Чаллы хакиме агач утыртты

02.10.2017 09:34 | Көн темасы Принтерга

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев Мәскәү проспектында агач утыртуда катнашты. Мәгълүм булганча әлеге прсопект “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” федераль прогрммасы буенча төзекләндерелә. Ә аның янындагы мәйданнарны яшелләндерү, тәртипкә китерүне Чаллы хакимияте үз өстенә  алды.

“Чаллы –  яшел һәм матур шәһәр. Әмма моңа тагын күңел һәм йөрәк җылысын да өстәргә кирәк, шуңа күрә без шәһәр Советы һәм  башкарма комитет белән бергә агач утыртырга чыктык. Октябрь –  агачлар утырту өчен уңайлы ай. “Горзеленхоз” хезмәткәрләре, битараф булмаган шәһәрдәшләр ярдәме белән шәһәрне яшелләндерү эшләрен уңышлы башкарып чыгарбыз дип ышанам”, – диде шәһәр хакиме Наил Мәһдиев.

Проект буенча Мәсәкү проспектында 730 агач утыртылырга тиеш. Аның 500дән артыгы утыртылган инде. Башкарма комитет һәм шәһәр советы хезмәткәрләре 150 тупыл һәм миләш утырттылар.

Көзге санитар-экологик айлык кысаларында шәһәрдә барлыгы 15,4 мең агач һәм куак утыртыларга тиеш.

Зөлфия ФОАТОВА


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз

Робот түгелдерсез бит?
Яңарту