Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат директоры Шамил Рәкыйп улы Закировка 40 яшь тулды.

24.05.2017 08:39 Принтерга

Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат директоры Шамил Рәкыйп улы Закировка 40 яшь тулды.

Хөрмәтле Шамил Рәкыйпович! Гомер бәйрәмегез уңаеннан Сезгә ихлас теләкләребезне җиткерәбез. Җаваплылык, сабырлык таләп иткән авыр, әмма игелекле эшегездә уңышлар телибез. Сез көчле ихтыярлы, киң күңелле, таләпчән, һөнәри компетентлы, тирән белемле зыялы кеше буларак, лицеебыз белән идарә итәсез. 

Күзләрегездәге кешеләрне ярату, коллектив белән горурлану хисе беркайчан да сүнмәсен! Сезгә сәламәтлек, гаилә бәхете, фәнни-педагогик эшчәнлегегездә уңышлар, куйган максатларыгызга ирешеп яшәвегезне телибез. Хыял канатларыгыз бер дә талмасын!

Табигать ул шундый камил:

Уйлап кыла һәрбер эшен.

Язгы матурлыкка өстәп,

Тудырган ул Сездәй кешене.

Иман Сезгә рухи азык бирә

Илаһи зат булып калырга.

Сыгылмыйча язмыш җилләренә

Насыйп булсын алга барырга,

Көчле шәхес булып калырга!

Хөрмәт белән Гали Акыш исемендәге

84нче лицей-интернат коллективы, әлеге теләкләргә «Шәһри Чаллы» редакциясе коллективы да кушыла


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru