Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Качаклар өчен – 1500 урын

Гадәттән тыш хәлләр буенча шәһәр комиссиясенең чираттагы утырышында Украинадан килгән качакларны вакытлыча урнаштыру өчен урыннар булдыру, аларны социаль яклау һәм эшкә урнаштыру мәсьәләләре каралды. Утырышны Башкарма комитет җитәкчесе Фәрһад Латыйпов алып барды. Бүгенге көндә шәһәрдә 85 Украина гражданы яши, шуларның 38е - илнең көньяк-көнбатышыннан килүчеләр. Ел башыннан Чаллыда 368 украиналы...

Гадәттән тыш хәлләр буенча шәһәр комиссиясенең чираттагы утырышында Украинадан килгән качакларны вакытлыча урнаштыру өчен урыннар булдыру, аларны социаль яклау һәм эшкә урнаштыру мәсьәләләре каралды. Утырышны Башкарма комитет җитәкчесе Фәрһад Латыйпов алып барды.

Бүгенге көндә шәһәрдә 85 Украина гражданы яши, шуларның 38е - илнең көньяк-көнбатышыннан килүчеләр. Ел башыннан Чаллыда 368 украиналы миграцион хисапка бастырылган. Фәрһад Латыйпов исә качакларны кабул итүгә җаваплы карарга кирәклекне искәртеп үтте. "Без аларга кулыбыздан килгән кадәр ярдәм күрсәтергә тиеш", - диде ул. Моны күздә тотып, шәһәрдә инде качакларны кабул итү өчен 160 урын әзерләнгән. 1 сентябрьдән соң шәһәр яны савыктыру лагерьларында да өстәмә 1500 урын булдырылачак. Болардан тыш, күчеп кайтканнар өчен дәвалау учреждениеләрендә медицина һәм психологик ярдәм күрсәтү өчен махсус бригадалар да эшли. Бушлай вакцинацияләү дә оештырылган.

Мәҗбүри күчеп килүчеләрне теркәү исә Казан шәһәре, М. Гафури урамы, 46 йорт адресы буенча алып барыла. Әгәр Украина гражданнарының башкалага мөстәкыйль рәвештә бару мөмкинлеге булмаса, алар түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә алалар: Чаллы проспекты, 21 йорт ("Челныгорстрой" бинасы).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев