Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар яздым утырып

Әманәт

Ясминә бакчада розаларына су сибеп йөргәндә, урам яктагы утыргычта ике чибәр генә ханым тукталды. Кемнәр булыр икән? Бер дә күзгә-башка күренгән кешеләр түгел сыман. Ак челтәр эшләпәлесе сорау бирүдән бигрәк Ясминәне күзәтә сыман тоелды хатынга. Берәр таныш кешесеме дисә инде… - Нәрсә, апайлар, арып киттегезме әллә? Ерактан килдегезме? - дип...

Ясминә бакчада розаларына су сибеп йөргәндә, урам яктагы утыргычта ике чибәр генә ханым тукталды. Кемнәр булыр икән? Бер дә күзгә-башка күренгән кешеләр түгел сыман. Ак челтәр эшләпәлесе сорау бирүдән бигрәк Ясминәне күзәтә сыман тоелды хатынга. Берәр таныш кешесеме дисә инде…

- Нәрсә, апайлар, арып киттегезме әллә? Ерактан килдегезме? - дип сүз катты Ясминә.

- Ерактан, дөрес булса, сез - без эзләгән кеше!

- Ә каян таныдыгыз? Ясминә рәшәткә аша сөйләшүне яхшысынмыйча, үзе дә урам якка чыкты. - Бер дә күргән кешеләремә охшамагансыз ич!

- Сиңа әманәт китердек, Ясминә! - диде эшләпәле хатын.

Ясминә аптыраулы карашлары белән ерактан килгән кунакка текәлде. Нишләптер, куллары калтырап китте. Нинди әманәт турында сөйлиләр болар?

- Кемнән, миңамы? - Ясминәнең кызыксынуы йөзенә чыкты, күрәсең, хатыннарның кара күзлеклесе күзлеген салды да:

- Әйдә, йортыңа чакыр, монда урамда тапшырып булмас әманәтне, - диде.

Ясминә, үзенең югалып калуын яшерергә теләгәндәй, елмаерга тырышты:

- И мин җүләр дә инде, юл килгән кешеләрне чәйгә дә чакырмый катып калдым, әйдәгез, әйдә, менә яңа җыйган бакча җиләгем дә бар, әйдәгез! - дип урам як капканы ачып, килүчеләрне чәйгә чакырды.

Килүчеләр йорт эчендәге чисталыкка, вазада да, газондагы түгәрәк уемнарында да күз явын алып утырган әллә ничә төсле җемелдәүче миләүшәләргә, розаларга, ут күк янып чәчәк аткан кызыл яраннарга игътибар иттеләр. "Нечкә күңелледер хуҗабикә, йокламыйдыр бу бер дә", дип бер-берсенә карашып, сүзсез генә аңлаштылар.

Болдырда хуш ис бөркеп торучы чәчәк-гөлләр дә кунакларның күзләрен иркәләде.

- Әйдәгез, әйдә, и кайлардан гына килеп чыктыгыз, әле бүген үзем дә чәйләмәгән идем, менә бит, тәмле итеп, бакча үләннәре салынган чәй эчәрбез хәзер, - дип гөлдердәде хуҗабикә.

Тиз арада табын әзерләнде, кунаклар Ясминәнең бүлмә саен елмаеп утырган шау чәчәкле гөлләрен карап бихуш китеп йөргән арада, Ясминәне мең төрле уй бимазалады: "Нинди генә әманәт булыр, кемнән, ник?"

Чәйләр эчелде, мактау сүзләре әйтелде, ә әманәт һаман әле телдән төшми… Ник шулкадәр сузалар? Әйтерсең, Ясминәне ярты сәгать вакыт түгел, еллар, гасырлар, мәңгелек чорнап алган!

- Ясминә, син аптырагансыңдыр инде, каян белә бу хатыннар мине дип? Ә бит без, синең бар тормышыңны күзәтеп бардык… Ничек яшәдең син, ниләр эшләдең, кемнәр белән аралашасың?..

Бу сүзләр Ясминәне тагын да аптырашка калдырды.

- Берәрегезнең юлына аркылы төштемме дисәм?.. - генә дия алды.

- Юк, безнекенә түгел!..

Бигрәк серле итеп сөйләшә болар. Сузалар, әманәтне һаман җиткермиләр, ни булыр икән? Үзләре гел Ясминәне үтә тишеп чыгарлык итеп күзәтәләр... Гаҗәп!

- Минем дус хатыным җибәрде монда. Син аны белмисең дә бугай, очрашканыгыз булмаган, ә менә ире гомер буе синең исемне кабатлап яшәгән. Дустым Гөлчәчәкне дә гел синең исем белән атый торган иде ул... Ялгыш та, ә бәлки ялгышмыйча да... Әманәт тә шул ирдән. Син аны беләсең!

Туктале, нишләп бу хатын ул ир турында "Яшәгән" дип сөйли, әллә үлгәнме, кем булыр ул? Бер минут эчендә Ясминә хәтер сандыгын мең кат ачып ябарга өлгерде... Исенә генә төшерә алмады.

- Таһир исеме сиңа ни дә булса сөйлиме, Ясминә? - диде эшләпәле хатын. - Менә әманәт аңардан.

