Диспансеризация буенча тикшеренүләр исемлеге озынайтыла
Сәламәтлек

Диспансеризация буенча тикшеренүләр исемлеге озынайтыла

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы диспансеризация кысасында тикшеренүләр исемлеген киңәйтергә җыена.

Медицина профилактикасы буенча штаттан тыш баш белгеч Любовь Дроздова «ТАСС» хәбәрчесенә биргән интервьюсында профилактик медицина тикшеренүләрен һәм диспансеризация үткәрүнең яңа тәртибен күздә тоткан документ әзерләнгән инде.

Ведомство тәкъдимнәре хупланса, диспансеризация тагын да җентекләбрәк үткәреләчәк һәм тикшеренүләр саны артачак. Диспансеризациянең тагын бер максаты – хатын-кызлар һәм ир-атларның репродуктив сәламәтлеген бәяләү. 

Моннан тыш СВОда катнашучылар – хәрби хәрәкәтләр ветераннары өчен гарантияләрне киңәйтергә планлаштыралар.  Шулай ук инструменталь тикшеренүнең яңа төрен – аневризманы ачыклау өчен корсак куышлыгы аортасына УЗИ ясау да күздә тотыла.

Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


диспансеризация илкүләм проектлар

Нет комментариев