19 май 2016 яңалыклары
-
Стюардесса үләсен алдан сизенгән
Бүген авиаһәлакәткә юлыккан А-320 аэробусы стюардессасы Самар Эзеддин моннан берничә ай элек Facebook челтәрендә үзенчәлекле фотография урнаштырган була. Фотошоп ярдәмендә ясалган әлеге сурәттә ул диңгездә батучы самолет фонында судан чыгып килә. Бу кызның алдан сиземләве булганмы, әллә очраклы туру килүме - монысы инде билгесез. Әйтергә кирәк, бу бүгенге фаҗига белән...
-
ЕГЭны бетерәләр?
Татарстан мәктәпләрендә ата-аналар БДИны кичектерүне сорап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырырга әзерләнгән мөрәҗәгатьне хуплаучылардан тавыш җыя башлаган, дип хәбәр итә rbc.ru.
-
Ашыгыч ярдәм чакырганчы – акчаңны әзерлә!
Яшерен-батырын түгел, соңгы вакытта Дәүләт Думасында кабул ителгән законнарның кем өчен икәнлеге тәгаен генә аңлашылмый. Бу нисбәттән бик тә нигезле сорау туа: халык ышанычлылары аларның эчтәлегенә һәм зарурлыгына чынлап торып төшенә микән?
-
Бодибилдинг сабырларны ярата
Җәй якынлашу белән бик күпләр фитнес үзәкләренә язылып, үз-үзләрен "тәртипкә" китерергә ашыга. Кемдер ябыга, кемдер мускуллар үстерә. Бодибилдинг белән шөгыльләнүчеләрне әлеге мәсьәлә борчымый. Чөнки алар ел әйләнәсе үзләрен карап, мәһабәт, рельефлы гәүдә формасы өстендә эшлиләр.
-
Чаллыда банкка һөҗүм иткәннәр
Чаллыда бүген төнлә билгесез затлар Мәскәү пр., 53/21 адресы буенча урнашкан "Саклык банкы" бүлеген таламакчы булган. Бу хакта "Татар-информ"га ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
Кабат самолет шартлады
"Egypt Air" авиакомпаниясенең "А320" пассажир самолеты Грециянең Карпатос утравыннан ерак түгел һәлакәткә юлыга. А-320 аэробусында 66 кеше булган, аларның өчесе балалар. Пассажирлар арасында россиялеләр юк.