Мәүлид кичәсе – тәрбия чарасы
Мәүлид ае уңаенан Чаллы шәһәре мәчетләрендә өйлә намазы алдыннан пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләмгә багышланган дәресләр, кичләрен яшьләр белән әңгәмәләр, башка чаралар уза. Ә 26 декабрьдә шәһәр Мөхтәсибәте мөселманнар өчен 71 микрорайонда урнашкан "Эврика" Мәдәният Йортында зур мәдәни-тәрбияви тамаша оештырды. Ул инде җөмһүриятебездә танылып өлгергән "Мөнбәр" татар-дини театры чыгышы иде....
Мәүлид ае уңаенан Чаллы шәһәре мәчетләрендә өйлә намазы алдыннан пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләмгә багышланган дәресләр, кичләрен яшьләр белән әңгәмәләр, башка чаралар уза. Ә 26 декабрьдә шәһәр Мөхтәсибәте мөселманнар өчен 71 микрорайонда урнашкан "Эврика" Мәдәният Йортында зур мәдәни-тәрбияви тамаша оештырды. Ул инде җөмһүриятебездә танылып өлгергән "Мөнбәр" татар-дини театры чыгышы иде. Артистлар сәхнәгә чыкканчы шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин җыелучыларны Мәүлит ае белән котлады, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) кайбер күркәм сыйфатларын искә төшерде. Театрәльләштерелгән күренешләр Ильяс Халиковның шул темага дини җырлары белән тулыландырып алып барылды. Бер үк вакытта һәр җыр темасына багышлап клиплар күрсәтелде. Һәм аның тәэсире искиткеч булды. Һәр җырланган җыр, әйтелгән сүз йөрәкләргә үтеп керде. Сәхнә күренешләрендә буыннар бәйләнеше, бүгенге яшьләр, аларга бәйле әдәп-әхлак проблемалары төп урынны алды. Спектакльдәге бабай зал белән дә элемтәгә керде. Ул балаларны сәхнәгә чакырып аларга Коръән сүрәләре укытты, бүләкләр бирде.
"Мөнбәр" җөмһүриятебездә генә түгел, ә аннан читтә дә танылып бара. Аның оештыручысы Ильяс хәзрәт Халиковның (Россия ислам институты мөгаллиме, татарча көрәш буенча спорт мастерлыгына кандидат) әйтүенчә, театр соңгы вакытта гына да Оренбургта, Актанышта, Буада, Кукмарада, Сабада, Балтачта чыгыш ясаган. Хәзер Арчага җыена, Пермьгә чакыру алган. "Без бу эшне бер кызыксыну белән генә башлаган идек. Чөнки мөселманнар өчен мондый тамашаларны оештыручылар юк. Ә бүгенге татар эстрадасында ниниди генә галәмәтләр, җырлар күрмибез. Халык чыгышыбызны яратты. Хәзер театр төп эшебезгә әйләнеп бара. Җырларымның көйләрен хәләл җефетем сүзләренә мин үзем иҗат итәм. Тамашадагы яшь егет ролен мәдрәсә тәмамлаган Ленар Хамматов, әби ролен радиода эшләүче Элвина Нәҗипова башкара. Ә бабай ролендә Татарстанның атказанган артисты Марат Баязитов," - ди Ильяс Халиков.
Тамаша ахырында Чаллы шәһәре хакимияте җитәкчесе урынбасары Рәмил Мәрван улы театр артистларына зур рәхмәтен белдерде һәм : "Безгә мондый тәрбияви тамашаларны яшьләргә, укучы балаларга күбрәк күрсәтергә кирәк," - дигән бик тә мөһим фикерне әйтте.
Рәсемlә: артистларга Әлфәс хәзрәт рәхмәт әйтә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев