Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» директорлар советы утырышын үткәрәчәк
ТР Президенты Әлмәт һәм Түбән Кама районнарына эшлекле сәфәр кылачак, шулай ук Яр Чаллыда булачак.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» директорлар советының узып баручы елдагы соңгы утырышын уздырачак. Анда 2019 елның 11 ае эчендә компания эшенә йомгак ясалачак. Республика җитәкчесенең планында шулай ук «ТАНЕКО» нефть эшкәртү комплексында булу да бар. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Татнефть» Директорлар советы утырышы бүген Рөстәм Миңнехановның эшлекле графигындагы беренче чаралар арасында күрсәтелде. ТР Президентына 11 ай эчендә компания бюджеты үтәлеше, 2019 елда геологик-разведка эшләренең нәтиҗәлелеге, компаниянең конкурентлы өстенлекләре нигезендә «Татнефть» эшчәнлеген стратегик диверсификацияләү вариантлары турында сөйләячәкләр дип көтелә.
Директорлар советы утырышыннан соң Татарстан Республикасы Президенты «ТАНЕКО» мәйданчыгында булачак.
Аннан соң Татарстан Президенты Яр Чаллыга килергә планлаштыра, шуннан соң ТР Хөкүмәте Йортында республиканың алдынгы югары уку йортлары ректорлары белән киңәшмә уздырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев