Соңгы егерме елда илдә яшәүчеләр грипп белән азрак авырта башлаган
Илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, соңгы егерме елда әлеге чирне йоктыру күрсәткече 150 мәртәбә диярлек кимегән. Моның сәбәпләренә килгәндә, гриппка каршы вакцинация ясау һәм статистика алып барудагы үзгәрешләрне югары бәяләгәннәр. Соңгы тапкыр илдә грипп эпидемиясе 2016 елда теркәлгән, дип яза "Известия" басмасы.
Сүз уңаеннан, 2016 ел белән чагыштырганда, былтыр грипп йоктыру күрсәткече ике мәртәбә кимегән. Узган ел илдә яшәүчеләрнең 47 проценты гриппка каршы вакцина ясаткан. Бу – рекордлы күрсәткеч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев