Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Корылтай резолюция кабул итте

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар телендә белем бирә һәм татар теле предмет буларак укытыла торган мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең VI бөтенроссия корылтае үз эшен тәмамлады. Аның эшендә Россия Федерациясенең 34 төбәгеннән 200 делегат һәм Татарстан Республикасыннан 400 делегат - татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар мәктәбе укытучылары, татар телендә белем...

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар телендә белем бирә һәм татар теле предмет буларак укытыла торган мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең VI бөтенроссия корылтае үз эшен тәмамлады.

Аның эшендә Россия Федерациясенең 34 төбәгеннән 200 делегат һәм Татарстан Республикасыннан 400 делегат - татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар мәктәбе укытучылары, татар телендә белем һәм тәрбия бирә торган мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре, РФ һәм ТР мәгариф белән идарә итү органнары вәкилләре, төбәкләрдәге татар милли-мәдәни автономия җитәкчеләре катнашты. 11 августта корылтайның ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында пленар утырышы узды.

Күпмилләтле дәүләт шартларында милли телләр һәм мәдәниятләр, төбәкләрдә яшәп килгән традицияләр һәм үзенчәлекләр үсеше өчен шартлар тудыру максатында алып барылырга тиешле зарур эшчәнлек итеп, корылтай делегатлары түбәндәге юнәлешләрне ассызыклый: Россия Федерациясе дәүләт хакимиятенең федераль органнары белән берлектә, Россия Федерациясе халыкларының мәдәнияте һәм туган телләре үсешендәге хокукларны камилләштерү эшен дәвам итәргә; РФнең төрле төбәкләрендәге татар телендә белем бирә һәм татар теле предмет буларак укытыла торган мәгариф оешмалары өчен татар теле һәм әдәбияты буенча укыту-методика әсбапларына, Россия субъектларының мәгариф белән идарә итү органнары тарафыннан үз вакытында заказларның бирелүенә һәм мәгариф оешмаларының дәреслекләр белән тәэмин ителүенә ирешергә; Россиянең теләсә кайсы төбәгендә кулланырга хокуклы булган, федераль белем бирү стандартлары таләпләренә җавап биргән V-IX, X-XI сыйныфлар өчен татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре төзү буенча эшне дәвам итәргә; Россия Федерациясендәге мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында туган (татар) телне куллану даирәсен киңәйтергә; югары уку йортлары белән берлектә, татар мәктәпләре өчен педагогик кадрлар әзерләү эшен оештырырга; сәләтле балалар өчен укыту-тәрбия процессы татар телендә алып барыла торган интернат тибындагы күп профильле белем бирү оешмалары булдыру эшен тормышка ашырырга; татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерү максатыннан, укыту процессына инновацион технологияләрне кертүне активлаштырырга; "Татар теле һәм әдәбияты", "Татар мәктәбендә сыйныф укытучысы", "Музыка укытучысы" белгечлекләре буенча югары уку йортларына абитуриентлар өчен кызыксындыру чараларын булдырырга; татар теле һәм әдәбиятыннан III халыкара олимпиаданың форматын киңәйтергә; "Илһам" яшь әдипләр бәйгесен россиякүләм дәрәҗәдә үткәрү эшен җайга салырга; укытучыларның татар теле һәм татар әдәбияты белән кызыксынуын үстерү максатыннан, туган телдә интернет-бәйгеләр оештырырга һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев