Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүген илдә матәм көне

Бу хакта үзенең мөрәҗәгате вакытында Президент Владимир Путин әйтте.

Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да теракт белән бәйле рәвештә, Россиядә бүген - 24 март матәм көне дип игълан ителде. Бу хакта үзенең мөрәҗәгате вакытында кичә Президент Владимир Путин әйтте.

Мәскәү өлкәсендәге концерт залына һөҗүм 22 мартта кич ясалды. Йөздән артык кеше фаҗига корбаны булды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәлак булучылар туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Бу хәл Россия Президенты Владимир Путин контролендә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев