Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Һаман «өйләнергә» йөри

Чаллы татар дәүләт драма театрының данлыклы артисты гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

Бүгенге героем – Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Рафил Сәгъдуллин. Татарстанның атказанган артисты, «Тантана» премиясе лауреаты, Дамир Сираҗиев исемендәге премия иясе дигән титулларын, төрле бүләкләрен санап тормыйм. Кайсы гына артист булмасын, тамашачы аны иң беренче чиратта сәхнәдә уйнаган рольләре аша таный, үз итә.

Шәхсән мин аны үзем өчен «Саран»дагы (Ж.Б.Мольер) Гарпагон һәм «Корт»тагы (Ф.Галиев) Хәйдәр аша ачкан идем. Француз әдибенең 17нче гасырдагы классик әсәре нәкъ менә Рафил Сәгъдуллин уены өчен генә язылган диярсең – гаҗәеп ышандыру көче сокландырган иде. Хәйдәр турында әйтеп тә тормыйм – «Корт» ничә дистә еллар сәхнәдән төшми уйналды, тамашачыларның иң яраткан спектакльләренең берсе булды; Рафилгә алмаш табылмадымы – үзе әйтмешли, пеләшләнә башлагач кына репертуардан алынды булса кирәк.    

Аның утыз елдан артык дәвердә Чаллы театры сәхнәсендә уйнаган рольләрен тәфсилләп саный башласаң, кул бармаклары җитми дә җитми. Кайсы гына персонажына күз салма, һәрберсендә ярылып яткан төп сыйфат – җаваплылык. Ул героеның эчке дөньясын каезлап чыгара, йөрәген учларына салып, аның тибешен, әйтергә теләгән сүзләренең җан авазын тыңлый. «Абага алмасы ачы була»дагы (Р.Сабыр) Насыйбулласын, «Хуш, Агыйдел!»дәге (Я.Шәфыйков) Фатихын, «Тирәкләр шаулый җилдә»ге Гарифын (Ж.Сиблейрас) гына мисал итеп китерим – артист һәрбер персонажы белән бер дулкында йөзә, аларның хис-кичерешләрен үз бәгыре аша үткәрә. 

Рафил Сәгъдуллинның «Болан»дагы (А.Гыйләҗев) Рәхимҗаны – тыштан кырыс, усал, беркадәр диктатор булып күренгән, шул ук вакытта  җан түрендә үз ярасы булган, эчке дөньясы читләрдән дә, якыннарыннан да, хәтта үз-үзеннән дә пәрдә белән томаланган герой. Актер аны менә шундый каршылыгы белән ышандыргыч итеп тасвирлады да инде: тамашачы буларак, аның героен тотып кыйныйсы, кайчак кызганасы, кайчак юатасы килгән мәлләр аз түгел иде.
Бу урында Насыйбулласына да кире әйләнеп кайтырга телим. «Абага алмасы ачы була» драмасында әлеге персонаж, Рәхимҗан кебек үк, үз-үзе белән каршылыкта. Тик бу очракта аның нигезендә бөтенләй башка сәбәпләр ята. Сугыш, әсирлек, физик һәм рухи кыйналулар – бер карасаң, кешене аяктан егарга, рухын сындырырга хәттин ашкан. Ләкин боларның барысына каршы эчке бер көч  каршы тора. Ул – яшәү көче. Һәр ике геройда ул көч бердәй һәм бөтенләй төрле-төрле чагыла кебек. Тәвә кошы шикелле, башын комга яшергән дә шикелле алар, шул ук вакытта, кайсыдыр бер мизгелдә, таулар җимерерлек булып та тоелалар. Р.Сәгъдуллин үлчәү тәлинкәсендәге кебек тирбәлгән менә шушындый хис-тойгыларны, геройларының ихтыяр көчен сәхнәдә «яшәп бирү» белән күрсәтә белә. («Абага алмасы ачы була» спектакленең ике ел рәттән Г.Тукай исемендәге премиягә тәкъдим ителүеннән укучылар да, тамашачылар да хәбәрдар. Бу үзе үк актерларның югары уен осталыгы турында сөйли.)

18 январь – Рафил Сәгъдуллинның туган көне. Әтнә районы Ташчишмә авылы урамнарында калган балачагы һәм Казанда укыган, эшләгән, аннан Чаллыга килеп төпләнгәннән бирле биредә узган гомере арасында табышлары да, югалтулары да, шатлыклары да, борчулары да җитәрлек булгандыр. Барысын да сабырлык белән кабул итәргә сәхнәгә тугрылык ярдәм иткәндер аңа. Быел 60 яшен шул ук Насыйбулла булып та, Рәхимҗан булып та каршылый, Сәүбән булып (Р.Шарт «Башыңа төшсә») кеше көлдереп тә йөри, Нургалим карт булып (А.Әхмәтгалиева «Ул бит кичә иде») яшь кызлар күзләп, өйләнергә дә йөри, Исак булып (Ф.Бурнаш «Яшь йөрәкләр») чувашча җыр да суза, авыл аксакалы булып (А.Шәйдуллин «Җаның ниләр тели?») дөреслек эзләп тә йөри ул... Кыскасы, яшь өстәлә дип кайгырып утырырга вакыты да, җае да юк. Без аны юбилее белән котлыйбыз. Рольләр галереясенә саллы-саллылары өстәлеп торсын, саулык һәм иҗат дәрте белән эшләргә, гаилә тигезлегендә яшәргә язсын.

 «Үзе усал, үзе болай бер дә усал түгел кебек шикелле» дип, Такташ Алсуга багышлап язган язуын, шулай да Рафилгә дә туры килеп тора икән бу юллар... Җитди дә, төртмә дә, шаян да холкы белән алтмышны атлаган мәлгә килеп җиткән, сиксәндә дә, туксанда да шул килеш саклансын берүк дигән теләктә калабыз. 

Айгөл Әхмәтгалиева
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев