Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Юллар чатында

Быел 4346 укучы - тугызынчы, 2126сы унберенче сыйныфны тәмамлый. Тугызынчыларның яртысыннан күбесе башлангыч һәм урта һөнәри уку йортларын сайлый, унберенчеләрнең 97 проценты югары уку йортларында укуын дәвам итәргә тели. Чыгарылыш сыйныф укучыларының анкета сорауларына җавапларыннан алынган бу саннарны "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф һәм яшьләр эшләре...

Быел 4346 укучы - тугызынчы, 2126сы унберенче сыйныфны тәмамлый. Тугызынчыларның яртысыннан күбесе башлангыч һәм урта һөнәри уку йортларын сайлый, унберенчеләрнең 97 проценты югары уку йортларында укуын дәвам итәргә тели. Чыгарылыш сыйныф укучыларының анкета сорауларына җавапларыннан алынган бу саннарны "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов җиткерде.

Үткән еллардагыча, быел да Чаллыда калырга теләүчеләр күп түгел: югары уку йортларын сайлаган 1986 унберенче сыйныф укучысының 815е генә Чаллы вузларына керергә уйлый, 1171е читтәге уку йортларында белем алырга ниятли. Ләкин теләк белән мөмкинлекләрнең туры килүе өчен күп шартларның үтәлүе зарур.

Быел мәктәпне тәмамлаучылар арасында инженерлык, икътисад, менеджмент, педагогика һәм медицина өлкәләрен сайлаучылар күп. Һөнәр сайлаганда яшьләрне иң нык кызыксындырганы югары хезмәт хакы һәм карьера үсеше, эшкә урнашу мөмкинлеге артык мөһим түгел. Ә бит һөнәрне яңадан 4-5 елдан җәмгыятькә нинди һөнәр ияләренә ихтыяҗ зур булачагын чамалап сайлау иң дөреседер, мөгаен. Шуңа да киләчәктә кем булу турында уйланганда өлкәннәр белән киңәшләшү зарур. Шәһәр хакиме ата-аналарның да фикерен белү мөһимлеген искәртте.

Чаллы вузлары арасында өстенлек КФУда. Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты - икенче, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли техник тикшеренү университеты (КАИ) филиалы өченче урында. Икътисад, идарә, хокук институты һәм Яр Чаллы сәүдә-технология институты рейтингның соңгы баскычында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев