, үз шәхси эшләрен ачып, эшмәкәр булырга хыяллана. Исмәгыйль Шәңгәрәев исә үзе бу мәсьәләдә зур тормыш мәктәбен үткән кеше, башкаларга үрнәк булып тора.

Мин яшь милләттәшләремнең Татарстанда – Казанда яисә Россиядә – Мәскәүдә, Санкт-Петербургта эшмәкәрлек белән шөгыльләнеп, халкыбызга хезмәт итүен хуплыйм. Әмма кемнәрдер җылы климатны ярата, алар исә нәкъ менә Гарәп Әмирлекләренә килеп үз эшен ача ала. Монда эш табып була, тырышырга гына кирәк, – дип сүз башлады ул. – Без тугыз ел ярым элек монда килеп урнашкан идек. Үз эшебезне ачтык, тормыш иптәшем Мәрьям белән дүрт балабыз биредә туды. Балаларыбыз белән өйдә татарча аралашабыз, урамда алар дуслары белән гарәпчә сөйләшәләр, мәктәптә инглизчә укыйлар, русча да бик яхшы беләләр, әлһәмдүлиллаһи!

Исмәгыйль әфәнде Әмирлекләргә эшләү нияте белән килергә теләүчеләргә тел мәсьәләсендә һич тә аптырамаска кушты. Биредә русча белү дә бик җитә, чөнки элеккеге Советлар Союзы республикаларыннан килгән халык Гарәп Әмирлекләрендә шактый күп. Бигрәк тә Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Әрмәнстан, Грузия һәм башка республикалардан килүчеләр барысы да рус телендә аралашалар. Тора-бара инглиз теленә өйрәнергә була, мөмкинлекләр чикләнмәгән. Исмәгыйль Шәңгәрәев үзе дүрт телдә иркен сөйләшә. Безнең белән саф татарча сөйләшкәндә, аның ихласлыгы йөзендә балкып торды.

Монда тәртип, монда нур

Гарәп Әмирлекләрендә эшмәкәрлек өчен бөтен шартлар тудырылган. Биредә үз эшеңне ачар өчен киртәләр юк, керемнән салым түләмисең, бары үзең өчен эшлисең. Җитмәсә, дәүләт ярдәм дә итә әле. Исмәгыйль әфәнде үзе күчемсез милек агентлыклары тота: коттеджлар, фатирлар, виллалар, пентхауслар, таунхауслар сату эшен көйләп җибәргән. Туризм да бик төшемле эш – экскурсияләр оештырып, кунакларны йөртү һәр яклап файдалы. Ресторан бизнесы да яхшы бара, әйткәнебезчә, “Казан” рестораннары биредә бик популяр санала. Болардан тыш, милләттәшебез автомобильләрне, автобусларны арендага биреп тора. Бу да иш янына куш.

Күчемсез милек эшмәкәрлегенә килгәндә, Исмәгыйль әфәнде үзенең инвестор буларак эш итүен әйтте. Алдан билгеле булган проектларны тулысынча яки өлешләп алырга мөмкин икән. Гарәп Әмирлекләрендә күчемсез милек сатып алу 100 мең доллардан башлана. Түләү шартлары да сатып алучыга уңайлы: берничә ел эчендә кичектереп түләргә дә була. Шунысы үзенчәлекле – биредә бернинди дә процентлар алынмый. Сатып алынган фатирлар буш тормасын өчен арендага бирүне дә агентлык кайгырта. Гарәп Әмирлекләренә килеп йөрү өчен кайгырырга кирәкми, милек иясенә даими резидентлык визасы бирелә. Кеше монда үз өенә кайткан кебек, теләгән вакытта килә ала.

Бирегә эшкә килергә мөмкинлек турындагы сорауны тагын да ачыклау йөзеннән, Аджиман шәһәрендәге офисына баргач, кабат бирәбез.

Безгә хезмәткәрләр кирәк түгел, дип әйтмибез, без эшкә сәләте булганнарны сынау срогы белән сайлап алабыз. Кеше туристлык юлламасы белән килә, бер атна ялдан соң әле аның бер айлык виза вакыты кала. Менә шул чорда бездә сынау үтә. Үзен ышанычлы, акыллы, тырыш итеп күрсәтсә, ошаса, эшли башлый. Без аңа даими виза алып бирәбез.

Без Исмәгыйль әфәндедән сезгә нинди һөнәр ияләре кирәк, дип сорыйбыз. Ул төгәл генә әйтмичә, тырыш, эшчән кеше булса, эш табыла, диде. Узган ел Россиядән бер теш табибы килеп клиника ачарга теләгән, әмма бәяләрнең артуы, кризис эшләргә ирек бирмәгән. Биредә яшәүче татарларның сабыйлары өчен балалар бакчасын да вакытында ача алмаганнар. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, тиздән ул эшләп китәр. Аннан инде татар мәктәбе ачарга уйлыйлар. Сөенечле хәбәрләр бу.

Милләт гаме аның җанында

...Чәй өстәле артында гәпләшә-гәпләшә без милләттәшебез белән биредә яшәүче татарлар темасына да кереп киттек. Әмирлекләрдә татар диаспорасы бик актив эшли икән. Милләттәшләребез аена бер тапкыр җыелып сөйләшәләр, чәй эчеп, җырлашып утыралар, туган илне сагынып, истәлекләр белән уртаклашып, сагышларын басалар. Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре оештыралар, Корбан гаетендә исә корбаннар чалып, бер-берсен кунакка чакыралар. Узган ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Гарәп Әмирлекләрендә булганда, милләттәшләребезгә Сабан туе үткәрергә киңәш биргән. Быел, Алла бирсә, бу күркәм бәйрәм Шарджада үтәчәк. Исмәгыйль әфәнде татарларны бик тырыш, бердәм халык, дип атады.

– Милли җанлылык чит җирләрдә бигрәк көчле ул, – ди Исмәгыйль кардәшебез. – Мин шундый хисләрне Пермьдә армиядә булганда кичергән идем. Анда пешекче булып хезмәт иттем. Без, татарлар, отбойдан соң җыелып, бәрәңге кыздырып, сөйләшеп, татарча җырлап утыра идек. Минем җанымда милли гамь бар, ул сүнмәде, сүрелмәде. Әтием дә сугышта аш пешерүче булган. Командирлары солдатлардан арагызда пешекче бармы, дип сорагач, берәү дә табылмаган. Аннан ул арагызда татарлар бармы, дигән. Әтием әйе, дип җавап биргән. Безнең халыкның саф, чиста булуын белеп, аны шушы хезмәткә куйган.

Гарәп Әмирлекләрендә һава торышы, белгәнебезчә, бик эссе. Аңа өйрәнүе бик кыен түгелме, дип сорыйбыз. Җәйләрен биредә +50 градуска җитә икән, ә кыш айлары иң җиләс вакыт – +30 градус чамасы – бу иң рәхәт чор, дип җавап бирде әңгәмәдәшебез. Ул җәйге эсселәрне бик җиңел кичерүен әйтте. Яңа сауган сөт кебек җылы диңгезгә керергә була, бөтен җирдә кондиционерлар эшләп тора.

Гарәп  Әмирлекләре – чүлдә чәчәк аткан гөл

Гарәп Әмирлекләре моннан 45 ел элек җиде әмирлектән төзелгән, хәзерге вакытта шаулап чәчәк атучы дөньядагы иң бай дәүләт. Шәех Зәед әмирлекләрне берләштереп, тыныч юл сайлый: ул күрше илләр белән дуслык мөнәсәбәтен арттыра, нефть сатудан кергән акчаны халык мул, бай тормышта яшәсен өчен тота. Ислам дәүләте буларак, биредә һәркем иман белән яши, бөтен җирдә тәртип, әмирлекләрдә агрессия дигәнне онытып баралар. Шунысы үзенчәлекле, ил эчендә бер Конституция, бер төрле акча берәмлеге һәм бер үк кануннар булса да, һәр әмирлек аерым дәүләт кебек ирекле яши. Бу илдә әмирләр, шәехларны халык сайлап куймый, югары власть әтисеннән – малаена, аннары аның улына күчеп килә. Исмәгыйль Шәңгәрәев гаиләсе белән Шарджаның иң матур җирендә Фарсы култыгы ярында урнашкан йортта яши.

Гарәп Әмирлекләрендә җирле халык бүген 10 гына процент, ә калганнар 90% Һинстан, Кытай, Азия, Пакистан, Әфганстан, Филлипин һәм башка дәүләтләрдән килгән кешеләр. Гадәттә мигрантлар хезмәт күрсәтү һәм төзелеш өлкәсендә хезмәт куялар. Биредә законнар бик каты булганга бер кем дә аны бозарга кыймый. Әмирлекләр беряктан нефть белән бай булса, икенче яктан монда туризм зур үсеш алган.

Җир шарында иң биек йортлар да биредә урнашкан, бер яктан карасаң чүлдән торган җирдә мондый манараларны төзү куркыныч тудырмый микән, дип уйлап куясың. Исмәгыйль әфәнде безгә моны болай дип аңлатты.

– Йортларга фундамент салганчы җирне материкка, граникка кадәр казыйлар, ә ком ул өске катламда гына. Шуңа күрә җир астында берничә катлы корылмалар да була әле, әйтик, машина кую урыннары, складлар һ.б.

Гарәп Әмирлекләрендә елына ике тапкыр уңыш алалар, бер гектардан 50-60 центнер чыга икән. Болар барысыда дөньядагы алдынгы технологияләрне файдаланып башкарыла. Белгәнебезчә ком илендә яңгырлар да бик сирәк ява, һәркөнне кайнар кояш кыздыра.

Бу чүл илендә яшеллек: агач, куаклар иң кадерле байлык. Биредә урамнарда хәтфә чирәм, пальмалар үсеп утыра. Барысы да күчерелгән, кайдандыр китерелгән икән. Исмәгыйль әфәнде сөйләвенчә пальма орлыгын башта капчыктагы җирдә шыттыралар, аны су сибеп үстергәч җиргә утырталар, капчыкны чишкәч агачның тамырлары җәелеп китә. Бер агач 20-30 доллар тора.

– Аллаһы Тәгаләнең иң зур бүләге-бәрәкәт, – дип сөйләвен дәвам итә Исмәгыйль әфәнде. – Раббыбыз бирсә була, бирмәсә юк. Әлбәттә, “Алма пеш, авызыма төш!, – дип утырып булмый, тырышырга кирәк.

Гарәп Әмирлекләре ислам дәүләте, әмма биредә башка дин тотучылар да иркен, ирекле яши. Һәр чат саен мәчет булса да, христианнарның чиркәүләре дә юк түгел. Индуслар үз динен тота, яһудиләр сенагогага йөри. Әмирлекләрдәге закон буенча беркем беркемгә бу мәсьәләдә каршы сүз әйтә алмый.

Милләтәшебез еракта булса да Татарстан хәлләре белән даими танышып тора, газета-журналлар алдыра, интерненттан татар дөньясы хәбәрләрен күзәтеп бара. Тулы канлы милли тормыш белән яши, эшли. Үз кулы астында эшләүчеләрне дә шуңа өнди.

Гаилә – изге урын

Исмәгыйль әфәнде безне Гарәп Әмирлекләренең иң матур шәһәрләре Шарджа һәм Аджман буйлап сәяхәт кылдырды, гүзәр җирләрне күрсәтте. Аның өендә кунакта булдык. Җомга көн бөтен Әмирлекләр биләмәсендә ял. Кич белән кояш батып, караңгы төшкәч халык бу көнне урамга ял итәргә чыга, яшел чирәмгә ашяулык җәеп өстәл кора, гаиләсе, туганнары, дуслары белән кәеф-сафа корып гапләшеп утыра. Исмәгыйль әфәнде безне дә диңгез буендагы чирәмлеккә кунакка чакырды. Чәйләр эчеп туган җир, милләтебез турында сөйләшеп утырдык. Аның берсеннән-берсе күркәм балалары янында бөтерелде. ИсмәгыйльШәңгәрәевнең гаиләсе зур. Унбер балага тәрбия бирү әлбәттә җиңел түгел.

-Мәрьям минем уң кулым, Аллага шөкер, бергәләп улларыбызны, кызларыбызны багабыз,- ди ул шатланып.

Балалары Австралиялеләр сөйләшә торган инглиз телен бирүче мәктәптә белем алалар.Америка, Бөекбритания алымнары белән инглизчәгә өйрәтүче, белем бирүче мәктәпләр дә бар икән, әммә Австралиялеләр методикасы барыннан да уңайлырак. Балаларны дәүләт бушлай укыта. Бер улы һәм бер кызы үз гаиләләре белән Мәскәүдә яшиләр, эшлиләр. Кияүе Россия башкаласында хәләл кибетләр тота, иманлы кеше. Безнең Чаллы белән элемтәсе ныклы Исмәгыйль әфәнденең, кодалары атаклы спорт мастерлары Марсель һәм Энҗе Хәмидуллиннар. Аларның уллары җиде тапкыр армспорт буенча дөнья чемпионы Рузалин, Шәңгәрәевның кияве. Бүген аның ике кызы бар, Сафия белән Асияне тәрбияләп үстерәләр.

Шуны әйтергә кирәк, ул гаиләсе , сабыйлары белән аралашырга һәрчак вакыт таба. Һәр көн ишекалдындагы бассейнда бергә су коена, уеннар уйный. Балалар әти тәрбиясен, әти назын тоеп үсәләр. Әле алай гына да түгел Исмәгыйль Шәңгәрәев өендә балалары татар телен яхшы белсен өчен Татарстаннан махсус укытучы чакырткан. Актаныш кызы Гөлшат Авзалова алып көн саен аларга дәресләр бирә, җентекләп туган телебезне белсеннәр өчен җанын биреп тырыша. Без Гөлшат үткәргән дәресләрнең берсендә булдык. Балаларның туган телләрен белүгә омтылышларын тойдык, киләчәктә алар милләтебезнең уңган уллары булырлар дип ышанабыз.

-Мин Исмәгыйль абыйның балаларын бер юлы өч телдә укытам,- ди Гөлшат.-Башта сүзнең татарча мәгънәсен аңлатам, кабатлатам, аннан аны истә калдырсыннар өчен русча һәм инглиз телендә әйтелешләрен кабатлыйбыз. Дәресләрдә рәсемнәрне киң файдаланам. Үзем белән Татарстаннан бик күп татарча китаплар , әсбаплар алып килдем. Халкыбызның авыз иҗатыһәм мәдәнияте, сәнгате , тарихы белән дә таныштырам. Балалар белән эшләү катлаулы да, шул ук вакытта рәхәт тә.

Оҗмахка тиң Рас Әль Хайма

Әйткәнебезчә Исмәгыйль әфәнде күчемсез мөлкәт сату белән дә шөгелләнә. Ул безгә Гарәп Әмирлекләрендә иң бай шәһәрләрнең берсендә урнашкан, безнең Мәскәү янындагы Рублевка бистәсе кебек зиннәтле виллалардан торган урынны күрсәтергә вәгъдә биргән иде. Рас Әль Хайма әмирлегендәге бу район чыннан да оҗмахка тиң урын икән. Биредә барлык уңайлыклары булган затлы йортлардан торган шәһәрчек ис китмәле матур һәм заманча. Монда яшәүчеләрнең барысы да диярлек чит ил кешеләре, Россиядән, Татарстаннан да монда килеп виллалар сатып алып яшәүчеләр күп икән.

Татарлар да шактый. Без шәһәрчек буйлап электромобилларда сәяхәт кылабыз. Зифа пальмалар арасыннан тигез юл безнедиңгез бухтасындагы кафега алып килә.Биредә тагы үзенчәлекле манзара ачыла: яр буе төрле яхталар, көймәләр белән тулган. Офыкта баеп баручы кызыл кояш аларга тагы да серлелек, гүзәллек өсти. Кафеда өстәл артына утырып ял итәбез.

– Рас Әль Хайма әмирлегендә ярты миллион чамасы халык яши. Бу котеджлар бистәсеннән Дубайның Бурш Хәлифә манарасына кадәр 40 минут эчендә барып җитәргә мөмкин, -дип әңгәмәне башап җибәрде Исмәгыйль әфәнде.- Биредән йорт сатып алучыларның кайберләре Россиягә кайтып йөри, кайберләре исә биредә яши, елның кайсы вакытында киләсең килсә шунда килергә була, чикләүләр юк. Бизнеслары Мәскәүдә яки Казанда булган кешеләр бар, аларның гаиләләре монда яши үзләре исә үз эшләрен контролдә тоту өчен кайтып-кайтып киләләр.

–Сезнең аша биредән коттедж яисә вилла сатып алырга теләгән кеше булса…

Сатып алуны яки эшмәкәрлек эшен хәзер кризис вакытында алырга кирәк дигән карашта торам, чөнки бу арзанракка төшә һәм конкурентлар да күп түгел. Телисез икән кибет ачыгыз, мастерской яки ресторан эшлтеп җибәрегез. Әгәр безгә Татарстан эшмәкәрләре мөрәҗәгать итсә бик теләп ярдәм итәбез. Күчемчез милек алу өчен рассрочка да бар.

– Рассрочка ягъи кичектереп түләү турында тулырак әйтегез әле...

– Кем ничек түли ала бу шуңа бәйләнгән, бер, өч яки биш елга. Белгәнебезчә исламда процентлар алу риба-харам булып санала, шуңа ул юк. Теләүчеләр сезнең аша да, интернент аша да миңа элемтәгә чыга ала. Ярдәм итәрбез, булышырбыз.

Исмәгыйль әфәнде татарлар Татарсанда үз эшләрен ачып Ватаныбызга хезмәт итсәләр бик яхшы ди. Гарәп Әмирлекләренә килсәләр дә югалып калмасларына ышана. Бигрәк тә иманлы кешеләр өчен монда яхшы, биредә һәр ризык хәләл.

Кешеләрне һәрвакыт кызыксындыра торган әйбер, квартирага түләү мәсьәләсе, биредә шул ут-су күпме тотыла шулар һәм хезмәт күрсәткән өчен генә түлисе икән.Әйтик, квартираның бәясе бер мең доллар ди, елына коммуналь түләүләр 500 доллар түләүләргә китә.

Күчемсез милек алучыларга гомерлек резединт визасы бирелә, аның белән бөтен гаилә әгъзалары файдалана ала. Монда бернигә дә салым юк.

Фарсы култыгы өстендә кояш баеп, диңгез артына кереп югалды. Сүзне сүз тарта, әңгәмәгә әңгәмә ялгана. Без инде Исмәгыйль Шәңгәрәев белән якын дуслар кебек бер риясыз гапләшеп туялмыйбыз. Сүзебез кабат милләтебез язмышы, туган тел, әдәбият-мәдәният темасына күчә. Бигрәк тә соңгы елларда татарлар балаларына үзебезнең электән бабаларыбыз кушкан милли исемнәрне кую темасына кабат кайта-кайта сөйләштек. Исмәгыйль әфәнде борынгы матур исемнәрнең кайтуына сөенә, милләтебез кыз-уллары шушындый мәгънәле асыл исемнәрне онытмасын иде дип тели.

Кунак килсә күңелем шатлана

Исмәгыйль әфәнде кунаклар ярата. Аның яныннан Россиянең төрле төбәкләреннән килгән татарлар да, башка милләт вәкилләре дә өзелеп тормый. Әле без килер алдыннан анда мөфти Камил Сәмигуллин кунакта булып киткән.

– Мин кунаклар яратам,-ди ул.- Кунак килсә күңелем шатлана.

Анда кунакта Россия дәүләт эшлеклеләре дә, артистлар да, күренекле телевизион тапшыруларны алып баручылар да булган.

Без аның офисында күренекле шәхес, “Что, где, когда?” тапшыруында беренче “Бәллүр ябалак” ны (Хрустальная сова)алган үзебезнең татар кешесе Нурали Латыйповны очраттык. Бик кызыклы шәхес, Исмәгыйль Шәңгәрәев белән дуслар. Без аның белән дә әңгәмәләр кордык, газетабызның киләсе саннарында аны урнаштырырбыз.

Шулай ук Самара өлкәсеннән килгән Канюкаев Садретдин хәзрәт белән сөйләштек.Ул зур бүләкләр белән ел да бирегә килә икән, бу юлы да каз түшкәсе, тәмле күчтәнәчләр күтәреп килгән.Бари Алибасасов, Ренат Ибраһимов, Роза Сябитова, Гүзәл Уразова, Александар Михайлов, Лилия Муллагалиева һәм башка сәнгать әһелләре Исмәгыйль әфәнденең даими кунаклары.

Гарәп Әмирлекләре – чүл өстендә балкып ятучы мәрҗән кебек.

Без моны дөньдагы иң биек Бурш Хәлифә манарасының 124 нче катына менгәч тә тойдык. Карасаң күз күреме җитмәс бие-биек йортлар, матур биналар, парклар, сәүдә үзәкләре, күңел ачу урыннары безне таң калдырды. Әмирлекләрдә нинди генә телләрдә сөйләшмиләр, әммә гарәп һәм инглиз телләре барыннан да өстен тора. Тагы шунысы үзенчәлекле, биредә бернинди агрессия, бозыклык, тәртип бозу юк. Кешеләр бер-берсе белән итагатле сөйләшәләр, ярдәмчелләр. Кибетләрдәге ризыклар барысыда хәләл булу белән бергә, бернинди химия яки консерванлар кушылмаган. Барысы да кеше сәламәтлеген, имнлеген кайгыртып ясалган. Бик хушланып кайттык Гарәп Әмирлекләреннән.

Анда яшәүче кардәшебез Исмәгыйль Шәңгәрәевның ачык күңелле, кунакчыл булуы, һәр яктан уңганлыгы сокландырды. Безнең татар эшмәкәрләренә ул менә дигән үрнәк булып тора. Рәхмәт, сиңа милләттәшебез, кабат күрешкәнгә кадәр!

Мирһади Разов

 

 

 

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз

Робот түгелдерсез бит?
Яңарту