Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Шоу-бизнес

8-14 августка йолдызнамә

Кучкар. Бу атнада үз алдыгызга куйган максатларыгызны билгеләү мөһим. Сез аларга ирешәчәксез, әлбәттә, тик артык эмоцияләргә бирелмәгез. Пәнҗешәмбе көнне сезгә дөреслек өчен көрәшергә туры киләчәк. Якшәмбе көнне ялгызлыкта калып, яңа максатлар кую өчен менә дигән вакыт.

Үгезбозау. Әгәр дә сез ялга чыкмасагыз, вакытның төп өлешен эш белән генә үткәрәчәксез. Атна уртасы дуслар белән аралашу өчен уңай. Ял көннәрендә өй эшләрен карарга яки бакчада булырга кирәк. Монда сез эшкә бәйле проблемаларыгызны онытып торачаксыз. 

Игезәкләр. Бик уңайлы чор. Рухи гармониягә ирешү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, бары яхшыга ышанырга гына кирәк. Барысы да нәкъ менә сез хыялланганча булачак. Ял итәргә вакыт табыгыз, матур урыннарга сәяхәт итү өчен мөмкинлекләр барлыкка киләчәк.

Кысла. Үз талантыгыз өстендә эшләгез һәм кешеләргә карата сабыр булыгыз. Вакытыгызны күбрәк өйгә һәм гаиләгезгә багышлагыз, балагыз белән берәр кая барып кайтыгыз. Якшәмбе көнне тирә-юньдәгеләрне кискен кисәтүләрегез белән рәнҗетмәгез, сабыр булыгыз.

Арыслан. Бу атнада мөһим чара оештыру, отышлы килешү төзү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Атнаның икенче яртысында эшлекле элемтәләр уңай якка чишелеш табачак. Ял көннәрен гаиләгез белән үткәрегез. Бу атнада туганнарыгызның ярдәмен аеруча тоя алачаксыз. 

Кыз. Атна башында яңа нәрсә эзләмәгез, ә искесен тәртипкә китерегез. Юкка үпкәли торган гадәтегезне бетерегез. Барысы да үтәчәк, сабыр булыгыз. Дусларыгызны һәм яраткан кешеләрегезне алмаштырып тормагыз, йолдызлар сезгә даими мөнәсәбәтләрдә булырга киңәш итә.

Үлчәү. Бу атна алдан билгеләнгән кагыйдәләр буенча төгәл генә бармаска да мөмкин. Эчке тавышыгызга колак салыгыз. Проблемаларны чишүдә ярдәм итәргә теләүчеләр табылыр. Бу чор сәяхәтләр һәм ял итү өчен менә дигән булачак. Алар күңелле һәм файдалы узачак.

Чаян. Атна уртасында, мөгаен, кайбер гаилә проблемалары килеп чыгуы ихтимал. Сабыр, чыдам һәм түзем булыгыз! Мөнәсәбәтләрегезне яхшырту өстендә эшләгез. Хәер, хисләр күбрәк булса, бу яхшырак та булыр. Аның каравы, сезгә яңа тормыш башлау мөмкинлеге дә биреләчәк.

Укчы. Дүшәмбе көнне табыш китерә торган ниндидер мөһим эш барлыкка килер. Ял көннәрендә күптән күрмәгән танышларыгызны очратырсыз. Аларга игътибарлы булыгыз. Бәлки алар арасында сезнең гомерлек мәхәббәтегез дә булыр?!

Кәҗәмөгез. Эштә үзгәрешләр һәм кыенлыклар барлыкка килергә мөмкин. Аның каравы хезмәттәшләр белән мөнәсәбәтләр җайга салыначак. Үз-үзегез һәм тирә-юньдәгеләр белән гадел булырга тырышыгыз. Сак булыгыз: шимбә көн сезнең өчен бик үк уңышлы булмаячак. 

Сукояр. Вакыт җитте: үзегезне күрсәтегез, берәр шөгыль табып, шуның белән «янып» йөрегез. Бу уңыш китермичә калмас! Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә тиз арада гына уйлап сәяхәткә дә чыгып китүегез ихтимал.

Балыклар. Атнаның иң киеренке проблемаларының берсе гаиләдәге мөнәсәбәтләр булырга мөмкин. Бу чорда якын кешегез белән берәр кая барып кайтыгыз, бу бик булышачак. Якыннарыгызның мәнфәгатьләрен түгел, ә күбрәк үзегезне кайгыртыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев