Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәрдә үтәчәк чаралар

Хәләллек ул – яшәү рәвеше

Чаллы шәһәре мөхтәсибәте мәчетләрдә хәләл һәм хәрамне аңлату буенча дәресләр башлады. Укуларга якшәмбе мәдрәсәләре мөгаллимнәре, укучылары - барлык кызыксынучылар җәлеп ителә. Мондый дәресләр ГЭС, "Нур-Ихлас", "Туфан" мәчетләрендә узды инде. Дәресләрне имам-мөхтәсиб урынбасары, Татарстан Диния нәзарәте каршындагы Хәләл комитетының белгечләр төркеме җитәкчесе Фоат хәзрәт Мөхәммәтов (рәсемдә) алып бара. "Кызганычка каршы, әле...

Чаллы шәһәре мөхтәсибәте мәчетләрдә хәләл һәм хәрамне аңлату буенча дәресләр башлады.

Укуларга якшәмбе мәдрәсәләре мөгаллимнәре, укучылары - барлык кызыксынучылар җәлеп ителә. Мондый дәресләр ГЭС, "Нур-Ихлас", "Туфан" мәчетләрендә узды инде.

Дәресләрне имам-мөхтәсиб урынбасары, Татарстан Диния нәзарәте каршындагы Хәләл комитетының белгечләр төркеме җитәкчесе Фоат хәзрәт Мөхәммәтов (рәсемдә) алып бара. "Кызганычка каршы, әле күпләребез хәләл һәм хәрам белән бәйле мәсьәләләргә җиңел карый, аларны аңлап бетерми. Еш кына ул итнең хәләлме, түгелме икәнен ачыклауга кайтып кала. Ә бит хәләллек мөселман кешесе өчен яшәү рәвеше. Аңа башкарган хезмәтең дә, банк системасы да, күршеләреңә, туганнарыңа булган мөнәсәбәт тә керә. Халыкта хәләллеккә бәйле шәригать кануннарын гореф-гадәт элементлары белән бутау күренешләре дә җитәрлек. Без боларның барысын да укулар барышында тыңлаучыларга җиткерәбез. Һәм мондый дәресләрне барлык мәчетләрдә дә үткәрәчәкбез.

Гомумән, хәләллек буенча темаларны көндезге мәдрәсәләр, РИИ уку программаларына да кертү кирәктер дип исәплим. Шул максатны күздә тотып, Хәләл комитетында хәләллеккә багышлап уку әсбабы әзерли башладык. Ул татар телендә дөнья күрәчәк. Анда продукция чыгаруга бәйле дәүләт стандартлары, ветеринар таләпләр дә урын алачак. Мондый китаплар халык өчен дә бик кирәк", - ди Фоат хәзрәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X