Тиздән май бәйрәмнәре якынлаша. Бу көннәрдә кемдер туган якларына кайтып ата-баба нигезен чистарта, кемдер өй юа, ә кемнәрдер табигатьтә ял итүне кулайрак күрә. Татар эстрадасы йолдызлары май бәйрәмнәрен ничек уздырырга уйлый икән?
Алсу һәм Азат ФАЗЛЫЕВЛАР: "Авылга, әти-әниләр янына кайтырга уйлап торабыз. Балтачта да, Әтнәдә дә булырга исәп бар. Ә тугызынчы майга безне концерт куярга чакырдылар. Сугыш темасына репертуар туплыйбыз".

Резедә ШӘРӘФИЕВА: "Елдагыча Коръән ашы уздырачакбыз, Алла теләсә!"

ИлСаф: "Себердә гастрольләрдә булабыз. 6-8 майда туган ягым Чүпрәледә миңа Татарстанның халык артисты исеме бирелү уңаеннан концертлар оештырабыз".

Фирдүс ТЯМАЕВ: "Май бәйрәмнәрендә ял итәчәкмен. Кайда икәнен әлегә төгәл белмим".

Алинә САФИУЛЛИНА: "Безнең авылда май бәйрәмнәрендә йомырка җыялар. Улым Нариман үсте инде хәзер. Аның белән йомырка җыярга чыгарга исәп".

Нет комментариев