Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Бөек Болгар” фестиваленә 10 меңгә якын кеше барачак

"Бөек Болгар" I бөтенроссия тарихи реконструкция фестивален 7 меңнән алып 10 меңгә кадәр кеше тамаша кылачак. 16 һәм 17 август көннәрендә Болгар музей-тыюлыгында узачак фестивальгә Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә кунаклар киләчәк. Фестиваль XIV-XV гасырларга багышлана. Махсус мәйданчыкта Россиянең 30 төбәгеннән, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән...

"Бөек Болгар" I бөтенроссия тарихи реконструкция фестивален 7 меңнән алып 10 меңгә кадәр кеше тамаша кылачак.

16 һәм 17 август көннәрендә Болгар музей-тыюлыгында узачак фестивальгә Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә кунаклар киләчәк.

Фестиваль XIV-XV гасырларга багышлана. Махсус мәйданчыкта Россиянең 30 төбәгеннән, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән 200дән артык сугышчы катнашында күрсәтмә урта гасыр бәрелешләре узачак. Фестивальне оештыручы Алексей Кокурин әйтүенчә, фестивальгә бөтен дөньядан иң көчле командалар киләчәк. Россия җыелмасын быел июль аенда тарихи урта гасыр бәрелеше буенча "Милләтләр Бәрелеше" V дөнья чемпионатында җиңү яулаган өч команда тәкъдим итәчәк.

Кичен фестиваль кунаклары доспехлар киеп, профессиональ сугышчылар белән көрәшә алачак. Бәрелешләр өчен мәйданнан тыш, фестивальдә шулай ук тарихи лагерь урнашачак, анда кунаклар коючылар, балчык осталары эшен күрә алачак. Чарада барлыгы 400гә якын реконструктор катнашачак.

Фестиваль кунаклары бирегә читтән килгән заманча кухнялы кафеларда туклана алган кебек, борынгы рецептлар буенча гына әзерли торган тарихи кафеларда да тамак ялгый алачак. Кунаклар сарык итеннән, әйрән, кабан итеннән һәм башка ризыклардан авыз итә алачак.

Балалар өчен махсус мәйданчык оештырыла, анда уен һәм интерактив формада төрле мастер-класслар, борынгы уеннар, кылыч белән сугышырга өйрәтү һәм башкалар көтелә.

Илдар Исламов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев