Сыйныф җитәкчебез, Чаллыда яшәүче Раида Исмәгыйлова 28 гыйнварда үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

31.01.2017 14:47 Принтерга

Сыйныф җитәкчебез,  Чаллыда яшәүче Раида Исмәгыйлова 28 гыйнварда үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Хөрмәтле Раида Сабировна! Сезне ихлас күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйм. Безне үз балаларыгыз кебек якын күреп тәрбияләгәнегез һәм белем биргәнегез өчен Сезгә Аллаһының рәхмәте яусын. Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлар, бәрәкәтле гомер телим. Без сезне хәзер дә яратабыз, хөрмәт итәбез, матур сыйфатларыгызны үзебездә булдырырга тырышабыз, чөнки сезнең матур үрнәгегез, фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә без барыбыз да тормышта үз урыннарыбызны таптык. Барысы өчен дә мең рәхмәт Сезгә!

Сезгә булган хөрмәтемне түбәндәге шигырь юллары белән дәвам итәм.

Кайгырганда юатучы,

Безнең өчен ут йотучы.

Гаделлеккә өйрәтүче,

Рәхмәт Сезгә, Укытучым!

Чәчләрегезгә бәсләр кунган.

Гүя ап-ак кышкы урман.

Гомер буе без бурычлы,

Рәхмәт Сезгә, Раида Сабировна!

Өермәдәй уй булгандыр.

Күзләрегезгә яшьләр тулгандыр.

Озатканда унынчы сыйныфыгызны,

Рәхмәт Сезгә, Укытучым!

Сезгә тирән хөрмәт белән Татарстанның атказанган икътисадчысы, Чаллының мактаулы гражданины

Венера ИВАНОВА


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru