“Шатлык” балалар бакчасы мөдире Илүсә Өлфәт кызы Гамманованы күркәм юбилее белән тәбрик итәбез!

27.12.2016 13:24 Принтерга

 “Шатлык” балалар бакчасы мөдире Илүсә Өлфәт кызы Гамманованы күркәм юбилее белән тәбрик итәбез!

Илүсә Өлфәтовна!

Сез дөньяга тугангадыр бүген

Күкнең йолдызлары коелды

Бөтен дөнья нурга, ямьгә чумды

Һәммә тараф матур тоелды.

Безнең өчен сез һәрвакыт үрнәк–

Якты йолдыз булып янасыз

Бакчабызның данын яклап

Җаныгызны утка саласыз.

Җиңүләрне яулап, алга карап

Горур булып, гади каласыз.

Күңелегез сезнең чиста саф чишмәдәй,

Кояшка тиң якты йөзегез

Актанышта әллә тугангамы?

Тырыш , уңган, гүзәл үзегез.

Олы бәйрәмегез котлы булсын,

Нурлы булсын барыр юлыгыз!

Иң зур шатлык, бала бәхетедер–

Сөендерсен сезне улыгыз!

Без һәммәбез Сезне яратабыз,

Чын күңелдән хөрмәт итәбез.

Сезнең белән җиңел булган өчен

Хезмәт юлын бергә үтәбез.

Рәхмәт Сезгә , барсы-барсы өчен

Яшәгез гел җиргә нык басып

Һәр көн саен түргә үтегез Сез,

Бәхет капкаларын киң ачып!

Яр Чаллы шәһәренең 1 нче “Шатлык” балалар бакчасы коллективы, шулай ук изге теләкләргә

“Шәһри Чаллы” газетасы редакциясе дә кушыла.

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru