Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда сак булыгыз

Казанда чит ил машинасы көпчәге астында кыз һәлак булган

Кичә кичке сәгать унда Ижевская урамында 18 яшьлек Mazda йөртүчесе кызны бәрдерә. Ни кызганыч, ахыры аянычлы.

Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, чит ил машинасы йөртүчесе тизлекне арттырган һәм 26 яшьлек кызны бәрдереп китә.

Гәрчә, якында гына җир асты кичүе булса да, җәяүле тиешсез урында юл аша чыгып барганда була бу хәл.

Шуннан соң машина йөртүчесе идарәне югалтып, металл киртәгә, юл билгесе һәм шәһәр яктырту терәгенә менеп китә. Ни кызганыч, алынган җәрәхәтләрдән кыз урында вафат була.

Җәяүлеләр һәм шоферлар уяулык, игьтибарлылык турында беркайчан да онытмасак иде, Бәла аяк астында гына, дип күпме тәкьрарлыйбыз, югыйсә.

 

 

 

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев