Вакцинация ясатуны тизрәк тәмамларга кирәк
Шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев Чаллыда коронавируска каршы вакцина ясатуны җитәрлек дәрәҗәдә түгел дип бәяләде
– Миндә Татарстан район –шәһәрләрендә бу эшнең барышы турында мәгълүматлар бар ( мәгълүматлар 18 майга). Кызганычка каршы, план буенча прививка ясатылган лидерлардан процент буенча без калышабыз. Халыкның 24-27, 31%ы вакцина ясаткан территорияләр бар. Бездә бу күрсәткеч – 15,7%. Республикада уртача күрсәткеч - 16,5%. Без хәтта бу санга да җитә алмадык. Эшне активлаштырырга кирәк. Хезмәт коллективларында, халык арасында коронавриусны вакцина ясатып кына җиңеп булачагын аңлатырга кирәк. Эпидпроцессны туктату өчен халыкның 60-75%ы вакцина ясаткан булырга тиеш. Әлеге эшне тизрәк тәмамласак, без гадәти режимга да тизрәк күчәбез. Халык шуны аңласын иде, - диде ул.
Җирле Роспотребнадзор коллективының 55%ы вакцина ясаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев