Шəhри Чаллы

Язмаларда - язмыш

  • 6 август 2020 - 13:03
    «Әти белән әни мине үз яннарында калдырырга дип үстерсәләр дә…»
    Минем яшьлек еллары совет чорына туры килде. Әти белән әни мине авылда, үз яннарында калдырырга дип үстерсәләр дә, мәктәпне тәмамлау белән шәһәргә чыгып киттем. Ул вакытта патриотик хисләр әкәмәт иде бит. Кыз бала булсак та, үзебезне ниндидер зур төзелешләрдә, заводларда эшләгән атлы итеп күз алдына китерә идек. Авылдан шәһәргә килеп урнашкан бер төркем яшьләрнең кайсы вертолет, кайсы компрессор заводында яисә итек басу цехларында үзләренә урын тапты. Берничәбез, аларның арасында мин дә бар, типографиягә урнаштык. Типография эше галәмәт нык авыр иде инде. Әмма яшьлек, ниндидер бер серле дулкын авырлыкны әлләни сиздермичә уздырырга ярдәм итте. Эштән соң Кызыл почмакта җырлап, биеп, күңел ачырга да җай таба идек әле хәтта.
    227
    0
    0
  • 5 август 2020 - 12:14
    «Кичке караңгылык кочагында ни эшләргә, кемне ярдәмгә чакырырга белмичә озак басып торган минутны бүгенгедәй хәтерли ул…»
    Бер ай вакытны сәгатьләп, көнләп санап үткәрде Фариз. Отпускасының соңгы көнендә очып диярлек калага килде. Вокзалдан ук зур бәйләм белән ап-ак розалар алды. Һәм туры сөйгәне яшәгән тулай торакка ашыкты. Сагыну хисен ул инде тыеп тора алмый иде. Ашкына-ашкына баскычлар буйлап менде. Тик елмаеп каршы алучы, хәлен ничек, диюче генә булмады. Ишек бикле һәм анда кечкенә генә хат кисәге кыстырылган иде. “Кичер. Мине эзләмә. Җәмиләң”.
    247
    0
    0
  • 4 август 2020 - 12:03
    «Уллары Ирек инде өч яшен тутырса да, үзе хәрәкәтләнә, аякларына баса алмый…»
    Булатның хатыны Иркә иртән торып тагын базарга сәүдә итәргә китте. Бер генә көн булса да ял ит, бала янында бул, диясе бик килде аның. Ләкин, булдыра алмады. Ни дисәң дә, баланы терелтергә, дәваларга тагын бик күп акча кирәк бит әле. Газизеңнең күзеңә карап өзгәләнүләрен, сызланудан ыңгырашуларын, аркалары арудан борчылуларын, аякта чабып йөрүче нәниләргә карап, күзе белән алар артыннан йөгерүләрен күрү бик авыр. Бала хәсрәте тиңдәшсез хәсрәт икән ул.
    150
    0
    0
  • 3 август 2020 - 12:07
    «Яшен сукты аларны. Хәрам байлык бәхет китерми шул»
    Гомеренең иң матур елларын совет чорында уздырып, җаннары белән шунда торып калган кешеләр бар. Алар партия дип утка керергә атлыгып тормый инде, әмма күңелләрендә гаделлек тойгысы, кешелеклелек төшенчәсе сакланып калган. Хәзерге заман белән килешеп яшәргә тырышсалар да, еш кына төрле матавыкларга тап булалар. Шундыйларның берсе – минем әни. Ул хәтта акча чутын да элеккечәрәк исәпли. Йөз сум аның өчен бик зур акча булып тоела. Шуңа күрә меңлекне йөз сум дип йөртә. Акча чутлый башласаң, аның белән буталып бетәсең. Үзе дә бутала, сине дә бутый.
    313
    0
    0
  • 30 июль 2020 - 10:41
    «Бу минем балам түгел, әнә теге хатынга бирегез»
    Күп еллар интернет челтәре йогынтысына бирелмәдем, аңардан бик кирәктә генә файдаланырга тырыштым. Сәбәбе кесә телефонымның гадилегендә булган икән. Соңгы вакытта, ирекле-ирексез диярлек, кул ешрак телефонга үрелә. Әле үземне һаман да бу өлкәдән бик еракта торучы дип санасам да, мин күзәтеп бара торган төркемнәр, аралашу даирәсе алай күп булмаса да, соңгы бер ел эчендә китаптан шактый читләшкәнмен булып чыкты…
    280
    0
    0
  • 29 июль 2020 - 10:34
    “Дуңгызларга яраган, сиңа гына ярар әле, шушы саламда бәбиләрсең”
    Коркачык авылында яшәүче авылдашым Минсәгыйрә апа Фазуллина, мин хәлләрен белешеп, хатирәләре белән уртаклашуын үтенеп чылтыраткач, телефоннан (коронавирус сәбәпле, күрешеп сөйләшә алмадык) менә ниләр сөйләде:
    192
    0
    0
  • 28 июль 2020 - 12:52
    «Туган тиешле кешеләре Рөстәмнең дә үле гәүдәсен авылга алып кайтып күмделәр» [гыйбрәтле язмыш]
    Нигәдер бүген Мәдинәнең йокысы качты. Иртәгә туган авылына кайтуы сәбәп булдымы, әллә башкасымы – йөрәге урынында түгел иде.
    223
    0
    0
  • 27 июль 2020 - 13:25
    Әтиемнең хатыны булдым
    Әнинең кайчан үлгәнен хәтерләмим, мин бәләкәй идем әле. Булса, башлангыч сыйныфларда укыганмындыр. Без, балалары өчен олы булып күренсә дә, әти яшьли тол калды. Мин гаиләдә – икенче бала, миннән олы абыем бар иде.
    375
    0
    0
  • 24 июль 2020 - 11:38
    «Кайнаналар белән яшәмәгез: Теңкәгә иң тигәне – ир белән йокларга ирек бирмәве булды»
    Ирем – ата-анасының төпчек уллары. Абый-апалары читкә китеп урнашып беткән, өйдә шактый олы яшьтәге кайнана белән кайната гына калган иде.
    567
    0
    1
  • 23 июль 2020 - 13:37
    «Балалар йортында яшәмәгәнеңә шатлан»
    Мине балалар йортыннан алганнарын унике яшемдә белдем. Аңа кадәр гел әни мине яратмаган төсле иде. Бәлки шулай тоелды гына микән? Һәрхәлдә өйдәге күп эшләр минем өстә иде. Ике яшькә генә өлкән апам күп вакытын китап укып уздыра. Бер ачуы чыккач, ул ачты да инде миңа серне.
    391
    0
    0
  • 22 июль 2020 - 13:32
    «Гөлнурда яман шеш табалар, анысыннан да авыррагы — 24 ел бергә яшәгән ире гаиләсен калдырып китә…» [гыйбрәтле тормыш]
    Аның гомере гел көтүдән генә тора кебек. Бәхет көтеп… Балаларның исән-имин үсеп башлы-күзле булуын көтеп узган бит иң матур еллары. Читтә адашып йөргән газиз ярын – ирен көтеп унҗиде ел үтеп киткән. Ниһаять, ул кайткан. Уе-хыялы, гүяки, тыны белән тартып кайтаргандай кайтарган ул аны…
    613
    0
    0
  • 21 июль 2020 - 12:51
    Икенче ир — ямаулык
    Бер тапкыр – үзебезнең авылдан, бер тапкыр – күрше авылдан килеп караганнар иде, бармадым. Икесен дә борып чыгарып җибәрдем.
    345
    0
    1
  • 20 июль 2020 - 13:07
    «Эшсез исереккә тиңләп, эт итеп сүгүләреннән туйдым… Тормышымны үзгәртәсем килә»
    Мин Апас районында бер авылда яшим. Шунда хуҗалыкта эшлим. Хезмәт хакы 10-15 мең сум чыга, аны өчкә бүлеп бирәләр. Анысын да икешәр айга тоткарлап бирәләр
    462
    0
    1
  • 17 июль 2020 - 14:15
    «Яшь киленнең нәсел-ыруына хәтле ахирәтләре, күршеләре белән тикшерде…»
    Өченче улы алып кайткан киленен Хөршидә беренче күрүдән үк ошатмады. Төскә-биткә матур, тыйнак холыклы күренсә дә, кайнана кеше Әлфинурның килешсез якларын гына күрде. Битенә бәреп әйтмәсә дә, кодагые туйга алып килгән чәкчәктән башлап, яшь киленнең нәсел-ыруына хәтле ахирәтләре, күршеләре белән тикшерде.
    623
    0
    0
  • 16 июль 2020 - 14:02
    «И Ходаем, мондый туганнарга көнең калмасын. Тере килеш гүргә кертерләр»
    Колхозның авыр эшенә ярамаганга, идарәдә хисапчы булып йөргән чирләш ире кинәт кенә берничә айга исәп-хисапка укырга китеп баргач, Хафизә берсеннән-берсе бәләкәч дүрт баласы белән кышка кергәндә утынсыз да, печән-саламсыз да диярлек торып калды. Болай да дөнья көтәргә артык атлыгып тормаган ире Әхмәтнең моңа исе китмәде, мин кайтканчы үлмәссез әле, генә диде дә тизрәк юлга ашыкты.
    446
    0
    0
Реклама