Хатын урындык башына эленгән бәләкәй сумкасыннан ак конверт алды да Ясминәгә сузды. Кунаклар да, хуҗабикә дә берара сүзсез тордылар. Ясминә конвертны ачып җибәрде, ә анда бөкләнеп, еллар узу белән саргаеп киткән, үзенең 18 яшендә төшкән бердәнбер фотосын күргәч, инәлеп китте... Тукта, тукта! Әйе, ул бу фотоны...

Ясминәнең куллары калтырап куйды. Бит алмалары алланып чыкты, күзләре зур булып ачылдылар. Ул аптыраулы карашларын Нәркизгә (эшләпәле хатын үзен шулай дип танышырган иде) төбәде:

- Ә ник әманәт, ул исән түгелме?

Ясминә фотоны кулына алгач кына, кунак хатын сүзен дәвам итте:

- Таһир бу дөньядан киткәнгә бүген нәкъ бер ел, җаным! Без сине эзләп тә килмәгән булыр идек, Гөлчәчәк бик авырып китте. Ә үзенең авыруын шушы фотоны сиңа - хуҗасына тапшырмаудан күрә. Менә безне дә сине эзләп табып, "шушы әманәтне тапшырмыйча кайтмагыз", дип озатып калды. Гөлчәчәк - Таһирның хатыны ул. Таһир аның белән танышканда, инде син кияүдә булгансың. Бик матур гаилә булып яшәгәннәр иде, югыйсә… Гөлчәчәк тә бик тырыш, булдыклы ханым. Бик яратты ул Таһирны, бөтен тормышын аңа багышлады. Китапханәче булып эшләде. Тату гаиләдә бер ул, бер кыз үстерделәр. Ике ел элек кенә зур йорт җиткереп керделәр. Ул да синең кебек күп итеп гөлләр үстерә, аш-суга кулы ятып тора, ризыкларын ашап туймассың! Иренең дә өс-башын бик карап йөртте, юмаган, үтүкләмәгән күлмәк-чалбар кидермәде Таһирга. Таһир бит профессор кеше, һаман халык алдында. Матур яшәделәр, бәйрәмнәргә бергә бардылар, парлап җырлап, табынны күтәрә иделәр... "Иделәр" дип сөйләргә дә авыр инде хәзер. Бөтен яктан килгән тормышларының бер ягы китек булды шул. Таһир менә гомер буе сине сагынып яшәде, Гөлчәчәк аның эш кабинетында синең шушы фотоны учына кысып елаган чакларын да күргәләгән. Инде чәчләре чаларган профессор хәтле профессор карточка тотып елап утырсын әле, кая күрелгән хәл бу?! Сине бик яраткан, күрәсең, Таһир! Мин аларда кунакта булган саен, дустымның серле папкасын карап чыга идек. Ә анда беләсеңме нәрсәләр - синең турыда чыккан материаллар, синең газета-журналларда басылган сурәтләрең, шигырь-хикәяләрең…

"Нәркиз, әйт әле, миндә булмаган нинди сыйфат бар бу Ясминәдә, ник шулкадәр тирән итеп ярата, сагына аны Таһир?" дип инәлә Гөлчәчәк дустым. Еллар уза-уза ул папка да калыная барды, синең монда килеп яши башлавың турында да әллә кемнәрдән сорашып белде дустым, адресларыңа кадәр тапкан, ниләр эшләвеңә кадәр күзәтеп барды ул...

Серен ире белән түгел, минем белән бүлеште. "Аллам сакласын, Таһир белсә, мине яманлыкта гаепләр дә, бөтенләйгә ташлап китәр", ди иде. Узган ел Таһир аңа ап-ак розалардан торган гаҗәеп зур чәчәк бәйләме күтәреп кайтып керә. Бер дә юктан, бәйрәм-ни түгел. Аптырый Гөлчәчәк. "Гөлчәчәк, ак розаларны Ясминә дә бик ярата иде, мин аңа бер генә тапкыр чәчәк бүләк итеп өлгердем, бер генә, ә сиңа гомерем буе", дип кочаклап ала ир.

- Гомер буе шул Ясминә дип яшәдең инде, соң ул кадәр яраткач, бар, күр үзен, утырып сөйләшегез, менә адресы, - дип аңа теге серле папкасын китереп тоттыра. Таһир аптыраулы карашын хатынына ташлый да, папканы алып, кабинетына кереп югала.

Гөлчәчәк төшке ашны ашау хәстәрен күреп бетергәч тә, иренең кухняга чыкмавына аптырый. "Тукта, ялгызы гына уйлансын инде алайса рәхәтләнеп", дип безгә килеп керде. Без каршы күршеләр генә. Әллә нишләп йөзе сулыгып калган иде. "Соң ирең бит букетны Ясминәгә түгел, сиңа алып кайткан, җүләр, әллә кайдагы хатыннан көнләшеп ятасың", - дип тынычландырдым аны. Бездә дә озак утыра алмады ул, нәрсәдер эчен бик пошыра кебек тоелды. Алдына ясап куелган чәй чынаягына да үрелмәде.

Гөлнур Айзат

(Дәвамын 20 март көнне безнең сайттан укыгыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев